16+

Күрербезме без сине?

Россия халкы һушы китеп футбол карап ятканда, хөкүмәт ике четерекле мәсьәләне берьюлы хәл итеп куйды: берсе өстәмә бәяләргә салымны күтәрү булса, икенчесе - пенсия яшен арттыру. Футбол мәйданында - хөкүмәт һәм халык дип күз алдына китерсәк, исәп хөкүмәт файдасына икегә ноль.

Күрербезме без сине?

Россия халкы һушы китеп футбол карап ятканда, хөкүмәт ике четерекле мәсьәләне берьюлы хәл итеп куйды: берсе өстәмә бәяләргә салымны күтәрү булса, икенчесе - пенсия яшен арттыру. Футбол мәйданында - хөкүмәт һәм халык дип күз алдына китерсәк, исәп хөкүмәт файдасына икегә ноль.

Хәлләр ничегрәк тора соң?

Бу реформа 1959 елгыларга һәм аннан яшьрәкләргә кагыла. Закон кабул ителгән очракта,  ирләр өчен пенсия яше 60 тан – 65 кә, ә хатын-кызлар өчен 55 тән 63кә әйләнәчәк. Пенсия яшен күтәрү 2019 елдан башланачак. Кисәк кенә башкарылып, халыкта ризасызлык уятмас өчен күчеш чоры каралган. Мәсәлән, 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызлар 2020 елда 61 һәм 56 яшьләрендә пенсияга чыга ала, ә 1960 елгы ир-атлар һәм 1965 елгы хатын-кызлар - 2022 елда, 62 һәм 57 яшьләрендә. Һәм алга таба - шул рәвешле. Ир-атлар өчен - 2028, ә хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк.

45 ел хезмәт стажы булган ирләр һәм 40 ел стажы булган хатын-кызлар пенсиягә 2 елга иртәрәк чыга ала. Шулай ук куркыныч һәм зарарлы тармакта эшләүчеләр, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар, инвалидлар һ.б. шундыйрак кешеләр алдарак ялга чыга. Хәрбиләрнең хезмәт дәверен дә яңадан карамакчылар.

Пенсия яшен күтәрү ни өчен кирәк?

Россия пенсия фондының бюджеты берничә ел инде тиешле дәрәҗәгә җитә алмый, федераль бюджет хисабына яшәргә мәҗбүр. Хакимияттәгеләр пенсия яшен күтәрү турында берничә ел буена сүз куерта килде.  Дмитрий Медведев фикеренчә, моны башка сузарга ярамый икән, чөнки эшкә яраклы кешеләр азая, ә бу дәүләтнең социаль бурычларын үти алмавына китерергә мөмкин. Гади генә әйткәндә, әгәр тагын да шулай дәвам итсә, дәүләтнең үз гражданнарына пенсия түли алуы икеле. Ә болай иткәч, түли алачак. Барысы да сезнең өчен, сезнең мәнфәгатьләрне күз уңында тотып эшләнә, кыскасы. Россия хөкүмәтенең кайчан үз халкы турында хәстәрлек күрми калганы бар инде?!

Статистика ни сөйли?

Пенсия яшен күтәрү мәсьәләсен бездә беренче кем күтәреп чыккандыр, әйтү авыр, әмма ул хакта ныклап сөйләнә башлауларына инде ким дигәндә биш-алты ел гына бар.  Бу  2010 елда Европада пенсия яшен күтәрү дулкынының төрле каршылыклар, бәхәсләр аша җиңүгә ирешүе белән бәйле булды бугай. Ләкин Россия Европа түгел.
Һәрвакыт “ир-ат – шундый-шундый, хатын-кыз болайрак” дип язып тормас өчен мин ир-ат мисалында гына сөйлим. Бездә хатын-кызның гомер озынлыгы ирләрнекеннән уртача 10 елга артыграк.

Росстат мәгълъматларына караганда, Россиядә ирләрнең уртача гомер озынлыгы беркайчан да 65 яшькә кадәр җитмәгән, диярлек. Бары тик 1986-87 елларда гына ул бу планкага якынаеп калган да тагын түбән тәгәрәгән. Һәм бары тик 2013 елда гына 65,1 яшь күрсәткеченә ирешкән. Аңлаешлы булсын, һәркемгә күренеп торсын өчен баганалап языйк:

2013 - 65,1
2014 - 65,3
2015 - 65,9
2016 - 66,5
2017 - 67,5

Бу бөтенроссия буенча уртача күрсәткеч. Дагстанда, яки Ингушетияда яшәүчеләрнең туксанга кадәр яшәве дә, Чукоткадагыларның 53 яше дә шушында кергән. Шәһәр кешеләре дә, авылныкы да бергә алынган. Ә асылда шәһәр кешесенең гомере озынрак исәпләнә. Авыл җирендә яшәүче ир-атларның уртача гомер озынлыгы Россиядә беркайчан да 65 кә җитмәгән.

Статистика биргән мәгълүматларның "уртача" дип аталганы бик шартлы нәрсә икәнен барыбыз да беләбез. Статистика буенча безнең илдә уртача хезмәт хакы да 30 мең сум тирәсе. Аена биш-алты меңгә эшләп, ул сумманы төшендә дә күрмәгән авыл агайлары да бу хакта сорашсаң: "Безнең илдә уртача хезмәт хакы 30 мең!" - дип горурлана. Шулай булгач, берни кылалмыйсың, рәсми статистикага ышанырга мәҗбүр буласың. Хәтта Россиядә кешенең уртача гомер озынлыгы арта башлау нәкъ пенсия яшен күтәрү турында сүз кузгалган чорга туры килсә дә.

Пенсиягә чыгу белән дөнья куйсаң?

Уртча гомер озынлыгы ин күп дигәндә 67,5 булгач, Россия ир-аты нибары бер-ике ел гына пенсия алып калачак, дигән сүз. Бүген Россия буенча уртача пенсия 14000 сум чамасы. Елына 168 мең сум. Ул, әлбәттә, ел саен берничә сумага арта бара. Ләкин бу әлләни хәлиткеч нәрсә булалмый, инфляция да шул чама ук арта бит.

Хәзер кешедә шундый сорау туа...
Менә мин, Россиянең уртача ир-аты, пенсиягә чыгып уртача ике ел яшәп, уртача 236 сум пенсия алыр өчен ни пычагыма ай саен, гомер буе, пенсия фондына фәлән хәтле акча түләп барырга тиеш әле? Ә ул яшькә җитә алмасам? Әйтик, пенсияга чыгу белән дөнья куйсам? Минем бу акчалар кемгә кала?

Урынлы сорау бит инде.
Бәлки, ул дөнья куйган пенсионерның балаларына түләнергә тиештер? Бәлки, хөкүмәтнең ничәдер елга исәпләнгән гарантиясе кирәктер? Әйтик, син намус белән эшләп хаклы ялга чыгасың икән – гомер буена үз пенсияңне аласың. Хәтта пенсиягә чыгуның икенче көнендә үлсәң дә – тол калган хатыныңа, яки балаларыңа фәлән ел буена шул ук күләмдә акча түләнә.
Югыйсә, пенсия яшен озайту - ир-атны үлгәнче эшләтеп, пенсия акчасын түләми калу өчен уйлап табылган бер чара сыман тоела.

Чит илләрдә ничек?

Россиядә кешенең уртача гомер озынлыгы 2017 елда иң югары ноктага җиткән - 72,5 (ир-атлар - 67,5, хатын-кызлар - 77,4) яшь. Бу дистәләрчә еллар буена сакланып килгән стабиль күренеш түгел, 70 тирәсенә менү соңгы биш-алты елда гына күзәтелә.

Япониядә бу күрсәткеч - 84, Сингапурда - 83, Италия, Швейцария, Испания, Франция - 83-82. Һәм аларда бу тотрыклы рәвештә шулай килә. Моны медицина өлкәсендәге югары технологияләр, яхшы туклану, яшәү рәвешенең сәләмәтлеге, кешеләрнең үз тормышыннан канәгать булуы белән аңлаталар.

Япониядә уртача күрсәткечләр мондыйрак: ир-ат - 80,5, хатын-кыз 87 яшькә кадәр яши, 65 тә пенсиягә чыга, аена 1800 доллар алып, 15-20 ел ял итә.
Германиядә ирләр уртача - 80, хатын-кызлар 86 яшькә кадәр яши. Пенсиягә 65 яшьтән чыгып, уртача 1020 евро алалар, 15-20 ел гомерләре лаеклы ялда уза.

Франциядә ир-атның уртача гомер озынлыгы - 79,5, хатын-кызныкы - 85,5. Пенсиягә 62,5 яшьтән чыгалар, уртача пенсия күләме - 1000 евро. Моның өстенә һәртөрле өстәмә түләүләр, льготалар каралган. Димәк, кеше лаеклы ялга чыгып 18-23 ел буена матур гына итеп яшәп кала.

Россиядә лаеклы ялга чыгу вакыты 60, 55 яшь булган чакларда да кеше, уртача 8-12 мең пенсия алып, 5-10 ел чамасы гына җан асрый иде. Ни әйтсәң дә, 12 мең сум белән 1000 евроның (72 мең сум) аермасы бар бит инде.
Хәзер ничек булыр икән?

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading