16+

Лайк саны җыяр өчен: ни өчен һәр фаҗигадән кызык эзлибез?

Кызык эзләргә гадәтләнеп киттек. Авария булса да, янгын булса да, кеше фаҗигагә юлыкканда да ярдәм итмибез, ә кызык эзлибез. Чөнки лайклар, караулар, комментарийлар җыясы килә...

Лайк саны җыяр өчен: ни өчен һәр фаҗигадән кызык эзлибез?

Кызык эзләргә гадәтләнеп киттек. Авария булса да, янгын булса да, кеше фаҗигагә юлыкканда да ярдәм итмибез, ә кызык эзлибез. Чөнки лайклар, караулар, комментарийлар җыясы килә...

Атна башында күрше Удмуртиядә галим Альберт Разин үз-­үзен яндырды. Туган теле, газиз халкы, аз санлыга әверелеп баручы милләтпәрвәрне ишетүче дә, ишетергә теләүче дә булмаган. Әлеге адымга ул, әлбәттә, чарасызлык­тан һәм проблеманың никадәр кискен булуына игътибар юнәлтәсе килүеннән баргандыр инде. Игътибар иттеләр. Узып баручылар, якын-тирәдәгеләр. Янып беткәнче аягында нык басып торган кешенең бу гамәле фото һәм видеоларга төшерелеп, социаль челтәрләргә таралды, постлар куелды, лайклары да булды, комментарийлар да язылды.
Әйе, кеше яна, ә халык аны фотога яисә видеога төшерә. Аны әле виртуаль дөньяга тарата да. Разинның януын төрле ракурстан, төрле ноктадан төшерелгән уннан артык видеоны күрдем. Үзеннән-үзе сорау туа: ә нигә бу кешеләр, янучы кеше янына йөгереп барып, аны сүндерергә тырышмаган? Битарафлылык­мы? Кызык эзләүдер бәлки?

Ел башында бер танышым һәлакәткә очрады. Машинасында барганда, берәү каршы як полосага чыга һәм моңа килеп бәрелә, арттан килгән авыр йөк машинасы да моның автомобилен китереп кыса. Арты һәм алды яраксыз хәлгә килгән машинада дустым ничек исән калгандыр – белмим. Үзе: «Алла саклады», – ди. Ярый, анысы икенче мәсьәлә. Үзе хәбәр иткәнче үк, бу һәлакәтнең видеосы һәм фотолары инде күренә башлаган иде. Машинасыннан чыккан дустым берни аңламый шок хәлендә басып тора, янәшәсендә беркем юк. Ә фотога, видеога төшерүчеләр шактый. Яныннан узып китүчеләр, телефоннарын чыгарып, видеога төшерә, әмма ник берсе туктасын! Ярый әле бер абзый туктый. Олы яшьтәге шушы кеше «Калина»сына утыртып, дустымны Әлмәт хастаханәсенә илтеп куя, телефоннарын алып кала, соңрак та хәл белешеп тора.

Фаҗигадән дә кызык эзлибез. Лайк җыябыз...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading