Шәһри Казан

Марат МУХИН: «Фирдүс Тямаевның йөзен, стилен югалтудан курыктым»

– Марат, син популяр аранжировка ясаучы буларак кына таныш. Укучыларыбызның синең турында да күбрәк беләсе киләдер дип уйлыйм. Беренче әсәреңне ничә яшьтә язган идең?

– Разил Вәлиев шигыренә язылган «Әлифба» дигән беренче әсәремне биш-алты яшьлек чагымда язган идем. Балалар бакчасына йөргәндә үк музыка белән шөгыльләнә башлаганлыктан, аннан башка дөньяны белмим дә мин. Шул чагында ук ишетү сәләтем (слух) көчле иде. Бер утренниктан соң әни тәрбиячедән пианинода уйнавымны сорады. Мин, аның артына утыру белән үк, бәйрәмдә җырлаган барлык җырларны да уйнап бирдем. Шул вакытта тәрбияче апабыз шаккаткан иде. Урта махсус музыкаль мәктәпкә укырга кергәндә, сәләтемне кемгә дә булса күрсәтергә, киңәш сорарга кирәк иде. Шул вакытта әти ягыннан бабам танылган композитор, Татарстанның халык артисты Фасил Әхмәтов аның икетуган абыйсы булуын әйтте. Шулай итеп, баштагы елларда мин аңарда укыдым. Соңрак Рафаэль Белялов, Александр Руденко, Фарадж Караев, Анатолий Луппов кебек остазларда белем алдым. Аларның һәрберсенә дә рәхмәтлемен.

– Ялгышмасам, син бит консерваториядә дә укыган кеше.
– Әйе, укый башлаган идем, тик тәмамларга насыйп булмады. Кайчандыр хәтта академик әсәрләр язу теләге дә бар иде. Зур булмаса да, иҗади авторлык кичәсе оештыру турында да уйланам. Кем белә, бәлки кайчан да булса аңа да «өлгереп» җитәрбез.

– Марат, синең турында «эстраданың төп аранжировка ясаучысы» дип әйтәләр. Узган ел «Болгар радиосы» милли премиясендә «Иң яхшы аранжировщик» номинациясендә дә билгеләп узганнар иде үзеңне. Җырчылар сиңа чиратка хәтта бер ел алдан ук язылып куя, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Нишләптер алар: «Мухин бик яхшы эшли», – дип уйлый. (Көлә.) Ә җитди итеп әйткәндә, җырчылар бик күп, шуңа күрә студиядә дә эш җитәрлек. Монда, тәүлек буе утырсаң да, эш бетми. Ләкин бөтен кеше белән дә эшләргә өлгереп булмый. Берничә ел иҗат итү дәверендә минем белән бергә эшли торган бер төркем җырчылар барлыкка килде. Мәсәлән, Данир Сабировның инде алтынчы сезонын башыннан алып ахырына кадәр бергә эшлибез. Моннан алдагы елны тулысынча Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән идек. Шулай ук даими эшли торган клиентларым арасында Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гүзәлия, Рифат Зарипов, Сөмбел Билалова һәм башкалар бар.

– Күпләр продюсер белән саунд-продюсерны икесен бер кеше дип уйлап ялгыша. Алар арасындагы аермалыклар нидән гыйбарәт?
– Продюсер – музыкаль базарга җырчыны чыгаручы, аның тирәсендәге команданың эшчәнлеген көйләүче. Саунд-продюсер – үз треклары белән җырчының музыкаль имиджын булдыручы кеше. Аның ярдәмендә җырчы халыкка җырлары аша таныла. Ә тамашачы артистны музыка буенча таный. Аранжировкаларга бик күп фантазия һәм түземлек кирәк. Әгәр бүген мине «яхшы аранжировка ясаучы» дип бәялиләр икән, моның артында бик күп вакыт һәм тәҗрибә тора. Көйләр яза башлаган елларда бөтен кеше Салават Фәтхетдиновны тыңлый иде. Аның популярлык серен ачыклар өчен, мин җырчының бөтен альбомнарым алып тыңлый башладым. Үзем өчен билгеле бер моментларны билгеләп алып, аларга игътибар иттем. Берничә ел узгач, әлеге җырларны кабат тыңладым һәм аларны бөтенләй башкача ачтым. Ләкин соңгы елларда эстрадада ниндидер зур үзгәрешләр башланды, һәм минем өчен аңлашылмаган җырлар хит булып китте. Ни өчен нәкъ менә шушы җырларның популярлашуларын аңламый башладым һәм, көй язуны туктатып, фәкать аранжировка белән генә шөгыльләнергә тотындым. Шуннан соң мине композитор буларак түгел, ә яхшы аранжировка эшләүче буларак белә башладылар. Хәзер инде кабаттан үз җырларымны иҗат итәм.

– Тавышы, моңы булмаган җырчыларга да яхшы аранжировка ясаган очракта, шәп җыр «ясап була» дигән фикер белән килешәсеңме?
– Монда хаклык юк түгел, тик бу сүзләр артык күпертелгән. Компьютерда ноталарны бераз плюс, минуска төшереп, урынына куярга, тавышны ачыграк итеп эшләргә була. «Компьютер заманы, барысын да эшләп була», – дип уйлаучылар ялгыша. Материалны 30 процентка гына уңышлырак итәргә мөмкин, тик артыгын түгел.

– Кайсы җырчылар белән эшләү аеруча зур канәгатьлек хисләре бирә?
– Кем белән проблема азрак – шуның белән эшләве рәхәтрәк. (Көлә.) Төрле материал, төрле җырчылар, тавышлар белән эшләргә туры килә. Мин һәрвакыт үз фикеремне әйтергә тырышам, тик кайбер очракта, үзем килешмәсәм дә, алар әйткәнчә эшләргә туры килә. Бәлки чыннан да алар дөрестер? Шуңа күрә төрлечә була. Без бит барыбыз да эмоциональ кешеләр.

Реклама

– Музыкаль стильләрегезнең туры килмәве аркасында, Салават Фәтхетдинов белән эшләүдән дә баш тарткансың икән.
– Узган елның көзендә, ниһаять, аның белән эшләп карадык без. Салават Зәкиевич белән якыннан узган ел гына таныштык. Аңа кадәр аралашканыбыз юк иде. Очраштык та, җырчы: «Миңа бер җыр эшлә әле», – диде. Уйладым да дөресен әйтергә булдым. «Салават абый, рәхәтләнеп эшләр идек, ләкин бер нюанс бар. Минем үз стилем бар бит. Турысын әйткәндә, ул сезгә бик үк туры килми. Кыскасы, мин – сезнең, ә сез минем формат түгел. Бәлки, нәрсәдер килеп чыкмаска мөмкин», – дидем. Шуннан соң ул миңа: «Ярый, мин сиңа ышанам, ләкин сак эш ит», – диде. Бераздан Салават Зәкиевич миңа Фирзәр Мортазинның бер җырын җибәрде. Аны эшләгәч: «Энем, әйбәт булды, рәхмәт», – диде.

– Марат Мухин җырларына нинди үзенчәлек хас соң?
– Җырларда ул бик сизелмидер, чөнки мин үземне бик күп җырлар авторы дип санамыйм. Аранжировкаларга килгәндә, концертта теге яки бу җырның тамашачы тарафыннан ничек кабул ителүенә зур игътибар бирәм, чөнки халыкның реакциясен күрмичә, күңелем тыныч түгел. Дөрес, монда җырны кем язудан башлап аны кем башкаруына кадәр мөһим. Әйткәнемчә, һәр нәрсә дә тәҗрибә белән килә. Мин үзем өчен берничә төп нигез билгеләдем. Аранжировкаларда охшашлык сизелә, ләкин мин аны начар дип санамыйм. Бу – авторның кул тамгасы. Һәр трекны төрлечә язарга тырышабыз.

– Бертөрлелек, кабатланудан курыкмыйсыңмы?
– Куркам, шуңа күрә соңгы вакытларда төрле юнәлешләр буенча эшләргә тырышам. Анда рэп та, клуб стиле дә булырга тиеш. Һәр тамашачы үз башкаручысын таба. Шушы проектларны эшләп тәмамлагач, халыкның аларны ничек кабул итүен күрербез.

– Фирдүс Тямаев белән Ришат Төхвәтуллинның стильләре бөтенләй төрле бит. Аларның икесенә дә ошарлык, җырчыларның музыкаль имиджларына зыян салмаслык итеп эшли дә белергә кирәк бит әле.
– Фирдүс минем белән эшли башлаганда, хит җырлары күп иде инде. Шуңа күрә, чыннан да, аның йөзен, стилен югалтудан курыктым. Берәр нәрсә тәкъдим итсәм, каршы килер, халык та аңламас дигән уйлар да бар иде. Ләкин без эшләгән «Гомер үтә» җыры радиоларда иң еш сорала торган җырга әйләнде. Тямаев – гомумән, уникаль кеше ул! Фирдүс, студиягә килсә, бер урында гына утыра алмый. Аңардагы энергия ташып ага! Бер җырны бетергәнче, башында икенче җыр туа, чөнки ул биш эшне берьюлы эшли ала. Ә Ришат, чыннан да, башка. Мин аңа берничә тапкыр башка формат тәкъдим иткән идем, ләкин ул моңа бөтенләй каршы. Ришат үзен классик җырчы буларак тәкъдим итә, халыкчанлыкны саклауга зур әһәмият бирә. Ул шуның белән хөрмәткә лаек. Гадәттә җырчыларның күбесе килә дә җырларын калдырып кына китә. Ә Ришат – юк. Ул эшләп бетергәнчегә кадәр янда утыра.

– Бүгенге көндә бергә эшлисе килгән җырчың бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, минем бер-ике елга гына булса да Мәскәүгә китеп, рус җырчылары белән эшләп карыйсым килә, чөнки алар техник яктан һәрвакыт бездән алданрак булды. Безнең бит Татарстанда моңа өйрәтә торган уку йорты юк. Әгәр булса, үзем дә, акча түләп, шунда укыр идем. Бүген аранжировканы бик яхшы эшләүчеләрнең барысы да үзлегеннән өйрәнүчеләр. Һәм моңа еллар, тәҗрибә аша килгәннәр. Мин эшли башлаганда, хәтта интернет та алай ук популяр түгел иде. Миннән дә күпләр: «Син ничек эшлисең? Килергә, карарга ярыймы?» – дип сорый. Мин аларга: «Бернинди дә серем юк. Барысы да гап-гади», – дип җаваплыйм. Бервакыт хәтта, Мухинда башкаларда булмаган ниндидер әллә нинди могҗиза тудыра торган аппаратура бар икән, дигән сүзләр дә йөргән әле. Менә монда (Марат башына төртеп күрсәтә. – Авт.) булмаса, бернинди эшкәртү дә ярдәм итми.

– Марат, иҗат кешеләренә «иҗади кризис» дигән күренеш хас бит. Синең дә күңел төшкән чакларың буламы?
– Әлбәттә. Көй язудан туктавым да шуның белән бәйле иде. Дүрт-биш елдан соң кабаттан үз җырларымны иҗат итә башладым. Минем эш, гомумән, кәефемә бик бәйле. Кәефем булмаса, студиягә бөтенләй килмим.

– Әлеге студиядә иң кадерле кунак кем? Бәлки, кызың Сәфинәдер?
– Алай аерып әйтә алмыйм, ә менә Сәфинәнең монда берничә тапкыр булганы бар. Аның да ишетү сәләте яхшы. Мультфильмнардагы җырларны да башыннан алып ахырына кадәр җырлый. Аның белән бер-ике җыр да яздырып карадык, ләкин кызымның җырлыйсы килми. «Мин бит җырчы булуның ничек авыр икәнлеген күрәм. Әни гел юлда йөри», – ди. Әти буласымны белгәч, үземне әлеге рольдә күз алдына китерә алмый, курка идем. Ләкин барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты һәм бик шәп килеп чыга иде. Моның зур бәхет икәнлегенә һәм борчылырга бернинди сәбәп юклыгына төшендем. Бары тик үзең булып кына калырга кирәк. Һәм иң мөһиме – кызым белән безнең арадагы мәхәббәт уртак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: