16+

Кызамыкка каршы прививкасы булмаганнар Чаллы хастаханәсенә керә алмый

Быелның тугыз ае мәгълүматлары буенча, республикада прививкалардан баш тартуның 64 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Быелның тугыз ае мәгълүматлары буенча, республикада прививкалардан баш тартуның 64 меңнән артык очрагы теркәлгән.

“Баштарак матбугат конференцияләрендә вакцинадан баш тартучылар санын китерә идек, хәзер прививка ясатмау аркасында килеп чыккан авырулар, күңелсез очраклар статистикасын төзергә мөмкин”, – дип борчыла Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Чаллыда халык куркуда

Йогышлы авыруларның күбесе турында республикада инде оныта башлаган идек. Әйтик, полиомиелит, дифтерия, кызылча, кызамык авырулары күптән теркәлгәне юк. Әмма, бу авырулар чит илләрдән ияреп керергә мөмкин. Кызамык буенча менә инде өч ел Европа илләрендә хәл мөшкел. Украинада гына да бер атна эчендә кызамык белән авыручы 554 кеше теркәлгән. Күбесе балалар. Кызганычка, 14 кеше бу йогышлы авырудан вафат булган. Кызамыкка каршы прививка ясатылмаган икән, аның йогу куркынычы бик зур, ди табиблар. Вакцинадан баш тартуның беренче аяныч нәтиҗәләре дә бар. Татарстанда дүрт балада кызамык ачыкланган. Хәзер авыруны эпидемия дәрәҗәсенә җиткермәс өчен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, башка органнар бөтен көчен куя.

Чаллыда халык куркуда. Әниләр балалары белән паркларга сирәгрәк чыга башлаган, бер берсенә кунакка йөрешүләр дә кимегән. Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, икътисади яктан караганда да, кызамык аркасында килгән зыян күләме 15 миллион сумга якын исәпләнә. Кызамыкка каршы вакцина ясатмаган кешеләр Чаллы хастаханәсенә керә алмый. Алар өчен күрше Тукай район үзәк хастаханәсен яраклаштырганнар. Бу үзенә күрә авырудан саклану чарасы. Кыскасы, мәшәкате аз түгел. Барысы да әти-әниләрнең прививкадан баш тартуы аркасында.

Сергей Осипов башка йогышлы авырулар буенча республикадагы вазгыять белән дә таныштырды. Татарстанның бер районында  4тән 11 яшькәчә биш балада куркыныч йогышлы авыру - паротит ачыкланган. Бу балаларга прививка салдырудан әниләре баш тарткан булган. Алай гына да түгел, чит төбәктән күченеп кайткан бу гаиләләрдә 10 олы кеше, 14 бала прививкаларсыз яши. Авыру балаларның өчесе мәктәптә укый. Анда да паротитка каршы прививка ясатмаган 30 бала барлыгы ачыкланган. Хәзер 19ына вакцина ясатырга күндерә алганнар. Мәктәп 21 көнгә карантинга ябылган.

Соңгы айларда халык теленнән төшмәгән А гепатиты турында д әйтергә кирәк.  Балтач районында 10 га якын кешедә гепатит ачыкланган иде. Авыручысы дистә генә булса да, алар 500гә якын кеше белән элемтәдә булганнар. Димәк, бу кешеләрнең барысын да тикшерергә, дәваларга, кисәтергә кирәк дигән сүз. “Бу очрак аркасында 500 мең сум зыян күрдек, югыйсә әлеге акчаларны еш авырый торган балаларны вакцинацияләү, инфаркт, инсульт очракларын кисәтү максатларында куллана ала идек”,– ди Сергей Осипов.

Күп нәрсә халыкның үзеннән тора
 
Манту ясату аерым тема. Күпләр мантуны туберкулезка каршы ясала торган прививка дип уйлап ялгыша. Манту, диаскинтест, рентгет тикшерүе – болар барысы да кешедә туберкулезны ачыклау өчен кулланыла торган алымнар. Сергей Осипов чыгышын хат укудан башлады. Бер баланы манту анализы булмаганга бакча мөдире кабул итмәгән. Хәзер сабыйның әнисе мөдиргә шикаять юллаган. Янәсе ул сырхауханәдә педиатрга күренгән, шул җитә. Әмма, бу хатын баласының гына түгел, башкаларның да сәламәтлекләрен куркыныч астына куя ләбаса. Татарстанда мантудан баш тартуның 3 мең очрагы теркәлгән. Кызганыч, дүрт балада авыру ачыкланган. 2017 елда хәтта, бер бала туберкулездан үлгән дә. Ә күптән түгел булган бер вакыга бөтенләй уйландыра. Җитеш тормышта яшәүче бер хатын баласына манту ясаудан баш тарткан,үзенең дә күптәннән флюорография ясатканы булмаган. 1 яшь тә 8 айлык баласының хәле начарлангач,хастаханәгә барган. Балада туберкулезның катлаулы формасын ачыклаганнар. Баксаң, хатын үзе дә авырый булып чыккан. Хәзер бу бала, аның белән контактта булган башка сабыйлар, аны дәвалаучы медицина хезмәткәрләре туберкулез азып китмәсен өчен токсинлы аппаратлар кулланырга мәҗбүрләр.

Балаларның чирләр йоктыруы, сәламәтлекләре какшау әни-әнинең игътибарсызлыгы аркасында булмасын иде. “Сәламәтлек саклау минитсрлыгы, табиблар авыруларны кисәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли,тик күп нәрсә халыкның үзеннән тора”, – ди Сергей Осипов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading