16+

Матур сөйли һәм... көчли

“Сезне алдакчы һәм әкиятче Дамир белән таныштырасым килә. Хатыны һәм баласы бар, әмма алар турында уйлап та карамый. Үзен бизнесмен дип атый, янәсе, иң кәттә машинада җилдерә. Тик, чынлыкта, ул кибеттә кәрәзле телефоннар сатучы булып эшли һәм хатыны хисабына яши. Аның ялганнарына ышанмагыз...”

Матур сөйли һәм... көчли

“Сезне алдакчы һәм әкиятче Дамир белән таныштырасым килә. Хатыны һәм баласы бар, әмма алар турында уйлап та карамый. Үзен бизнесмен дип атый, янәсе, иң кәттә машинада җилдерә. Тик, чынлыкта, ул кибеттә кәрәзле телефоннар сатучы булып эшли һәм хатыны хисабына яши. Аның ялганнарына ышанмагыз...”

Казанда яшәүче 25 яшьлек Анна социаль челтәрдә шундый эчтәлектәге язма калдырган һәм элекке егетенең фотосын да урнаштырган.

Мондый адымга барырга кызны нәрсә этәргән соң? 

Моннан алты ел элек Анна танышулар сайтында теркәлә. Үзен төс-биткә ямьсез дип санаган тыйнак кыз якын-тирәдә йөрүче егетләр белән аралашудан тайчанган. 

– Дамир белән хат алыша башладык. Үзе турында, өйләнмәгән, балаларым юк, дип язды. Җитди мөнәсәбәтләр турында хыяллануын да әйтте, – ди Анна. – Егет белән аралашуыбыз бер айга сузылды. Матур сүзләр язуы, хөрмәт белән эндәшүе мине җиде кат күкләргә алып менде һәм очрашырга ризалаштым.
Очрашу Казанның Бауман урамында була: Аня белән Дамир өч сәгатьтән артык кичке урам буйлап йөри. Очрашулар дәвамлы булып, ярты елга сузыла.

– Ә беркөнне туган көне икәнен әйтеп, үзенә кунакка чакырды. Башка берәү дә булмаячак, дип ышандырды, – дип сөйләвен дәвам итә кыз. 
Фатирга кергәч, Анна балалар арбасын һәм бала әйберләрен күреп ала.

– Шунда ук: “Болар кемнеке?” – дип сорадым. “Апам кунакка килгән иде, аның баласыныкы”, – диде Дамир, – дип искә ала кыз.

Ә аннары, кыз сүзләренә караганда, Дамир аңа бәйләнә башлаган.

– Моңа кадәр егетләр белән якын аралашмаганга югалып калдым. Карышырга тырыштым. Ә ул: “Нигә куркасың, барыбер өйләнешәчәкбез бит”, – диде. Көч белән үзенекен итте. Ул төнне түккән күз яшьләремне белсәгез. Ышанычымны тулысынча яулап алгач, менә шундый адымга барды ул, – ди Анна шул төнне искә алып.

Дамир йокыга киткәч, Анна селкенергә дә курка. Иртән генә чыгып китә ала.

– Суырылып калдым. Тәнем күгәреп беткән иде, әмма әти-әниемә бу хакта әйтергә оялдым. Белә торып, ни өчен бер ялгызың ул ир белән калдың дип мине дә гаепләрләр иде, – дип елый кыз.

Беренче мәлләрдә Анна көчләнүе турында полициягә гариза бирергә тели, тик аны Дамирның хатыны Зилә туктатып кала («җитди мөнәсәбәтләр турында хыялланган» егетнең өйләнгән һәм баласы барлыгы ачыклана).

– Дамир үзе барысын да хатынына сөйләгән, исемемне атаган. Зилә иренең социаль челтәрдәге дуслары аша табып, миңа хат язды, – ди Анна. – Ул вакытта коридордагы балалар коляскасының сигез айлык кызларыныкы булуын, ул көнне, Зиләнең кызы белән хастаханәдә дәваланганын белдем. Ул миннән: «Гариза бирә күрмә: балабыз авыру, аны дәвалауга акча җыябыз. Дамирдан башка бу авырлыкларны күтәрә алмыйм. Аннан аерылсам, яшәргә урыным булмаячак. Авыл кызы мин», – дип язган иде. Хәтта аның белән очраштык та. Елый үзе, балалары турында сөйләде. Бала эпилепсиядән интегә, ди. Кыйммәтле операция таләп ителә, шуңа фондлар аша акча җыялар икән. Дамир булышамы соң, дип сорасам да, Зилә күзләрен аска иде: «Аның фатирында яшибез, көндәлек кирәк-яракка бирә инде», – диде. 

Шул көннән соң Анна телефон номерын алыштыра, Дамир белән очрашудан качып йөри. Ә ир исә кызны эзәрлекләвен дәвам итә. Берничә тапкыр хәтта Аннаны өе янында сагалап та тора. 

– Аны күргән саен кача идем. Шул көчләүдән соң, җирәндем аннан. Ирләргә булган барлык хөрмәтем бетте, – ди Анна. Дамирның хатыны Зилә белән исә аралашуын дәвам итә. Әти-әнисенә дә аны якын дусты итеп таныштыра. Ә Дамир бераз вакыттан фатирын хатынына, баласына калдырып, яңа байбичә янына яшәргә китә. 

– Дамирның хатыны шуннан соң тагын да бетеренде. Җилбәзәк, хыянәтче икәнен белсә дә, яраткан күрәсең ул Дамирны. Югыйсә, башка хатыннар белән чуалуын, танышу сайтларында утыруын белеп тә, аның белән яшәвен дәвам итүне ничек аңлатырга соң? – ди Анна аптырап. 

Берничә ел үтә, Анна янә Дамирның анкетасын танышулар сайтында күреп ала. «Бу янә ауга чыккан», – дип уйлап куя ул. Шул чагында ул үч алырга була һәм аның турында барлык социаль челтәрләрдә дә язма урнаштыра. 

– Гадәттә, ул танышу өчен 26 яшькә кадәрге кызларны эзли.Танышкач та, әкиятләр сөйләп, ышандыра, колакларыгызга токмач элә. Матур сөйли белә. Аның кармагына эләгә күрмәгез. Авыру баласын ташлап качкан, оятсыз ир ул. Җитмәсә, хәзер хатынына бер тиен акча белән дә ярдәм итми, – дип язган кыз. 

Зилә исә тормыш сынаулары алдында баш имичә, авырлыкларга бирешмичә, ни генә булса да яшәргә көч таба. Анна ярдәме белән интернет аша үз белгечлеге буенча югары хезмәт хакы түләнә торган эш тә тапкан. Бәхетсезлек буенча танышкан дусты Анна да аның янында, һәрчак булышып тора.

Алинә Гыйләҗева.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading