16+

Мәчеләр язны көтә

Тып-тып тамган тамчы тавыш­ларын ишетеп, күктә елмайган кояшны күреп, кешеләр «Быел яз иртә килә бугай», – диләр.

Тып-тып тамган тамчы тавыш­ларын ишетеп, күктә елмайган кояшны күреп, кешеләр «Быел яз иртә килә бугай», – диләр.

Хәер, быел декабрь-февраль аралыгында нинди фасылда яшәдек соң без? Көздән үк язга күчтек бугай бит.

«ВКонтакте»да берәү, ап-ак бәскә төренгән авыл урамнарын фотога төшереп: «Без кышны күргән соңгы буын булырбыз микәнни?..» – дип, борчылуын да белдергән иде.

Әгәр чынлап та шулай кышсыз-карсыз гына яши башласак, вәт мәчеләргә җәннәт булачак! Алар бит язны иң беренче сизүче, сагынып көтеп алучы җан ияләре. Туннары җылы булса да, кышны бик яратмыйлар. Яккан мич кырыенда йә батарея өсләрендә, язны төшләрендә күреп, мырлый-җыр­лый йоклыйлар. Хуҗаның авырт­кан-сызлаган җирен дә тиз тоялар. Менеп массаж да ясыйлар хәтта. Йөнтәс койрыклы дустың булса, сиңа доктор да кирәкми.

Тагын бер гаҗәп сыйфатлары бар: песи-мәчеләрнең календарьлары да, сәгатьләре дә юк, ә яз килгәнен беләләр. Хуҗаның аягына сарылып, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, урамга чыгарга сорыйлар. Үзәк өзгеч бу мәхәббәт авазын тыныч кына тыңлап булмый шул, ишекне ачасың да, кыш буе гаилә әгъзасына әйләнгән йөнтәсеңне язмыш кочагына чыгарып җибәрәсең. Аннары инде син аны тиз генә ­көтмә. Яз һәм ирек исе сизгән җан иясе еш кына бөтенләй кайтыр юлны онытса да гаҗәпмени? Шуңадыр инде яз кояшы карый башлау белән, урамда хуҗасыз мәчеләр күбәя. Ләкин ­аларның хуҗалы буласылары бик килми дә бугай. Ирек тәме хуҗа биргән ит-сөттән ләззәтлерәк.
 
Аннары илдә чыпчык кына түгел, мәче дә ачтан үлми. Игелекле илдә. Төркиягә баргач, андагы мәчеләрнең күплегенә исем киткән иде. Кибет янында да, юллар буенда да мәче ризык­лары һәм су салынган савытлар. Ә безнең мияубикәләр төрекләрнекеннән кай җирләре белән ким? Аларга да шундый ук мөнәсәбәт кирәк. Һәм алар аңа лаек та. Язны чакырып китергәннәре, март мәчеләре булган өчен генә дә без аларны яратырга тиеш.

PS. Котларга онытмагыз: 1 март – Россиядә мәчеләр көне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading