16+

Махсус дәүләт стипендиясенә 90 студент лаек булды

Бүген Казан федераль университетының Император залында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булган 90 студент чакырылган иде.

Махсус дәүләт стипендиясенә 90 студент лаек булды

Бүген Казан федераль университетының Император залында 2018- 2019 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясенә ия булган 90 студент чакырылган иде.

Алар арасында 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби училищелары һәм мәгариф оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары бар.

– Дөньякүләм данлыклы университетның әлеге мәртәбәле залында сәламлибез. Фән көне белән барыгызны тәбриклибез. Фән көне төрле җирдә төрлечә узачак. Кайдадыр мәдәни чаралар, фәнни симпозиумнар, түгәрәк өстәл рәвешендә билгеләп үтелә. Бүген дә республикада бик күп бүләкләү тантаналары уза. Сезне дә шушындый зур уңышларга ирешерүегез белән котлыйбыз. Татарстан Президенты указы нигезендә ел саен белем бирә торган оешмаларның иң яхшы студентларын билгелибез”, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов фәнни юнәлештә эшләүче яшь белгечләрне котлап.

Степендиатлар арасында Казан аграр университетыннан 4 курс студенты Аделия Әхмәдшина да бар.

“Фәнни мәкаләләр язам, университетның иҗтимагый тормышында катнашам. Бишлегә генә укыйм. Миңа күбрәк фән белән шөгыльләнү ошый, төрле тикшеренүләр үткәрәбез. Төрле продуктлар әзерләүдә катнашам, мин биойогуртлар, сөт ризыкларын өйрәнәм. Моның өчен иң мөһиме параларга йөрергә, өстәмә шөгыльләнергә һәм укырга кирәк”, – дип сөйли булачак технолог.  

Киләчәктә Аделия магистратурада укуын дәвам итәргә уйлый. Социаль мәгариф Академиясе студенты Диләрә Сафина әлеге тантанада шулай ук иң актив студент буларак катнаша.

“Беренче 100 топ-студент арасына керүемә бик шатмын. Киләчәктә дә яраткан уку йортым һәм республикам өчен хезмәт куячакмын”, – диде Диләрә дулкынланып.

Бүләкләнүчеләр арасында үзләренең аерым проектлары белән уңыш казанганнары да бар. “Мәсәлән, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты магистры Динар Гумеров кулланылган автомобиль шинын  кабат сәнәгатьтә куллануны өйрәнергә алынган. Егетнең әле идеяләре бик күп. Киләчәктә аларны тормышка ашырырга язсын!

Яшь фән белгечләрен котларга Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килгән иде. “Сез иң яхшыларның берсе. Киләчәктә дә үзегезнең хезмәттәшләрегез өчен үрнәк булыгыз. Степендия сезнең эшчәнлегегез өчен этәргеч булырга тиеш.

Дәүләтебезнең төп миссиясе – яшь буынга мохит һәм эшләү шартлары тудыру. Киләчәктә дә эшчәнлегегезне Татарстан белән бәйләп, республиканың горурлыгы булыгыз”, – дигән теләкләрен җиткерде ул.
Шулай итеп, 90 студент уналты, егерме җиде һәм утыз өч мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булдылар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading