16+

Лаборатория

Арып-талып, помидорларын утыртып бетерде дә, кулларын да юып тормыйча, артып калган помидор үсентеләрен дус хатыны Илгизәгә илтеп килергә булды Ләйлә. Әллә ни ерак та тормыйлар, бу вакытта кеше дә күп йөрми урамда дип, өс-башына да игътибар итмәде, пычракка баткан кәлүшләрен лыштырдатып, урам башына таба атлады ул.

Арып-талып, помидорларын утыртып бетерде дә, кулларын да юып тормыйча, артып калган помидор үсентеләрен дус хатыны Илгизәгә илтеп килергә булды Ләйлә. Әллә ни ерак та тормыйлар, бу вакытта кеше дә күп йөрми урамда дип, өс-башына да игътибар итмәде, пычракка баткан кәлүшләрен лыштырдатып, урам башына таба атлады ул.

Ике хатын-кыз күрешсә, тиз генә аерылмый инде. Су эчәргә тилмереп көтүдән кайтучы сыер кычкырган тавыш кына аерды дусларны.

Йөгерә-атлый өйләренә кайтып җитсә, Ләйлә «аһ» итте. Турларында капка биеклегендә Джип тора. «Кем булыр бу? Ялгышып туктагандыр йә күрше ветврач Рафаэль абый янынадыр», – дип, тыкрык башында күренгән сыерын көтәргә булды. Аны урынына кертеп бәйләп, теге Джипның һаман кузгалмаганына аптырап өйгә керсә, тагын бер кат «аһ» итте. Зал ягында тормыш иптәше белән, англичаннар кыяфәте кергән, бик кәттә киенгән группадашлары Илгиз утыра! Каян, нинди җилләр ташлаган моны? Яшь чагындагы кебек бик ачылып бетми торган кырыс йөз белән, урыныннан торып басты үзе тагын Ләйлә белән күрешергә. Ләйлә генә «помидор утыртучы» кыяфәтеннән уңайсызланыбрак, эчтән генә үзен шушы кыяфәтендә Илгизәләргә китүен әрләп: «Нихәл, Илгиз, ничек килеп чыктың безгә?» – диюдән башка сүз таба алмады. Аның баш миендә кайнаган уйларның бөтенесе дә «Кай арада шулай баеп киткән соң әле ул, машинасы өч-дүрт миллион тора да тора, кыяфәте дә байларча» дигәненә җыелып тупланды. Югыйсә, Ләйлә, тормыш иптәше Зөлфәт һәм Илгиз бер группада укыдылар. Казан егете булса да, бик гади генә киенә иде, «круглый отличник» килеш, аспирантурага да калмады, мәктәп директоры дисәң инде...

Соңгы тапкыр педагогия институтының төп бинасы ишек төбендә күрешкәннәр иде алар. Армиядән кайтып, нефть лабораториясенә урнашып йөрүе иде группадашларының. «Эшлимени әле ул лаборатория?» – дип көлебрәк сорап куйган иде Ләйлә ул вакытта. Ник дигәндә, нефть лабораториясен бик яхшы белә ул да. Студент вакытта Илгиз: «Эш кирәк булса, лекцияләрдән соң бер-ике сәгать пробиркалар юарга безгә килә аласыз», – дип, группада игълан ясаган иде. Бик кыюланып, акча эшлим дип, институтның болак буендагы бер бинасының кечкенә генә аудиториясен биләп торган фәнни лаборатория белән танышып йөргән иде Ләйлә. Керү белән, борынына таныш, якын нефть исе килеп бәрелгәч, ул күңеле нечкәреп китеп, туган Баулы якларына да «очып» кына кайтып, күңелгә якын нефть скважиналары урнашкан тау итәкләрен дә уратып килгән иде. Ни дисәң дә, данлыклы нефтьчеләр ягыннан бит ул!

Монда ике фәнни хезмәткәр һәм ике студент, гади генә итеп әйткәндә, нефтьне авыр тозлардан арындыруның яңа ысулларын ачу өстендә тикшеренүләр алып баралар булып чыкты. Ике студентның берсе Илгиз иде.

Буявы кырылып беткән иске раковинада өелеп яткан нефтькә манылып каралган пробиркаларны күргәч, иптәшкә бер генә хатын-кыз да булмагач, Ләйлә ипле генә эштән баш тартты ул вакытта. Берөзлексез тәмәке тарта-тарта сүз көрәштерүче ир-атлар янында үзен пробирка юучы итеп берничек тә күз алдына китерә алмады. Акчасы да, ташка үлчим, 30 сум гына булачак бер айга.

Әллә соң Илгиз «нефтяной магнат» булып киткәнме?

Сөйләшеп утыра торгач, сүзгә саран Илгиз, бер дә масаймыйча гына, үзенең кем икәнлеген әйтеп бирде, ниһаять!

Баксаң, шул кечкенә генә нефть лабораториясендә башланган эшләрен дәвам итеп, зур уңышларга ирешкәннәр дә, үзләренең нефтьне чистарту өлкәсендәге ачышларын «Татнефть» компаниясенең төрле оешмаларына зур акчаларга саталар икән. Менә сиңа мә! Менә сиңа «нефть лабораториясе»!

Җылы гына саубуллаштылар. Илгиз эше буенча Әлмәт, Бөгелмә, Баулы якларына гел йөреп тора, группадашлары авылы аша узарга туры килгәндә тагын керергә вәгъдә итте.

Өч еллап вакыт узгач, икенче тапкыр кергәндә хатыны, малае белән иде ул. Яшь, чибәр хатынының Ләйләнең колхоз чөгендерен утап яргаланып беткән кулларына җирәнеп, мыскыллы караш ташлап утыруы очрашуның ямен җибәрде. Ачылып китеп сөйләшә дә алмадылар, артык хәл дә белешмәделәр. Колхозның ике гаиләгә дип салынган өйнең бер ягында яшәүче укытучылар «нефтяной магнат» бичәсенең күңеленә хуш килмәде. Иртәгә иртүк кариеслы тешен яматырга Германиягә очасы барлыгын иренә бер-ике тапкыр исенә төшергәч, Илгиз дә китү ягын карады. Ул үзе дә бит хәзер фәнне ташлаган, ниндидер акционерлар җәмгыятенең генераль директоры, берничә үз оешмасы да бар икән, чит илләр белән дә эш йөртә икән!

Аларны озаткач, авыр крестьян хезмәте белән интеллигент ук булып бетмәгән укытучы эше арасында бәргәләнгән Ләйлә белән Зөлфәт әле күптән түгел яшь ярымлык үгезләрен саткан акчага алынган йомшак диваннарына урнаштылар. Икесе дә «ник без дә студент чакта нефть лабораториясендә эшләмәдек икән» дигән үкенечле уйлар белән, эчтән генә үз-үзләрен битәрләп, озак кына сүзсез утырдылар.

Гөлфия Солтанова, Лаеш районы. Имәнкискә авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X