Ландышның Инстаграмы балаларының фото һәм видеосы белән тагы да ямьлерәк. Ə иң күңеллесе - аның балалары саф татар телендә аралаша. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу сирәк күренеш. Балалар бакчасында аралашу, мультфильмнар русча булу сәбәпле, авыл балалары да хәзер туган телен белми үсә.
- Без өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез - менә аның бөтен сере шунда. Алар, барлык балалар кебек, рус балалар бакчасына йөриләр, урыс телендә мультфильмнар карыйлар... Тик Фәрит белән без һәрчак алар белән татарча сөйләштек һәм сөйләшүне дәвам итәбез. Əти-әни автоматик рәвештә урысчага күчкән очракта бала татар телен бөтенләй оныта да куя дип саныйм мин. Бу очракта үзеңә нык булырга, бала сиңа русча эндәшкәндә дә татарча җавап кайтарырга кирәк. Безнең очракта шулай. Əмма һәр гаилә, һәр бала - индивидуаль, алдан бер нәрсә дә әйтеп булмый.
- Ләйлә бигрәк мөләем, кечкенәдән актриса бала. Күз тияр дип курыкмыйсызмы?
- Күз тиюгә ышанам, ул бар. Әмма гомер буе балаларны күрсәтми, яшереп утыра алмыйм бит. Күз тиюдән сакларга тырышам, догалар укыйм.
- Ə кемгә ошап ул шундый шук кыз?
- Белмим дә. Әтисе бик тыныч. Миңадыр. Мин дә бәләкәй чакта шундый булганмын. Ләйлә бик максатчан, нәрсәгә дә булса өйрәнергә теләге бар. Менә аның укыйсы, шигырьләр ятлыйсы килә. Аңа бер генә аңлатасың, шундук “эләктереп” ала.
- Ландыш, бүген бит әле сезнең туган көнегез дә! Тәбриклибез!
- Əйе, тик минем өчен ул гади көн. Башка көннәрдән бары тик игътибар күп булу белән генә аерылып тора. Ураза ае булгач, зурлап бәйрәм дә итеп тормыйбыз. Кич Фәрит белән ресторанга барып кайтырбыз дип планлаштырабыз. Үзебез генә, кунакларсыз. Əйтәм бит, гади көн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар