16+

Кызыклы тарихы, гаҗәеп халкы белән күңелдә калды ул

Гаилә дусларыбыз тәкъдиме буенча быел ял итү урыны итеп Кабардинканы сайладык.

Кызыклы тарихы, гаҗәеп халкы белән күңелдә калды ул

Гаилә дусларыбыз тәкъдиме буенча быел ял итү урыны итеп Кабардинканы сайладык.

Кабардинка дигәч, күпләр таулы Кавказ якларындагы Кабардинка-Балкарияне күз алдына китерә. Ә Кабардинка авылы Краснодар краеның көньягында, Геленджиктан 15 чакрым ераклыкта Кара диңгез буенда урнашкан авыл. 

Кавказ сугышы вакытында бу җирлекләрдә Осман империясе солдатлары һәм рус армиясе арасында каты бәрелешләр була. Россия саклану өчен Кабарда ныгытмасын төзегән. Башта аны Александрия дип атаганнар, әмма шул ук вакытта Сочида шул ук исемдәге форт (зур, каплаулы хәрби ныгытма) төзегәннәр. Шул чакта буталчыклык килеп чыкмасын дип, Патша Николай I указы белән Геленджик янындагы корылма Кабардинский форт дип үзгәртелә. Бу атама Кавказ якларындагы Кабарде төбәге хөрмәтенә бирелгән. Вакытлар үтү белән, кыскара һәм Кабардинка дип кенә йөртелә. Җирлек «Кабардинка» исемен рәсми рәвештә 1869 елда ала.

Кавказны буйсындырганнан соң, бу җирләргә Төркиядән греклар һәм әрмәннәр күченгән була. Бүгенге көндә дә күпчелек халык руслар, греклар һәм әрмәннәр. Бөек Ватан сугышы елларында монда хәрби госпитальләр урнашкан була. Новороссийскидан Кабардинкага яралыларны китергәннәр.

XIX гасыр ахырында Кабардинка ял итүчеләрне үзенең матур табигате, тау һавасы һәм чиста диңгез суы белән җәлеп иткән. Узган гасырның 60 нчы елларында Кабардинка балалар курорты буларак үсеш ала. Яңа пионер лагерьлары, шифаханәләр һәм ял йортлар салына. Хәзер монда ял итәргә халык илебезнең төрле почмакларыннан килә. Поезд юлы белән дә, самолетта да, машина белән дә – кайсысын сайласаң да бар уңайлыклары да булдырылган.

Без Кара диңгезгә машинада барырга булдык. Бер якка 2000 чакрым. Сәяхәткә автомобильдә бару тәҗрибәсе юк түгел. 2022 елда беренче тапкыр Дагестанга барган идек. Ә узган ел Абхазиягә самолетта очтык. Быел исә, уңай һәм тискәре якларын билгеләп, кабат машинада кузгалдык. Юлда булганда да, кайткач та таныш-белешләр арасында иң еш бирелә торган сорау ул әлбәттә, «Юлда авыр булмадымы? Нигә машинада бардыгыз?» Менә шул сорауларны истә тотып, авто сәяхәтнең уңай һәм тискәре якларын язып үтәм. 

Уңай яклары:
1. Иминлек. Соңгы вакыйгалардан соң, самолетка утыру, дөресен генә әйткәндә, шүрләтә башлады. Машинада күңел тынычрак кебек.
2. Вакыт. Чынлап та машинада син үз вакытыңа үзең хуҗа. Ничәдә телисең, шул вакытта кузгаласың, ашыйсың килсә, туктап ашап аласың, йоклыйсың килсә, туктап йоклыйсың. Абхазиядән кайтканда, самолетка кереп утыргач та бер сәгать чамасы очып китә алмадык. Көн бик эссе иде. Кондиционер һавага күтәрелгәч кенә эшли дип хәбәр иттеләр. Кемдер аңын югалта башлады, шунда балалар елаша, стюардессалар арлы-бирле йөрешә, бернәрсә дә аңлатмыйлар... Кыскасы, андый очракта билгесезлек мине каушата һәм, күңелдә шик уяна.

3. Юл әлбәттә якын түгел. Аны бит әле дөрес итеп файдаланырга да кирәк. Йоклап барыр идең, янәшәдә утырып баручы ирең дә йоклап китсә... Аллаһ сакласын. Бу юлы без юлны сизмәдек тә диярлек. Юлда бик күп шәһәрләрне, төбәкләрне узасы: Ульяновск, Самара, Сызрань, Волгоград, Сальск, Ростов, Адыгей, Краснодар... Бу юлы без юл уңаеннан, Анапа, Новороссийск шәһәрләренә барырга планлаштырдык. Менә шул төбәкләрне узган чакта һәрберсен өйрәндек. Бәхеткә интернет бар. «Ни өчен шундый исем бирелгән, нинди танылган шәхесләре, нинди истәлекле урыннары бар, нинди милләтләр яши, татарлар бармы?...» Менә шундыйрак сорауларга интернеттан җавап табып, мин кычкырып укып бардым. Ә кайтканда викторина форматында, сорау-җавап алып кабат искә төшердек.

4. Ял итергә баргач та, машинаң кул астында булу уңайлы инде. Барасы килгән җиреңә чыгасың да китәсең. Халык ял итә торган урында такси бәясе түбән түгел, билгеле. Дагестанга баргач, улым чирләп киткәч, Махачкалага аптекага чыгып китәргә туры килгән иде.
5. Экономия. Самолетка билет бәясе мондый «эссе» вакытта тагын да кыйммәтрәк. Бензин белән билгеле, аз чыгымлы. Шулай ук, якын тирәдәге аэропортларның ябылуын, Краснодар төбәге өчен бары тик бер генә аэропортның эшләгәнен истә тотсаң, андагы мәшһәрне күз алдына китерергә кыен.

Тискәре яклары: 
1. Утырып баручыларга җиңел булса да, машина йөртүчегә җиңел түгел әлбәттә. Күп кеше мондый ерак юлга чыгарга җөрьәт итми. Икең дә машина йөртсә, әйбәт ул. Бер-береңне алыштыра аласың. Безнең очракта, минем таныклык булса да, рульгә утырганым юк. Шуңа күрә бу вариант төшеп кала. Ярый, әтиебез профессиональ йөртүче. Шуңа күрә ул мондый ерак юлларга ияләшкән.

2. Караңгылык. Төнге якта йөрү ардыра һәм куркыта. Хәтта, утырып кына баручыларны да. Шуңа да без, барганда да, кайтканда да кич кунып чыгарга туктадык. Шунысы җайлы, юлда торак пункт булган җирдә кунакханәләр бар. Сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Букчаңның калынлыгына карап сайлыйсың.

3. Бөкеләр. Безнең кебек авто сәяхәт итүчеләр юлда шактый. Кайбер җирдә бөкеләрдә утырырга әзер булырга кирәк. Барганда бары тик бер урында гына сәгать ярымлык бөкегә эләктек. Кайту юлында исә, ярты сәгатькә генә. Алай зыянлы булмады.

Сәяхәтнең финанс ягын гаилә башлыгы – әтиебез кайгыртса, ял итү өлеше минем карамакта. Ял итү урынын билгеләгәч, тарихи урыннарны алдан белешеп, мартшрут төзим. Кайбер кеше бит диңгезгә баргач, яр буенда кызынып ятуны ярата. Без барыбыз да хәрәкәттә-бәрәкәт, дигәндәй диңгез белән экскурсияләрне аралаштырып итүне хуп күрәбез.

Юлыбыз Волгоград аша узгач, монда тукталмый калу зур гөнаһ булыр иде. Волгоградка без иртәнге 7 дә килеп җиттек. Озаклап һәр һәйкәл янына барып, һәр язуны укып, танышып йөрдек. Бигрәк тә 85 метрлы Ватан-ана һәйкәлен озак күзәтеп тордык. 33 метрлы кылыч күтәргән Ана образы теләсә нинди явызлыкка, сугышка каршы күтәрелергә чакыра. Аның каршында киң күкрәге белән Ананы сакларга әзер торучы совет солдаты сыны. Янәшәдә генә геройларның каберләре. Елаучы ана сыны да күңелгә үтеп керерлек...

Сугыш даны залы ягыннан ишетелгән көй җанны тетрәндерерлек. Мәңгелек ут янына килеп баскач та тамакка төер утырды... Диварларда һәлак булучыларның исемнәре уелган. Мамай курганы калкулыгында 34 505 кеше җирләнгән дип укыдык. Татар фамилияләре дә очрый. Сталинград сугышында Татарстаннан йөз меңнәрчә солдат катнашкан икән. 22 мең якташыбыз яу кырында ятып калган. Сталинград сугышында катнашкан кырыктан артык Татарстан батырына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Икенче герой-шәһәр: Новороссийск шәһәрендә дә булдык. Новороссийск шәһәрен дошманнан тулысынча азат итүнең 30 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, 1973 нче елның 14 нче сентябрендә Новороссийск Герой-шәһәр исеме алган. Новороссийск шәһәрендә сәяхәтебезне «Кече җир» мемориал комплексыннан башладык. Монда адым атлаган саен тын кысыла. Ничәмә еллар шушы урында канкойгыч сугышлар булганын күз алдына китерү дә куркыныч... Бары тик җирдә cугыштан калган тирән уемнар гына сугыш вакыйгаларын искә төшерә.

Ерактан Мемориал корабль күренә. Ул 1943 нче елның 3 нче февраленнән 4 сенә каршы төндә булган вакыйганы искә төшереп тора. Бронза һәм мәрмәрдән эшләнгән корабның борыны коры җирдә, калган өлеше диңгезгә кереп торган өчпочмак рәвешендә, җир өстеннән 22 метр биеклектә урнашкан. Һәйкәлнең эчендә Сугышчан Дан Галереясе бар. Без шунда юл алабыз. Биек баскыч корабның «борыны»на алып менә. Баскычның ике ягыннан Новороссийск өчен барган сугышларда катнашкан Армияләрнең кызыл мәрмәрдән эшләнеп, бронза хәрефләр белән уеп язылган символик байраклары куелган. Шунда ук шәһәр өчен барган сугышларда Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның бронза барельефларын күрергә була. Баскычтан атлаганда безне шомлы көй озатып барды, әйтерсең, бу көй сугыш атмосферасына алып керә. Анда диңгез шаулавын да, ядрәләр сызгырганын да ишетәсең. Баскычның югары ноктасында биш йөрәк тибеше ишетелә. Бу сугышның биш еллык символы икән. 

Аннары шәһәрнең йөзек кашы – «Михаил Кутузов крейсерын» карарга бардык. «Михаил Кутузов» крейсеры – Кара диңгез флотының хәрби дан корабле. Ул СССР Хәрби-Диңгез Флоты диңгезчеләренең күп буыннары хәрби традицияләрен һәм тарихын саклаучы. Хәзер биредә  корабль-музей. Ул бөтен дөньяның иң яхшы хәрби корабльләре унлыгына кергән. Крейсерның гаҗәеп зурлыгы таң калдыра. Озынлыгы 210 метр һәм киңлеге 22 метрлы кейзер янында фотога төшәргә теләүчеләр шактый күп иде. 

Новороссийски шәһәреннән ерак булмаган Анапа курорт шәһәренә бару – сәяхәтебезнең төп максаты дисәң дә була. Чөнки моннан, 39 ел элек ирем Альфред гаиләсе белән Анапада ял иткән булган. Теләгебез дә шул ял иткән урыннарда булып, шәһәрнең үзгәрешләрен карау иде. Анапага җитү белән ирем 5 яшьлек балага әйләнде дә куйды. Хатирәләр яңарды, якты мизгелләрне искә төшерә барды. Чын мәгънәсендә настольгия. «Монда туңдырма ашарга кергән идек. Монда беренче тапкыр пионерларны күргән идем...» дип хатирәләре белән бүлешүен тыңлап күзәтеп тору улыма да, миңа да кызык булды. Әлбәттә, гаиләләре белән фотога төшкән урында без дә фотога төштек. Ә аннары яшәгән йортны эзләп киттек. Урам исемнәре билгеле... Тик барысы да үзгәргән. Алар торган йорт урынында хәзер башка ике катлы коттедж барлыкка килгән. Шулай да, Анапаның  һавасын сулап, шәһәрендә булуыбызга шатландык. 

Кабардинка халкы үзенә гашыйк итте
Төп ял итү урыны Кабардинка бит. Андагы халыкның итәгатьлелегенә аерым тукталасы килә. Без туктаган кунакханәнең хуҗалары греклар. Казаннан икәнлегебезне белгәч тә, бик җылы кабул иттеләр. Элида ханым үзе дә узган ел Казанда дусларында булган икән. Казанның матурлыгына, төзеклегенә сокланганын яшермәде. Кунакханә ашханәсендә дә мөлаем грек хатыннары эшли. Әлбәттә, анда ашау буенча бераз кыенлыклар бар – хәләл ризыклар юк бит. Балык ризыклары, яшелчәдән әзерләнгән ризыклар бу очракта ярдәмгә килә.

Шулай ук, сайлап алу өчен гөмбә, сыр, яшелчә ашлары да бар иде. Ялыбызның икенче көнендә, ашханәдәге бер ханым «Нишләп ит ашамыйсыз?» – дип үзе кызыксынды. “Монда бит дуңгыз ите генә түгел, тавык итеннән дә ризыклар бар. Сезгә дуңгыз ите ярамый торгандыр?” – дип, безгә тавык итеннән әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итте. Алар хәләл, хәрам төшенчәләре белән таныш түгел икән. Аңлаткач, икенче көнне төшке ашка үзләре итсез ризыкларны сайларга ярдәм итә башладылар. “Менә бу белен итсез, эремчек белән. Монысының эчлегендә бәрәңге...

Монысын алыгыз”, – менә шулай борчылып торулары, теләктәшлек белдерүләре ошады миңа. Башка җирдә дә ярдәмчел, булышырга әзер кешеләр генә очрады Кабардинкада. Ара-тирә мөслимәләрне дә очраткаладым. Берничә гаилә ял итергә килсәләр, күбесе монда эшләргә – сәүдә итәргә килүчеләр икән. Алар белән дә танышып, аралашып, дуслаштык. Кабардинканың табигате дә, диңгезе дә, сулары да, кешеләре дә бик нык ошады безгә. Бер генә кимчелеге бар – ул да булса халыкның күп булуы. Без Анапа шәһәрендә дә булдык. Анда шәһәр булгач, халыкның ул кадәр күп булуы сизелми кебек.

Ә монда гап-гади авыл булгач, диңгез буенда да алма төшәрлек урын булмау гына бераз уңайсызлык тудырды Тик яр буенча бераз баргач ышыграк, кеше аз булган урыннарны табарга була. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә күңел ачу урыннары, атракционнар бихисап. Истәлекле урыннарында да булдык.
Кабардинкада булып, карамыйча калырга ярамаган 3 урын, дип алдан әлеге урыннарны билгеләп куйган идем. 

 «Иске Парк»
Кабардинкадагы иң матур урыннарның берсе ул Иске парк. Ул 2000 елда ачылган. Авторы журналист һәм язучы, скульптуралар ясау остасы Александр Алексеев. Парк күпмедер дәрәҗәдә безнең Илдар Ханов булдырган «Барлык диннәр йортын» хәтерләтә. Паркта төрле цивилизацияләр һәм чорлар архитектурасы белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, борынгы Мисыр һәм классик Европа, Көнбатыш цивилизациясе һәм Көнчыгыш цивилизациясе. Бүген паркта 40ка якын бина бар, һәр тарафта скульптура композицияләрен очратырга була. Шулай ук паркта 150 кешелек театр да бар. Паркта дөрестән дә матур. Көньяк кояшыннан төшке вакытта качып, ял итәргә менә дигән урын. Парктагы төрледән-төрле үселекләр, агачлар үскәнгә паркта күләгәле, рәхәт. 
«Кастальская купель» - Форель үрчетү хуҗалыгы

Кабардинка авылыннан ерак кына түгел урнашкан хуҗалык территориясендә парк, күл һәм ресторан бар. Ял итергә килүчеләр монда табигать белән хозурланырга гына түгел, ә балык тотарга да килә. Моннан 10 еллар элек бу урыннар ташландык хәлдә булган. Тирә-юне матур булганга, ял итүчеләр шашлык кыздырырга еш йөргән. Тик җыештырылмаган урын тиз матурлыгын югалткан шул. Шуннан соң җирле эшмәкәр бу урында балык үрчетү хуҗалыгы ача. Туристларны җәлеп итү өчен ресторан төзи, территориясе дә матурлана. Хәзер бу урын гаилә белән ял итү өчен иң яхшы урыннарның берсе. 

«Рио» сухогруз
Бу урынга туристлар күбрәк матур фото ясау өчен агыла. Ярга килеп туктаган зур кораб монда ничек барлыкка килүе турында, Кабардинкада яшәүчеләр яхшы белә. 2018 елның декабрендәге шторм әлеге йөк корабын диңгез ярына китергән. Коры җиргә терәлгәч тә, аны кире диңгезгә чыгару, төзекләндерү бик чыгымлы эш булганлыктан, җирле эшмәкәрләр сатып ала һәм эчкә экскурсияләр оештыра башлый. Мондый истәлекле урын курорт бистәсе өчен чын бүләк булган. Кояш баер алдыннан монда халык бигрәк тә күп килә. Чынки кояш баешында диңгез бик матур күренә.

Шулай ук, авылда дельфинарий, крокодил каньеоны, Пыяла остаханәсе, динозавр паркы, океанариум кебек балалар өчен кызыклы урыннар бар. Ә экстрим яратучыларны әлбәттә, таулар үзенә чакыра. Анда үзенә аерым программа төзелгән. Кызыклы урыннарда туктап, бук һәм можевельник агачлары үсүче урманнарны да, бурсыкны ашатып, фотога төшәргә дә, мунча кереп чыгарга да, туктап тамак ялгап алырга да була.  

Маршрутның соңгы ноктасы Акылсыз тау – гора Безумия турындагы риваять кызыклы. Краснодар крае җирләрендә адыг кабиләләре яшәгән заманнарда ике гашыйк булган һәм риваять аларның мәхәббәт тарихы белән бәйле. Яшь пар гаилә төзергә карар кылган. Ләкин ике якның да туганнары яшьләрнең берләшүенә катгый каршы чыга. Чөнки алар тумышы белән дошманлашкан шапсуглар һәм натухайлар кабиләләреннән булган. Шуңа күрә кыю егет белән кыз далага качарга дигән авыр карар кабул иткәннәр. Һәм менә төнлә егет атын иярләп, сөйгәне белән текә ярлы тау аркылы үткән юлга кузгала. Куркыныч текә тау ярыннан уза алган парларның мәхәббәтләренең никадәр көчле булуына ышанып, алар ризалык биргән. Шушы гамәлләре нәтиҗәсендә ике кабилә арасында дошманлыкка да нокта куелган, диләр.

 Шуңа да бу текә тауны Акылсыз тау дип йөртә башлаганнар. Диңгез өсте тигезлегеннән 500 метр биеклектәге тау итәге туристларны җәлеп итәрлек Иреккә омтылучы кул (Рука свободы) Арт объкты бар. Кабардинка авылында яшәүче Семен атлы егет, Европа илләренең аналоглары белән илһамланып, кул рәвешендә арт объект төзергә карар кылган. Ул, һәрбер кешене үз-үзен кулга алырга һәм үз хыялларына, максатларына таба алга атларга чакырган кебек, өскә сузылган! Монда фотога төшәргә теләүчеләр өзелми. 

Менә шундый кызыклы тарихы, гаҗәеп халкы белән күңелдә матур хисләр уяты Кабардинка. Ә без Кабардинка базарыннан күчтәнәчләребезне җыеп үзебезнең Татарстаныбызга юл алдык. Нинди күчтәнәч алып кайтырга дип баш ватасы түгел... базарда ни генә юк. Краснодар чәйләре, чурхчела, как, пәхләвә.... Монда бук агачы урманнары үскәнгә, шуннан ясалган куна такталары, декоратив картиналар күпләп сатыла. Шулай ук, чикләвекләрнең дә ниндиләрен генә очратмыйсың. Бик тә кыстагач Кубань көнбагышыннан сыгылган чын майны да алдым әле. Тәүлек ярымнан Казаныбызга кайтып җиттек, шөкер. Йомгаклап, шуны искәртеп үтәсем килә – авто сәяхәт барлык кеше өчен дә уңайлы ысул була алмый. Кемнеңдер сәяхәте вакытында төшкән кызыклы фотолары гына сезне кызыктырып юлга чыгып китәргә этәрмәсен иде. Башта Татарстандагы ерак районнарга, аннары чиктәш республикаларга барырга кирәк. Ияләшкәч, сынап карагач кына ерак юлга тыныч күңел белән кузгалырга була. 

Руфия Мөхетдинова 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading