16+

Кырык эшләрен кырык якка ташлап, «Түгәрәк уен» уйнап йөрүчеләр кемнәр алар?

Талантлы син, кеше туганым! «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивалендә катнашучыларның һәрбер чыгышыннан соң Туфанның шул юлларын кабатладым.

Кырык эшләрен кырык якка ташлап, «Түгәрәк уен» уйнап йөрүчеләр кемнәр алар?

Талантлы син, кеше туганым! «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивалендә катнашучыларның һәрбер чыгышыннан соң Туфанның шул юлларын кабатладым.

2010 елдан башлап, инде сигезенче тапкыр уздырыла торган бу халык җәүһәрләре бәйрәме быел да Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында үтте. Осталыкта һәм талантта ярышырга республикабыздан 46 фольклор коллективы, 24 районнан солистлар – барлыгы 300гә якын кеше килде. Аларның олысы да, кечесе дә – халкыбызның гасырларны кичеп килгән рухи хәзинәсенә битараф булмаган, бу бәһасез байлыкны киләчәккә дә алып барырга теләгән фидакарь җаннар.

Быелгы фестиваль җиде номинациядә узды: халык җырлары, халык уен кораллары (курай, кубыз, тальян, сорнай, думбра, гөсләдә уйнау аерым номинация булды), халкыбыз йолалары, халык биюләре, мөнәҗәт, бәетләр көйләү, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорыннан ук килгән тарихи җырлар, дастан-легендалар. Төп номинацияләрдән тыш тагын такмак әйтеш тә кертелгән иде.

Фольклор коллективларының Шәпшегә Казан артыннан, якын җирдән генә түгел, ә Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт кебек йөзләгән чакрымнар узып килүе сөендерде. Гомумән, бу фольклор бәйрәмендә бер генә дә очраклы катнашучы юк иде. Жюри финалга бик сайлап, иләкнең җизеннән үткәреп чакырган. Шуңа да һәр чыгыш үзе бер спектакль буларак кабул ителде. Өлкәннәр белән балаларның бергәләп бер сәхнәдә чыгыш ясавы күңелләребезнең сүнә башлаган өметләрен дөрләтеп җибәрде.

Олысын-кечесен бергә туплаган Тукай районы гөсләчеләре тамашачыны гына түгел, жюрины да шаккатырды. Оешканнарына да күптән түгел, март аенда гына булса да, бу сирәк һәм бик моңлы уен коралы белән дуслашырга өлгергәннәр. Аларга уен коралларын Геннадий Макаров үзе эшләп биргән. Коры агачтан шуның кадәр моң чыгар дип башка да килә торган түгел.

– Репертуарыбызны яңартырга кирәклеген аңладык. Авылыбыздагы озын гомерле Анна әбидән сирәк ишетелә торган җырлар сораган идек. Өйрәнергә генә өлгермәдек, – диләр ансамбльнең уңышлы чыгышы рухландырган җитәкчеләр Вера Сабитова һәм Юля Галишина.
Юля гөсләчеләр чыгышын Чувашстан фольклор фестивалендә күреп сокланган булган. Шул көннән Тукай районы балалар музыка мәктәбе директоры үзләрендә дә шундый ук ансамбль оештыру уе белән янып яши башлый. Грантка язалар һәм оталар. Акчасына инструментлар ясаталар. «Иң сөендергәне: балаларга бик ошый, әкияти булгангадыр инде. Ниндидер серле, тылсымлы корал, аңа кушылып җырлавы – үзе бер рәхәт», – диләр. Шуңадыр инде I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнүчеләр арасында бу тырыш яңа танышларыбыз да бар иде. Ә гомумән, җиңүчеләр исемлеге шактый озын килеп чыккан. Саба, Ютазы, Сарман, Минзәлә, Лениногорскидан килгән коллективлардан тора ул. Алар халкыбызның инде онытыла язган йолаларын да күрсәттеләр. Чистайлыларның «Боз озату»ын да бик кызыксынып карадык. Алексеевскилылар, керәшен йоласы Нардуганның бөтен шартын китерер өчен, мич кадәр мич алып килгәннәр.
Арча районы, Якты Көн авылының «Уракчы кыз» ансамбле дә җиңүчеләр арасында иде. Аның җитәкчесе Лилия Мөхәммәтгалиева да шатлыгы белән уртаклашты.

– 2004 елда оештырып җибәрдек без аны. 14 яшь инде безгә. Бу юлы үзебезнең якка гына хас йола күрсәттек. Бер айда туган балаларны безнең авылда ишектән кертүнең үзенчәлеге бар. Икенче баланың бәхете ким булмасын дип бер ак әби-абыстай, догалар укып, икесен дә бергә күтәреп керә ишектән. Узган ел фестивальдә икенче урын алган идек, быел беренче булдык, – диде ул.

Урта Азия халыкларының чичәннәре чыгышын хәтерләткән такмак әйтешү дә кызык булды. Җыр-моңга гына түгел, телгә дә шактый оста коллективлар бер-берсен мактадылар да, бераз чеметеп тә алдылар. Финалга чыккан Минзәлә районының Татар Мөшегесе һәм Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылы осталарын бәяләү авырга туры килгәч, жюри бу эшне тамашачының үзенә тапшырды һәм алкышларның яңгырау дәрәҗәсе буенча җиңүче билгеләнде. Бу ярышта ул берәү генә дә түгел, ә берьюлы икәү булды.

Хәзерге заманда колакларны күбрәк акча чыңы иркәләгәндә, бу апа-җиңгиләрнең кырык эшләрен кырык якка куеп, милләтебезнең традицияләрен, җыр-моңнарын яшәтергә омтылулары сокландырды. Рухи кыйммәтләребезнең материаль байлыктан өстен куелуы, чулпы чыңының акча чылтыравын каплап китәргә омтылуы шулай ук шатландырды.

Ярты көнгә сузылган чыгышларны карап, сокланып, уч төпләре кызышканчы алкышлап утырганнан соң, мин үземә Тукай сүзләре белән сорау да бирдем. «Шул халыкныңмени хокукка хаккы юк?» Хәер, Тукай бу соравына үзе үк җавап та биргән. «Хаккыбыз уртак Ватанда шактый ук». Әйе, Шәпшедә узган бу шәп фольклор бәйрәме дә шул хакны исбатлау ич инде. Бүген туган телебез, милләтебез юкка чыгарылу куркынычы алдында торганда, мондый бәйрәмнәрнең асылы, кыйммәте тагын да ныграк арта.

Җиңүчеләрне «Түгәрәк уен»ның Бөтенроссия фестивале көтә. Ул 28-30 июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X