16+

Ә мин Барселонага киттем, сөеклем!..

Илфат белән Сәлимә моннан берничә дистә ел элек, университетта укыган чакта очрашып таныштылар. Эх, ул сагынып сөйләргә генә калган студент еллары!..

Ә мин Барселонага киттем, сөеклем!..

Илфат белән Сәлимә моннан берничә дистә ел элек, университетта укыган чакта очрашып таныштылар. Эх, ул сагынып сөйләргә генә калган студент еллары!..

Сәлимә ифрат та нечкә күңелле, чибәр, гади авыл кызы, ә Илфат үзенең мөлаем төс-кыяфәте белән барлык кызларның да йөрәген яндыручы, ыспай, кыю, хәтта бераз тәкәббер дә булган шәһәр егете иде. Дулкынланып торган коңгырт чәчләренең, шомырттай чем-кара күзләренең сихри матурлыгына хәйран калып, ягымлы, серле карашына сокланып, аңа бер күрүдән үлеп гашыйк булган иде Сәлимә. Егет тә кызны ошатты һәм алар югары уку йортында белем алган чорда дустанә мөгамәләдә аралашып, очрашып-күрешеп йөрделәр. Шулчак ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынды, бер-берсенең холык-фигыльләрен үзара сынау чорын да уңышлы үткән төсле иде алар югыйсә. Тик менә мәхәббәт дәрьясында изрәп йөзгән, чиксез бәхет, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катында гизгән чагында сөйгәненең нәкъ шул тәкәбберлек сыйфатына игътибар биреп җиткермәгән икән шул Сәлимә.

Шаулап-гөрләп студент еллары узып китә. Егет белән кыз, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, кулларына укытучы дипломы ала. Үтенечләренә колак салып, аларның икесенә дә эшкә бер авыл мәктәбенә юллама бирәләр. Алда – кояшлы, чәчәкле, ямьле җәй. Хезмәт юлын башлап җибәргәнче, чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә корырга карар итә алар. Илфат та, Сәлимә дә гаиләләрендә беренче бала булгангамы, әти-әниләре туйга зурдан кубып әзерләнә. Туй мәҗлесенә чакырылган кунакларның да, бүләкләрнең дә иге-чиге булмый. Арадан бер бай абзыйлары, яшьләрне кайгыртып, ләззәтле ширбәт аен аулакта гына үткәрсеннәр дип, иң яхшы ял йортларының берсенә кыйммәтле юллама да бүләк итә.

Шулай итеп, туй да уза. Ял йортында гаҗәеп күңелле генә ял да итеп кайта Илфат белән Сәлимә. Ике яктагы әти-әниләрне дә тигез күреп, хуҗалык эшләрендә булышып, алар янында бераз кунак булуга, җәй дә азагына якынлаша. Август ахырында яшьләр тәгаенләнгән авыл мәктәбенә эшкә килә. Бер белмәгән чит авылга, моңарчы таныш булмаган ят мохиткә килеп эләксәләр дә, мондагы халыкка бик тиз ияләшеп китәләр. Икесе дә сынатмаска, бик җиңелдән булмаган укытучы хезмәтен җиренә җиткереп башкарырга тырыша: Илфат балаларга физика-математика фәненнән белем бирсә, Сәлимәсе рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Үзләренең искиткеч тырышлыгы, уңганлыгы, кешелекле булулары белән алар бергә эшләгән коллективта гына түгел, авыл халкы арасында да зур абруй яулыйлар. Бу бәхетле яшь парга күпләр сокланып карый, ә кайберәүләр хәтта көнләшә дә.

Эш-мәшәкатьләргә бирелеп, сизелмичә уку елы да узып китә, җәйге каникуллар башлана. Кавышканнан бирле яшәлгән бер ел гомерләре әкияттәге кебек матур үтә аларның. Озакламый, яшь гаилә тормышына тагын да ямь өстәп, беренче балалары – кызлары дөньяга килә. Тик менә шуннан соң Сәлимә өчен гомере буена сузылган «тәмуг тормышы» башлана да инде.

Илфатны, өзелеп сөйгән гомер юлдашын, нарасыеның яраткан әтисен гүя алыштырып куялар: ул эштән соңлап, ә кайчагында салмыш килеш төн урталарында гына кайта башлый, ап-ак күлмәгендә кершән-иннек таплары сизелә, ә үзеннән затлы хушбуй исе килә. Хатыны канәгатьсезлек белдерсә, өйдә җәнҗал куба, хәләл җефетенең күңел төбендә яшеренеп яткан тәкәбберлек, мин-минлек сыйфатлары өскә калкып чыга. Шул вакыт Сәлимә үзенең гомерлеккә ялгышуын аңлый, үкенеп, ачынып, үксеп елый, ләкин бик соң була инде. Кайнар күз яшьләрен түккәннән соң, бераз тынычлана төшеп, үткәннәрне барларга керешә, моңсу хатирәләр дәрьясына чумып, йокысыз төннәрен үткәрә. Еш кына Илфат белән тәүге тапкыр очрашып танышуларын исенә төшерә. Әйе, бүгенгедәй хәтерендә, ул кичне бер төркем егетләр һәм кызлар яшьләр кафесына күңел ачарга җыелган иде. Якын ахирәте Вәсилә, Сәлимә белән таныштыру өчен, үзенең авылдаш егетен, ул чактагы авыл хуҗалыгы университеты студенты Ниязны да бирегә чакырган. Тик Сәлимә генә төс-кыяфәткә әллә кем күренмәгән, ә эчке дөньясы гаҗәеп матур булган, пакь күңелле Ниязны үз итмичә, тышкы чибәрлегенә алданып, кинофильмнардагы актерларны хәтерләткән Илфатны сайлый. Ә бит ул чакта Нияз Сәлимәгә чын-чынлап гашыйк була, ахирәтенең сүзләренә караганда, аны гомере буена оныта алмыйча, йөрәк түрендә йөртә. «Бәлки миңа шул басынкы, тыйнак егетнең рәнҗеше төшкәндер», – дип уйлый да ул, сулкылдап, күз яшьләренә коенып янә елый башлый.

Шулай мең газаплар, сыкранулар, йөрәк әрнүләре белән көннәр, айлар, еллар үтә. Сәлимә хәләл җефете Илфатка булган мәхәббәте хакына барысына да түзә, ятларга сер бирмәскә, чүпне өйдән чыгармаска тырышып яши. Тора-бара алар да тәҗрибәле укытучылар рәтенә керә, ә аннары хезмәт баскычы буенча тагын да югарырак үрлиләр: тормыш иптәше мәктәп директоры була, ә үзен укыту эше буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Икесенә дә җаваплы вазифалар йөкләнсә дә, Илфаты гына һич тә үзгәрергә теләми, холык-фигыле һаман элеккечә кала. Хатынын санламыйча, аңа хыянәт итеп, өстеннән көлеп, сөяркәләре белән чуалуын дәвам итә.

Кызлары бераз үсә төшкәч, Сәлимә янә авырга кала һәм баһадирдай, сау-сәламәт малай алып кайта. Улы тугач, әти кеше бик шатлана, әлбәттә, зур горурлык тойгысы кичерә, хәләл җефетен бүләкләр белән күмеп ташлый. Ләкин ире биргән кыйммәтле алка, йөзек, муенсаларның йөрәген тагын бер кат өтеп алачагын ул әлегә белми шул.

Сабыен карау, тәрбияләү буенча декрет ялы да тәмамлана һәм Сәлимә, көч-куәт җыеп, яңадан эшкә чыгарга әзерләнә. Озын ялдан соң, мәктәпне, укучыларын сагынып беренче көн эшкә барганда, ничек тә матуррак күренәсе килә: зәвык белән киенә, хәләл җефете бүләк иткән бизәнгечләрне дә тагып ала. Ә мәктәптә тормыш иптәшенең сөяркәсе аны күргәч, канәгатьсезлек белдереп:
– И-и-и, Илфат Әнвәрович икебезгә дә бер үк төсле әйберләр ала икән ләбаса, – дип, йөзенә туп-туры бәреп әйтә.

Юк, ул көнне һич кенә дә оныта алмый Сәлимә. Шул мәлне җир ярылса, төшеп кенә югалыр иде дә бит. Моңарчы барлык мыскыллау, мәсхәрәләүләргә түзгән кебек, әлегесен дә зур кыенлык белән йотып җибәрә. Ходайдан сабырлык сорый, тик бу юлы инде Илфаты хакына түгел, газиз балалары хакына түзә.

Гомер уза, кул күтәрмәсә дә, мин-минлеген алга сөреп, пычрак теле белән җәберләүче, хыянәтче иренә тугры хатын, йортында уңган хуҗабикә, сабыйларына кайгыртучан, назлы әни булып яши бирә Сәлимә. Көннәрдән бер көнне аларга яшьлек дусты Вәсилә кунакка килә. Өйдә икәүдән-икәү генә калгач, ул, серле елмаеп, болайрак сүз башлый:

– Кара әле, ахирәткәем, мин бит бер айдан кояшлы Испаниягә, Барселона каласына юлланам. Барып урнашу белән, һәммәсен җайга салгач, сине дә үземнең яныма чакыртып алырмын, – ди.

Ә Сәлимә кырт кисә:

– Юк инде, кирәкми! Газиз балаларымны, иремне ташлап, беркая да чыгып китмим мин, – дип җаваплый.

– Эх, җан дускаем минем! Җәбер-золымнарга түзеп гомер кичергәнеңне белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә? Күзләреңдә сары сагыш, ә йөзеңнең нуры качкан, тик яшьлектәге үтә нечкә күңелең генә бераз каткан һәм ныгыган бит синең. Мин чын күңелдән кызганам үзеңне һәм шуңа да ярдәм кулы сузарга телим. Нияз һаман да синең хакта сораштыра әле, менә бүген дә сәламен җиткерергә кушты. Аның да тормышы барып чыкмады: яратмыйча гына өйләнеп гаилә корды, бәби сөю бәхетенә ирешә алмады, бар гомерен эшкә багышлады. Хәзер инде ул «текә» кеше, алдынгы, зур хуҗалык рәисе булып эшли, – дип сүзен йомгаклый Вәсилә.

Шуның белән ике хатын арасында сөйләшү тәмамлана, тик хушлашканда, ахирәте, Сәлимәнең күзләренә туп-туры карап:

– Киләчәктә дә элемтәне өзмичә, аралашып яшик, ә уеңнан кире кайтсаң, хәбәр бирерсең, дуслыгыбыз хакына мин синең өчен бу дөньяда барысын да эшләргә әзер, – дип әйтә.

Киләчәк тормышларында тәкәбберлеге холыксызлануга әйләнә барган иренең җәберләү-мыскыллауларына тәмам түземлеге бетеп, боларның һәммәсеннән дә Испаниягә китеп котылу теләге берничә тапкыр уянса да, ниятеннән кире кайта, балалары турында уйлап, үз-үзен җиңә Сәлимә. Ходай Тәгалә, авылдашлары һәм яраткан укучылары да ташламый абруйлы мөгаллимәне: Илфатның сөяркәләреннән башка, барысы да үз итә аны, газап-михнәтләргә түзеп яшәгәнлеген аңлыйлар... Күз ачып йомган арада дигәндәй, балалары да үсеп буй җитә, икесе дә югары уку йортын уңышлы тәмамлый. Озакламый, кызлары Илмираны сорап, йортларына яучы килә. Бөтен шартын китереп, матур итеп туй үткәреп, зур тормыш юлына озаталар аны. Тагын берничә ел үтүгә, уллары Илшат та сөйгән яры белән чәчләрен-чәчкә бәйләү теләген белдерә. Гаилә янә күңелле мәшәкатьләргә чума: бу туйга да, кеше алдында ким-хур булмас өчен һәм улларының күңеленә дә хуш килсен дип, зурдан кубып әзерләнәләр. Берничә ай алдан билгеләнгән туй көне бик тиз килеп җитә. Мәҗлес әүвәл кыз ягында гөрли, ә аннары бар мөселман йолаларын үтәп, яшь киленне төп йортка төшерәләр. Җәйге бөркү, озын көн кичкә авыша, челләдә җиләс булсын дип, ишегалдына әзерләнгән мул табын артында туй кызганнан-кыза бара. Яңа гаилә учагын кабызган соклангыч парга атап иң изге, саф теләкләрне юллыйлар, бүләкләр тапшыралар, бәллүр бокаллар чыңлый, тирә-юньгә дәртле җыр-моң агыла. Шулчак кинәт, уйламаган-көтмәгән җирдән, туй мәҗлесе барган йортның капка төбенә, үз артыннан тузан өермәсе туздырып, такси килеп туктый. Мәҗлескә җыелган бар халык аптырашта кала: «Бик соңлап кына такси белән тагын нинди кунаклар килде икән», – дип тә кызыксына кайберәүләр. Халык һушын җыеп өлгергәнче, йорттан кулына зур гына юл сумкасы тоткан Сәлимә килеп чыга һәм, кунакларга горур караш ташлап, сүз башлый:

– Мин гомерем буена хыянәтче иремнең кимсетү-җәберләүләренә сабыр итеп яшәдем һәм моңа бары тик балаларыбыз хакына түздем. Аллага шөкер, аларның икесе дә башлы-күзле булды һәм зур тормыш юлына аяк бастылар. Шулай булгач, мин үземә йөкләтелгән Ана бурычын тулысынча үтәдем дип исәплим, иртәгәдән үзем дә яңа тормыш башлап җибәрәм. Гаепләп калмагыз, барыгыз да исән-сау булыгыз, – дип, капкага таба юнәлә.

Кинәт борылып, күз карашы белән, җыелган кунаклар арасыннан Илфатын эзләп таба да, аның каушап калган, куркынган йөзенә, күзләренә туп-туры карап:

– Ярый, хуш, мин Барселонага киттем, сөеклем! – дип әйтә дә, такси машинасына утырып, күздән югала.

Рәфил Саматов, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сэлимэне бик дорес эшлэгэн дип саныйм. Кайчан да сон тугел минемчэ!

    Мөһим

    loading
    2
    X