16+

Меңьеллык мәйданына алтын Кубок карарга кил!

Казанга кичә Футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы китерелде. Алты килограмм чиста алтыннан коелган әлеге трофей Дөнья чемпионаты-2018 җиңүчесенә эләгәчәк.

Меңьеллык мәйданына алтын Кубок карарга кил!

Казанга кичә Футбол буенча дөнья чемпионаты кубогы китерелде. Алты килограмм чиста алтыннан коелган әлеге трофей Дөнья чемпионаты-2018 җиңүчесенә эләгәчәк.

Кубокны каршылау тантанасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов, чемпионатның теләктәш-партнеры булган Coca-Cola вәкиле Михаэль Вине, шулай ук Россиянең атказанган җырчысы Зара катнашты.

– Футбол буенча дөнья чемпионаты – илебез өчен күптән көтелгән тарихи вакыйга, – диде премьер-министр Алексей Песошин үзенең сәламләү чыгышында. – Дөнья чемпионаты кубогы, 50 илдә булганнан соң, тәүге мәртәбә Татарстан башкаласына килде. Татарстанлылар һәм республика кунаклары өч көн дәвамында футбол дөньясының төп футбол ядкарен күрә алачак. Футбол тарихының бер өлеше булырга мөмкинлек тудырганнары өчен ФИФА оештыручыларына, Coca-Cola компаниясенә, «Россия-2018» оештыру комитетына зур рәхмәт!
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Казанның Дөнья чемпионатын үткәрергә әзерлектә булуын әйтте.
18 һәм 19 май көннәрендә Казанның Меңьеллык мәйданында Кубок махсус чатырга урнаштырыла. Аны һәркем карый һәм фоторәсемгә төшерә ала. Биредә тамашачыларны күңелле мәдәни программа да көтә.

Кубокны «Тасма» стадионына юнифайд-матчка да алып киләчәкләр. Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Россиядә төрле һөнәр ияләре катнашында юнифайд, ягъни тупланма спорт чаралары бара. «Тасма» стадионында олимпиадалар атлетлары, җирле футбол йолдызлары, Татарстан хөкүмәте һәм Казан мэриясе җитәкчеләре, шулай ук Coca-Cola компаниясенең Россиядәге вәкилләре составындагы командалар футбол уйный.
Трофей «Дом Роналда Макдоналда» гаилә хәйрия кунакханәсенә дә «кунакка» килеп китә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X