16+

Көрәшле БДБ илләре Уеннары сентябрь башына күчерелә

20-27 августта Казанда үтәргә тиеш булган БДБ илләре Уеннары сентябрьгә күчерелә. Программада 21 спорт уены. 280 комплект бүләк уйнатылачак.

Көрәшле БДБ илләре Уеннары сентябрь башына күчерелә

20-27 августта Казанда үтәргә тиеш булган БДБ илләре Уеннары сентябрьгә күчерелә. Программада 21 спорт уены. 280 комплект бүләк уйнатылачак.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең Уеннары сентябрь башында узачак, дип белдергән Россия Спорт министры Олег Матыцин. Чараны үткәрергә әзер булганы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм, дигән ул Спорт министрлыгының 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган коллегиясендә. 

Уеннарда 11 БДБ иленнән (Россия, Әзәрбайҗанан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан белән Украина) 16 яшькә кадәрге 2,5 спортчы катнашыр идп көтелә. Программада 21 спорт уены. 280 комплект бүләк уйнатылачак. Уеннар программасында билбаулы көрәш, көрәш кебек үзебезнең милли спорт төрләре дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading