16+

Минекеләр сыер керфегенә охшап калды, яки керфек үстерү күзсез калдыра

Хатын-кызлар арасында киң таралган ясалма керфек үстерү күз өчен зыянлы дип ачыклаган табиблар. Бу хакта Бөекбритания газетасы хәбәр итә. Чит ил офтальмология клиникасы табиблары аңлатуынча, керфек үстерү модага кергәннән бирле, күз инфекциясе авырулары арткан.

Күз кабагы зарарлану очраклары да шактый. Бу блефарит авыруына да сәбәпче икән. Әлеге авыру вакытында күз кабаклары, керфек асты шешә, бу инфекцияне дәвалау шактый авыр. Керфек коелу да еш күзәтелә. Ә керфексез кешедә күз авырулары килеп чыгу ихтималы тагын да арта. Чөнки керфекләр кешене тузаннан, җилдән саклый.

Эльмира Гарипова, Апас:
– Авылда бер кыз ясалма керфек ясау белән шөгыльләнә башлагач, аңа модель буларак барган идем. Беренче тәҗрибәсен миндә уздырды. Фотода күрсәткәнчә, керфекләр бик табигый булырга тиешләр иде. Әмма, минекеләр сыер керфегенә охшап калды. Иптәш кызны ачуландырырга теләмичә, кайткач, аларны үзем йолкый башладым. Нык авыртты, кайбер керфекләрем, хәтта төбе белән йолкынып чыкты. Үзем елыйм. Хәзер менә керфекләрем бөтенләй юк диярлек. Яңасы үссен өчен дүрт ай вакыт кирәк, диделәр.

Лилия Хафизова, Казан:
– Туйга керфек ясаттым. Ләкин керфек ябыштыра торган җилемгә аллергия булды. Күземнән бер туктамый яшь акты. Шуның аркасында офтальмологка барып, күзне дәваларга туры килде. Кыйммәтле тамчылар тамызганнан соң гына, рәткә килдем. Берничә атнадан ул керфекләр ямьсезләнде – кайсы коелды, кайсы ябышып калды. Кыскасы, үз керфегеңә җитми икән инде.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading