16+

Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин: «Без Сабан туен бик яратабыз»

Курган өлкәсенең Әлмән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәм татарларны һәм башкортларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерде.

Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин: «Без Сабан туен бик яратабыз»

Курган өлкәсенең Әлмән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Милли бәйрәм татарларны һәм башкортларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерде.

Илкүләм авыл Сабан туен күрергә Курган өлкәсенең төрле районнарыннан һәм авылларыннан, Россиянең 20гә якын төбәгеннән кунаклар җыелды. Сабан туенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин да катнашты, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Курган өлкәсе губернаторы билгеләп үткәнчә, Сабантуй – татар һәм башкортларның милли мәдәнияте турында белү өчен яхшы мөмкинлек.

– Курган – авыл хуҗалыгы өлкәсе, без бу бәйрәмне бик яратабыз. Бүгенге Сабантуй кунаклар һәм авыл хезмәтчәннәре өчен язгы эшләрдән соң күңел ачу мөмкинлеге генә түгел, илебез территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу да. Бу матур бәйрәмне оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерәм, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, Сабан туен иң матур бәйрәмебез дип атады.
– Илебез – күпмилләтле, төрле дин вәкилләре яши. Сабантуй – татарларның, башкортларның яшәү рәвешен күрсәтү формасы, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Ул Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысовка «Форд-транзит» микроавтобусы ачкычы тапшырды.
Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туен Самара өлкәсендә уздырырга ниятлиләр. Самара өлкәсе вәкиле, кунакларга мөрәҗәгать итеп:
– Беренче Бөтенроссия авыл Сабан туе 2010 елда Самара өлкәсендә үткәрелгән иде. Ул кабат безгә әйләнеп кайта. Без Сезне көтәбез, кунакка килегез, – диде.
Курган өлкәсе халкы һәм кунаклар милли бәйрәмебездә татар халкының мәдәнияте белән танышты, милли уеннарда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты. Кунакларның игътибарын иң җәлеп иткән ярышлар, билгеле, ат чабышы һәм көрәш булды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Ат чабышы башланырга ярты сәгать кала ук халык чабыш мәйданы буйлап тезелде. Сабантуйның бу мавыктыргыч ярышларын Курган өлкәсе губернаторы Андрей Кокорин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Беренчелекне Воронеждан Юрий Карташовның Покой кушаматлы аты яулады. Җиңүчегә Курган өлкәсе губернаторыннан «Шевроле-Нива» автомобиле тапшырылды. Юрий Карташов бу җиңүенә чиксез шат булуын һәм ярышларга ныклап әзерләнүен әйтте.
Халык көне буе көрәш ярышын күзәтте. Бер-бер артлы төрле авырлыкта җиңүчеләр билгеләнде. Нәтиҗәдә барлык категорияләрдә дә беренчелекне Башкортстан көрәшчеләре яулады. Рәдиф Акчурин исә абсолют батыр калды. Татарстан Президенты бүләге – Лада Гранта машинасы исә янә төрле категориядә батыр калучылар арасында жирәбә буенча билгеләнде. Автомобильнең бәхетле иясе Рушан Ильясов булды.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Татарстан, Башкортстан, Урал арты коллективлары катнашында зур концерт оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading