16+

Кызылфлотчы Хәбибуллин янында

91 яшьлек Рөстәм Хәбибуллинның бер минут буш вакыты юк, һәр сәгате төгәл бүленеп куелган

Кызылфлотчы Хәбибуллин янында

91 яшьлек Рөстәм Хәбибуллинның бер минут буш вакыты юк, һәр сәгате төгәл бүленеп куелган

«Без хәрбиләр шуңа күнеккән. Әйтәләр икән, һәрчак аяк­та», – дип каршы алды мине ветеран. 

– Сугыш башланганда, миңа 12 яшь иде. Юнгалар мәктәбенә 1944 елны укырга кердем. Корабльләрдә эшләүче грамоталы кадрлар кирәк, чөнки бик күп мат­рослар коры җир гаскәрләрендә сугышка китә. Мәскәүне саклау өчен бу мөһим адым була ул чакта. Башкала тирәсендә мондый хәрби частьлар күп оештырыла. Шулай итеп, корабльгә эшчеләр җитми башлый, аннан мәктәп ачу турында карар кабул ителгән, – дип искә ала үсмер вакытын Рөстәм Хәбибуллин.

...15 яшьлек үсмер чакка туры килгән сугыш чоры. Укыйлар, төрле өйрәнүләр үтәләр, корабльдә хезмәт тә итәләр. Юнгалар мәктәбе Төньяк фронтның укыту отрядына карый. Әмма алар 36199 номерлы аерым хәрби часть булып санала. Малайларда шул чакта ук кулларында корал, запас патрон-гранаталар була. Уку йортыннан 40 чакрым ераклыкта сугыш бара.

– Без – утрауда, яр буенда – немецлар. Юнгалар мәктәбенә укыр­га керүчеләрнең беренче-икенче елгы төркемнәре сугышка алына. Әлеге мәктәпне 4 мең 111 кеше тәмамлый, шуларның меңнән артыгы һәлак булды. Безнең мәктәпкә Бөек Ватан сугышында катнашучылар статусы бирелде. Кайчак очрашуларда балалар: «Фашистларны үтердегезме?» – дип сорыйлар. Шунда матрослар үзләре түгел, корабльләр сугыша дип аңлатам. Ә корабль төпкә китә икән, экипаж да китә дигән сүз. Сугыш бетсә дә, безнең төркемнән биш егет корабль белән йөзмә минага эләгеп һәлак булды, – дип искә ала Рөстәм Хәбибуллин ул көннәрне.

Сугыш беткәннән соң да корабльдә 1948 елга хәтле хезмәт итә әле ул. Бу әле кызылфлотчы Рөстәм Хәбибуллинның флотта хезмәт юлы башлаган, яшь юнганың корабльгә эшкә генә килгән вакыты. Шул еллардан соң күпме гомер үтелгән. Бүген ул түшендәге һәрбер медаленең ни өчен бирелгәнлеген сөйли. Җиңүнең юбилей медальләреннән кала, арада өчесе бигрәк тә кадерле аңа. Алар барысы да сугыш вакытында хәрби эшләрдә катнашканы өчен бирелә –II дәрәҗәдә Бөек Ватан сугышы ордены, Совет Заполярьесе батырлыгы өчен һәм Ушаков медале тапшырыла. 

1948 елны ул кичке мәктәпкә укырга җибәрүләрен сорый. 

– Минем 8 класс белемем бар иде. Һәрвакыт яхшы укыдым. Актаныштан миңа 9 классны да тәмамлаган дигән белешмә җибәрделәр. Кронштадтның 177нче кичке мәктәбен тәмамладым. Имтиханнарны алтын медальлек тапшырдым, әмма көмешне генә бирделәр. Алга таба да укырга, офицер булырга карар кылдым. Бу вакытка әле минем яшьтәшләрем армиягә чакырылмаган да иде, – дип сөйли ул. 

10нчы класстан соң Ленинградтагы югары хәрби инженер-техник училищега укырга кереп, алты ел укып хәрби инженер, электромеханик дипломын ала. Озак еллар Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 

Рөстәм абый Казанда туып-үскән егет. Әмма аңа бирегә тиз генә әйләнеп кайту насыйп булмый. Сугыш елларында шәһәрдә тормыш бик авыр була. Рөстәм абый да үзенең ач булуын бик яхшы хәтерли. Казан малае Рөстәмнең әнә шулай 15 яшьтән укырга чыгып китүе дә бер геройлык булгандыр. 

– Соң, әлбәттә, шулай. Без үзебез теләп сугышка киттек. Әтием сугышка кадәр үк үлде. Әнием белән икебез әле бер апага барабыз, әле икенчесенә, шунда озаклап торабыз. Балалары кечкенә иде, аларга да гел булыштык. Шунда үз тормышымны булдырырга, елга училищесына керергә уйлаган идем, соңга калганмын. Чистайда миңа комсомолдан юнгалар мәктәбенә керергә тәкъдим иттеләр. 

Сугыш башланган көнне дә Рөстәм абый бик яхшы хәтерли. Актанышка апасына кунакка кайткан вакыты була. Шунда җизнәсе аңа балалар лагерена юллама табып алып кайтып, малайны пионер лагерена җибәргән. 

– Ул лагерь Агыйделдән, Әҗәкүл пристаненнан ерак түгел, Мәсәде авылында иде. Ул кечкенә генә авыл, шунда булдык. Сугыш башланганын ишеткәч, без җиңәбез, урра дип кычкырабыз. Шунда ир кешеләрне фронтка озаттылар. Безнең балачак бу, хәтта без аның зур фаҗига булуын да аңламаганбыз. Шатланып та йөргән идек башта, менә сугышабыз да җиңәбез дип. Безнекеләр чигенә башлагач кына, бу сугышның үлемсез генә булмаячагын аңладык.

Бергә 66 ел гомер кичергән Зөлфия ханым да Казан кызы. Медицина институтын тәмамлаган балалар табибәсен Лениногорск районы, Яңа Писмәнгә эшкә билгелиләр. Рөстәм абый Зөлфия апаны балачактан ук белгән. «Бер-беребезне күптәннән белә идек. Шуңа да Зөлфияне дә күңелемдә йөрттем. Лениногорскида туй ясадык», – дип елмаеп искә төшерде Рөстәм абый. 

Флотта хезмәт иткәндә аңа тиз генә Казанга әйләнеп кайтырга насыйп булмый әле. Башта аларның гаиләсе әниләрен Владивостокка яшәргә алып китә. Әни кеше ул якларга ияләшә алмый. Аннан Самара-Куйбышевка күчәргә туры килә. Соңгы өч елны шунда төзелеш бүлегендә баш механик булып хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң да 20 еллап шунда яши алар. Кызлары Казанда торгач, 1999 елда, кабат 55 елдан соң гына бирегә күченәләр. Бүген кызлары Мәскәүдә яши. Кызганыч, уллары Самарада яшәгәндә һәлак булган.

Әби белән бабай оныклар-онык­чыклар белән аралашып яши. Бабай өчен ясалган турникта оныкчык­лар тартыла хәзер. Беренче ранг капитаны, диңгез полковнигы Рөстәм Габдрахман улы әйткәнчә, турникта 91 яшьтә тартылу беркадәр кыенрак шул инде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading