– Гигиена дигәннән, һәр спорт төрендә диярлек махсус киемнәр бар. Ә көрәштә еш кына чирәмдә, футболкасыз да көрәшәләр.
– Элек шулай иде. Көрәштә сөлгедән башка нәрсә дә кирәк түгел кебек. Тик хәзер, илкүләм стандарларга туры китереп татар көрәшендә махсус киемнәр барлыкка килде. Бу киемнәрне балалар өчен дә тектерә башладым. Бала кечкенәдән гигиена таләпләрен үтәргә тиеш. Тирләгәч, душ керә, киемнәрен алыштыра, көрәшкәндә махсус формасын, борцовкаларын кия. Бу салкын тию, төрле йогышлы авырулардан саклану өчен дә мөһим.
– Көрәш белән шөгыльләнгән бала ничек тукланырга тиеш? Гадәттә, бәйге алдыннан көрәшчеләр төрле диеталарга утыра.
– Авырлыкны билгеле бер нормада тотар өчен көрәшчеләр диета саклый. Әмма 14-15 яшькә кадәр балалардан без моны таләп итмибез. Алар өчен иң мөһиме – режим буенча туклану. Иртә белән ботка, төш вакытында аксымга бай ризыклар: балык, ит, тавык, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Өрек, йөзем, күрәгәне иттарткычтан чыгартып, шуны бал белән бутап ашау да бик файдалы. Камыр ризыкларыннан тыелып торсалар яхшырак. Дөрес, барысы да баланың авырлыгына карап, организмының үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнә.
– Витаминнар эчәргә кирәкме?
– Кирәк. Хәзер экология үзгәрде. Һава торышы да гел алмашынып тора. Шуңа да иммунитетны ныгытыр өчен витаминнар кирәк. Безнең вакытта Россиядә чыккан витаминнар гына бар иде, “вит”ка тәмамланган һәр витаминны эчеп үстек, хәзер аның нинди генә төрләре юк. Составында В6, В12, Д, кальций, аминокислоталар булган витамин комплексын сайларга кирәк. Балага су күбрәк эчәргә киңәш итәбез. Профессиональ көрәш белән шөгыльләнгән үсмерләргә 14-15 яшьтән соң махсус кушылмалар кулланырга була. Моны белгеч белән киңәшләшеп эчәргә кирәк.
– Балага үзен формада тоту өчен өй шартларында эшләп була торган нинди күнегүләр файдалы?
– Көрәшкә йөрүче баланы атнасына берничә тапкыр гына күрәбез. Калган вакытын ул өйдә үткәрә. Ә анда телефонда утырамы, башка нәрсә эшлиме, белмибез. Шуңа да тренерларга әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булу мөһим. Көрәш белән шөгыльләнүче балаларга көн аралаш физик күнеләр башкарырга кирәк. Чүгәләү, идәнгә ятып кул белән этенү кебек күнегүләрне башкарырга киңәш ителә. Суда йөзү файдалы. Скакалкада сикерү, турникта тартылу да әйбәт. Иң мөһиме – бала хәрәкәтсез тик утырырга тиеш түгел, өйне булса да җыештырсын. Хәрәкәт ул – тормыш.
Комментарийлар