Адәм баласы бөтен нәрсәгә дә күнегә. Тора-бара мин дә артык игътибар бирми башладым. Шулай да әлеге хәлнең сәбәбен белергә теләү басылмады. Ишек ачучы да булмады. Шуннан бу фатирда кем яшәгәнен белешергә тотындым. Ә бәлки анда кеше яшәмидер. Җеннәр оялагандыр, шуңа күрә төннән таңга кадәр пәри туе үткәрәләрдер. Алай булып чыкмады. Эзли торгач, мин монда кем яшәгәнен ачыкладым, аның улы да бар икән. Улының телефон номеры да бар икән. Кыскасы, музыкаль бәладән котылуга юл ачылган кебек булды.
Улы белән очрашкач, барысын да аңлатып бирдем. Ә ул һушы китеп тыңлап торды да тел шартлатып куйды:
– Яп-яланаяк! – диде аннан соң. – Мин бит заманча магнитофон сатып алган идем. Таймер белән эшли ул. Бераз булыштырдым да иртәгә кереп алырмын әле дип, шул килеш калдырып киттем. Аннан соң онытыла төшкән инде.
Мин нәрсәдер аңлаган кебек булдым. Музыка уйната торган бик яхшы аппарат сатып алган да әтисенә калдырып киткән бу. Таймерны төп-төгәл сәгать уникегә куйган. Төнге уникегә...
– Ләкин әти-әниең...
– Әни юк инде хәзер. Ә әти... Колагы ишетми аның. Берни дә ишетми.
Менә барысы да урынына утырган кебек булды. Колагы ишетмәгәч, теге магнитофонның акырганын да, минем ишек какканны да ишетмәгән инде. Беркемне дә гаепләп булмый. Берни дип тә әйтеп булмый. Хәер...
Комментарийлар