16+

Манарасы киселмәгән мәчетнең юбилеен уздырдылар

Авыл халкы өчен мөһим бәйрәм булганлыктан, аны зурлап уздырдылар. Районда манарасы киселмәгән бердәнбер мәчет булуы да нинди дәрәҗә бит!

Манарасы киселмәгән мәчетнең юбилеен уздырдылар

Авыл халкы өчен мөһим бәйрәм булганлыктан, аны зурлап уздырдылар. Районда манарасы киселмәгән бердәнбер мәчет булуы да нинди дәрәҗә бит!

Тарихта тирән эз калдырган Саба районы, Явлаштау авылы мәчетенә – 95 ел

Революциягә кадәр Явлаштау авылында 1871 елда төзелгән гыйбадәтханәгә дин тыелган 1930 елларда куркыныч яный башлый. Колхоз барлыкка килгән бу чорда халык мәчеткә йөрүдән туктый. Манарасын кисәргә Балтач ягыннан кешеләр китертелә. Авыл халкы ул вакытта динне, мәчетне саклап калырга теләгәнлектән, төрле ысуллар кулланып карый. Килгән кешеләрне бик әйбәтләп ашатып сыйлыйлар. Алар төнге сыйлаулардан иртәгесен манараны кисә алмыйча кайтып китәләр. Шулай итеп, әлеге мәчет тарихта тирән эз калдыра.

«Мәчетне кеше белән тутыра алабызмы?»
Мәчетнең манарасы ни сәбәпле киселмәвен Явлаштау халкы театраль күренештә дә күрсәтергә булган. Бәйрәм Коръән укып башлануга, сәхнәгә өлкән апа-абыйлар чыгып, авыл халкына таныш вакыйгаларны күрсәттеләр. Аларның ихлас, чын иттереп уйный белүләре турында сүз һәр килгән кунакның чыгышында яңгырады. Димәк, бер тамашачы да күз яшьләрсез карый алмаган. 

Аннары соң сәхнәгә шәкертләрен ияртеп, Явлаштау авылының мәчете имамы Инсаф Галимҗанов чыкты. Ул балаларга догалар укытып, сүзен дә ерактан – мәчетнең тарихыннан башлады.

– Безнең әби-бабаларыбыз үзләренең бердәмлеге, тырышлыгы белән 95 еллык тарихны сак­лап калдыра алган. Манарасы киселмичә калган мәчетебез бүген дә матур гына эшләп килә. Балалалар өчен җәйге лагерьлар уздырылса, хатын-кызлар өчен дәресләр оештырыла. Җомга намазына, мәетләргә, өмәләргә – барысына да, Аллаһка шөкер, авыл халкы күп җыела. Мәчетнең төзелүенә килсәк, аны ничә тапкыр салсалар да, ул гел янып бетә торган булган. Ләкин соңгы чиктә халык бердәм җыелып эшләгәндә генә, Аллаһ аны саклап кала. Бу – безнең авыл халкының дуслыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе була, – дип сөйләде ул.

Үзе яшь егет булса да, Инсафның сөйләмендә, шәкертләре янында үз-үзен тотышында ниндидер бер нур, битараф булмавы сизелде. Бу көнне аңа ярдәм итүчеләрнең күбесе яшь егет-кызлар булуы да игътибарга лаеклы күренеш иде. Аның рәхмәт сүзләреннән соң чараның хөрмәтле кунагы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев – бәйрәмнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын сөйләде.

– 30 елдан артык вакыт узып китсә дә, мәчетләрне кеше белән тутыра алганыбыз юк. Без бит, дога кылганда да: «Балам ЕГЭ бирә алсын иде!» – дип телибез. Дөресрәге, «егэвислар»га әйләнеп беттек инде. Бөтен кайгыбыз да балаларыбызның имтихан тапшыруында. Ләкин аның намаз уку-укымавында беребезнең дә эше юк. Хәзерге вакытта манарасы киселмәгән барлыгы 336 мәчет бар. Бу – бик зур сан. Утны сүндергәч караңгы булган кебек, динне туктатсаң, әхлаксызлык барлыкка килә. Шуңа күрә Аллаһ каршында вазифаны үтәсәк иде! – дип җиткерде Җәлил хәзрәт.

Хәзрәтнең сүзен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин дәвам итте. Ул исә манара киселгән вакытларны телгә алды. 

– Мондый чарадан мәхрүм калган кеше үзен  кимсетелгән итеп тояр иде, – диде ул. – Үз вакытында безнең ата-бабаларыбыз мәчетнең киләчәге өчен елаганнар, оныклары мондый авырлыкны күрмәсен дип, сәҗдәгә киткән саен теләгәннәр. Аларның догалары кабул булды – без бүген ул тарихи мәчетне күрдек. Иң авыр вакытта сакланып калган мәчетнең кадерен белеп, мөмкинлекләрдән дөрес файдаланыр­га кирәк.

Мәчеттә Әлфия Авзалова да җырлаган
Хатирәләргә бирелеп, мәчет турында сөйләргә теләүчеләр арасында Явлаштау авылында туып-үскән Мансур Ярмиев та бар иде. Ул сөйләгән вакыйгаларны күпләр әле белмәгәндер дә. «Минем 55 яшемнең 50се – мәчеттә узды», – дип башлады ул сүзен. 

– Белгәнегезчә, элек мәчеттә клуб һәм китапханә урнашкан иде. Мин беренче класста укыганда шунда җырлаганымны да хәтерлим әле. Ә бит безнең мәчеттә Әлфия Авзалованың да җырлаганы бар. Ул гастроль белән килгән чак. Без, балалар, концертка бушка керү өчен, артистка сөт илтәбез. Ул җырлаганда манарага менеп, аны өстән карый идек. Үзенә дә бу турыда әйт­кәч, «Минем бөтен җирдә җырлаганым бар, манара астында җырлап караганым юк иде әле», – дигән иде шаккатып. Шулай ук якташыбыз Шәүкәт Биктимеров та манара астында «Хуҗа Насретдин»ны уйнаган шәхес. Менә шундый күңелле хатирәләргә бай булган мәчеткә якын яшәгәнгәме, барысы да күз каршында узды. Манарага менеп, азан әйт­кән чаклар да бар иде әле, – дип искә алды Мансур әфәнде. 

Бәйрәмгә килгән кунаклар истәлекле бүләк тапшырганнан соң, чара тәкбир әйтү белән тәмамланды. Аннары кунаклар, авылдашлар өйлә намазын укырга бай тарихлы мәчеткә кузгалдылар. Аларның кайтышын мәдәният йорты янында казанда пешерелгән пылау һәм мул табын көтә иде.

Рәфидә Галимҗанова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading