16+

Зөлфия МАКСУТОВА: «Тәнкыйтьлиләр икән, эндәшми калырга ярамый»

«Мин беркемнең дә өметләренә туры килергә тиеш түгел!» Яки тәнкыйтькә кагылышлы 10 фикер

Зөлфия МАКСУТОВА: «Тәнкыйтьлиләр икән, эндәшми калырга ярамый»

«Мин беркемнең дә өметләренә туры килергә тиеш түгел!» Яки тәнкыйтькә кагылышлы 10 фикер

Тәнкыйть – кәнфит түгел. Аны ишетү беркемнең дә йөрәгенә сары май булып ятмый. Шулай да «акыллы тәнкыйть» белән гаеп эзләүне ничек аерырга? Тәнкыйтьләүчеләр белән ничек көрәшергә? Гомумән, аны кабул итү мөмкинме? Әлеге сорауларга җавапны без психолог, коуч Зөлфия МАКСУТОВА белән бергәләп эзләдек.

1. Тәнкыйть безгә балачактан ук таныш, чөнки әти-әниләр балаларын шулай тәрбияләп үстерә. Мәсәлән, алар безгә: «Ботка ашасаң, яхшы булырсың. Ашамасаң, начар булырсың», – ди. Әти-әниләр өчен шулай уңайлы һәм кулай. Шуңа күрә безнең аңыбызга кечкенәдән үк «без яхшы булырга тиеш» дигән программа кереп кала. Тәнкыйтьтән курку да инстинкт рәвешендә, геннардан килә. Әгәр таш гасырда кешене кабилә кире какса, ул ялгызлыкка дучар була. Хәзер безне моннан интернет коткара, ләкин инстинкт буенча «ялгыз калам» дигән хис барыбер саклана.

2. Теләсә нинди тәнкыйть авыр кабул ителә. Ул күңелдә яра калдыра. Аңа алдан әзерләнеп тә булмый, чөнки ул һич көтмәгәндә килә! Тәнкыйтькә ияләшеп булмый! Бөтен кешегә дә ошар өчен мин акча түгел, диләр. Әгәр сез бөтен кешегә дә ошарга тырышасыз икән, бу – үз-үзеңне түбән бәяләү билгесе. Бөтен кешегә дә ошау мөмкин түгел! Безгә еш кына: «Конструктив тәнкыйтьне кабул итегез», – дип ишетергә туры килә. Ә мин конструктив тәнкыйть юк дип саныйм. Ярар, мин алар әйткән күлмәкне киям, ди. Ләкин бер күлмәк бөтен кешегә дә ошый алмый. Кеше синнән нәрсәдер көтә икән, ул аның өмете, әмма син ул уйлаганча булырга тиеш дигән сүз түгел. Мин кәгазьгә өч фикер язып, аны 30 көн дәвамында кабатларга киңәш итәм. 1. Мин беркемнең дә өметләренә туры килергә тиеш түгел! 2. Мин үз-үземнең өметләргә туры килергә тиеш түгел! 3. Башкалар минем өметләргә туры килергә тиеш түгел!

3. Тәнкыйтьне ничек кабул итәсен һәр кеше үзе хәл итә. Кайбер кешеләр тәнкыйтьне аеруча да авыр кабул итә, кемдер, киресенчә, уйлап та бирми, кемдер үпкә саклый, кемдер дорфа итеп җавап кайтара, кемдер, үзен гаепле сизеп, аклана башлый. Бу – кешенең темпераментына бәйле. Әгәр кеше тәнкыйтьне адекват дип саный икән, аны кабул итәргә дә мөмкин. Әгәр килешми икән, җавап бирергә тулы хокукы бар. Тәнкыйть утына тотылган кешенең башында ике төрле уй булырга мөмкин. 1. «Әйе, тәнкыйтьне кабул итәм. Мин, чыннан да, булдыра алмыйм, мин түбәнрәк» 2. «Әйе, син үз фикереңне әйтә аласың, әмма минем аңа колак салмаска да тулы хокукым бар.» Әгәр кеше үз-үзенә ышанган икән, ул тәнкыйтьне җиңел уздырып җибәрә. Киресенчә булган очракта, бик зур игътибар биреп, төшенкелеккә дә бирелергә мөмкин.

4. Моннан тыш, тәнкыйтьне кабул итү-итмәү аны кем әйтүгә дә бәйле. Әйләнә-тирәдәге кешеләрне «боҗра» формасында урнаштырсак, беренче түгәрәктә якыннарыгыз, ягъни сезнең өчен авторитет кешеләр була. Әгәр тәнкыйть аның авызыннан әйтелсә, киңәшләренә колак салыгыз. Икенче түгәрәк – шулай ук якыннарыгыз булырга мөмкин. Бөтен мәсьәләләрдә киңәшләшмәсәгез дә, кайвакыт фикерләренә колак саласыз. Өченче түгәрәк – күршеләр, кибеттә очраша торган кешеләр һәм башкалар. Аларның фикерләре сезнең өчен әһәмияткә ия түгел. Ләкин шунысы мөһим: һәр кеше әлеге түгәрәккә кемнәрне кертәсен үзе хәл итә. Тәнкыйтьләүчеләр һәм тәнкыйтьчеләр һәрвакыт булачак. Бары тик безгә аларны тыныч кабул итәргә генә өйрәнергә кирәк.

5. Иң яхшысы: тәнкыйтькә шунда ук җавап кайтару. Әгәр, мәсәлән, җитәкче кеше хезмәткәрнең шәхси сыйфатларына кагылган икән, икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә кирәк. Кеше үпкәләрен, сабыр итеп, эченә җыйса, бу соңыннан нерв һәм физик авыруларга китерергә мөмкин. Артык борчылырга кирәкми. Әгәр сез тәнкыйть белән риза түгелсез икән, курыкмыйча, аны җитәкчегезгә әйтегез. Тыйнак кешеләр була. Мин үзем, мәсәлән, югалып калырга мөмкинмен. Ә тиз арада ачык, төгәл итеп җавап бирүчеләргә сокланам. Югалып калган очракта да, үпкә саклап йөрмәгез. Бераз вакыт узгач, сезне тәнкыйтьләгән кеше янына барып аңлашырга кирәк, чөнки әгәр тәнкыйтьләүчене вакытында туктата алмасагыз, алар сезнең башыгызга менеп утырырга мөмкин. Безнең халык киңәш бирергә, тәнкыйтьләргә аеруча да ярата, ләкин әгәр һәрвакыт үзеңне тәнкыйтьләргә юл куясың икән, ул гел шулай дәвам итәчәк.

6. Тәнкыйтьчеләрдән читтәрәк йөрегез. Тагын да яхшырагы: сезне һәрдаим тәнкыйтьләп торучы танышларыгыз, «дусларыгыз», хезмәттәшләрегездән читтәрәк булырга тырышыгыз, чөнки алар кешенең үз-үзен бәяләвенә начар тәэсир итә. Янәшәгездә тәнкыйтьчеләр никадәрле күбрәк булса, үзегезне шуның кадәрле начаррак хис итәрсез. Алар үзләрен сездән өстен куя. Адекват дус сезне ярата һәм ничек бар, шулай кабул итә. Мәсәлән, бер дустыгыз: «Нишләптер син бу чалбарда таза күренәсең», – дияргә мөмкин. Икенчесе: «Кичә кигән чалбарың синдә бик әйбәт утыра иде. Әйдә, син шунысын ки әле», – дип әйтә. Киңәш бирергә теләсәгез, кешенең көчле ягын күрсәтегез, ә киресенчә түгел.

7. Кешене тәнкыйтьләүдән тәм табучыларны «энергетик вампир» диләр. Өлкәннәр гел тәнкыйтьли. Ни өчен? Чөнки аларның сексуаль энергиясе җитми. Аны тулыландыру өчен, алар бөтен кешене тәнкыйтьли, бар кеше белән ачуланыша. Бу кешеләргә үзләренең тормыш энергиясе җитми. Бу өлкәннәргә түгел, яшьләргә дә кагыла. Энергия булмаганда, безнең бөтен кешене «чеметеп» аласы килә. Әгәр тормыш иптәшегез шундый кеше икән, бик кызганыч. Ә дусларыгыз арасында мондый кешеләр булса, алар белән мөнәсәбәтләрне өзәргә тырышыгыз. Түзәргә ярамый.

8. Үз-үзләреннән канәгать булмаучыларга яшәве бик авыр. Алар үз-үзләрен бик түбән бәяли. Мондый кешеләргә тренингларга килеп, үз өстендә эшләргә киңәш итәм. Андый әти-әниләрдән үз-үзенә ышанмаучан балалар туа. Нәтиҗәдә, тулы бер буын барлыкка килә. Бу безнең татарлар өчен аеруча хас сыйфатлар.

9. Тәнкыйть ул һәрвакыт хакимият өчен көрәш. Тәнкыйтьләүче кеше «син минем хакимлек астында», «мин синнән өстенрәк, яхшырак», «мин күбрәк беләм» дип әйтергә тели һәм үзенә яраклаштырмакчы була. Ни өчен шулай? Тормышындагы күп мәсьәләләрне үз көче белән хәл итәргә сәләтле кеше башкаларны тәнкыйтьләми. Үз-үзенә ышанычы булган кеше башкаларга да ничек тели, шулай булырга мөмкинлек бирә.

10. Кешеләр җырчыларны тәнкыйть утына тотып, алардан өстен буласылары килүләрен күрсәтә. Чынлыкта, тәнкыйтьләүче кеше артистлар хисабына үз шәхесен расларга тырыша. Безнең илдә киңәш бирергә аеруча яраталар. Кеше, киңәш биргәндә, үзен иң акыллысы дип саный. Танылган кешеләрнең тәнкыйтьне кискен кабул итүләре дә – нормаль күренеш. Чөнки беркемнең дә беркемне дә сорамыйча тәнкыйтьләргә хакы юк. Шуны истән чыгармаска кирәк: әгәр үзең киңәш сорамыйсың икән, беркем дә сине тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Тәнкыйтьлиләр икән, эндәшми калырга ярамый. Алар күпмедер дәрәҗәдә моңа әзер дә, ләкин кайбер кешегә бармак бирсәң, тешли башларга мөмкин. Ошамый икән, язма гына син. Тәнкыйтьләүчеләр сезне барыбер яратмаячаклар. Аннан соң, сорамаган килеш киңәш бирү дә – «карма»ны бозу.

Зәмирә Рәҗәпова, танылган алып баручы, сценарист, режиссер:
– Тәнкыйть белән гаепләү арасында аерма бар. Бездә кеше гаепләүне, яла-нахакны тәнкыйть белән бутый. Теге яки бу мәсьәләдә тәҗрибәсе, белеме булган кеше генә тәнкыйтьли ала. Мәсәлән, коктейльләргә карата үз фикерен берәр галим, табиб яки аларның составын тикшергән бер кеше әйтсә, мин аны кабул итәм. Ләкин кемдер аша гына ишетеп белгән кеше теленә, башына ни килде, шуны яза икән, бу тәнкыйть түгел, ә нахак сүз тага, тырнак астыннан кер эзли. Мин аны ничек итеп кабул итим? Конферансье булып эшләгәндә дә, тәҗрибәле, олы шәхесләр, яныма килеп: «Зәмирә, син менә монда интонацияне дөрес куймыйсың, менә монда дөрес укымыйсың», – дип әйтә икән, мин аларны кабул итәм, чөнки ансыз булмый. Дөрес тәнкыйть кешене тонуста тотарга, аңа үсәргә ярдәм итә. Ә шәхси тормышка кагылышлы әшәке сүзләрне бөтенләй кабул итә алмыйм. Аларның күпчелеге ялган бит. Ни өчен шулай яза алар миңа? Бу кешенең бәхетсезлегеннәнме? Әшәкелегеннәнме? Аңламыйм. Мин андыйларга шунда ук кискен җавап бирәм, әлбәттә. Сүз эндәшмәсәм, җилкәмә үк менеп утырулары бар бит.

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:
– Тәнкыйть булырга тиеш, әлбәттә. Ул кайвакыт хәтта алга таба үсәргә булыша да әле, ләкин тәнкыйтьнең дә төрлесе була. Мин үзем «сәламәт тәнкыйть» ягында.

Илсөя Бәдретдинова, популяр җырчы:
– Әгәр дә кеше акыллы, төпле фикер әйтә икән, кабул итәм, әлбәттә, ләкин бу эштә берни дә аңламаган, фотосыз, «ябык» аккаунтлардан теләсә нәрсә язып ята торган кешеләрнең сүзләрен колагыма да элмим. Андыйларга дорфа итеп җавап та биргәнем юк. Алар болай да Ходай тарафыннан рәнҗетелгән бит. Минем, мәсәлән, кешеләрне мактап та, хурлап та язарга вакытым юк. Минем үземнең матур гына шәхси тормышым, эшем, гаиләм бар. Тәнкыйтьләүчеләр нәрсә генә язса да, әйтсә дә – миңа барыбер. Шуңа күрә вакытын кызганмыйча мине хурлап утырганнары өчен рәхмәт. Тормышта да шулай ук. Күземә карап: «Илсөя, бу урында дөрес эшләмәдең», – диләр икән, бу хакта уйланам. Якыннар, дуслар арасында да тәнкыйтьләүчеләр бар. Ләкин алар минем энергиягә кагылмый, чөнки ул миндә суырып кына бетә торган түгел.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading