16+

Мәктәптән «котылгач», кая барырга?

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре дә җитте. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яңа олы тормыш юлына аяк басачак. Мәктәптән «котылгач», кая барырга? Бик күп сораулар туа, ә аларны чишәргә кирәк. Бала кешегә мөстәкыйльлек җитми, ата-анага карап тора, алардан җавап көтә. Зур шәһәрләрдә 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 70 проценты 10нчы сыйныфта укуын дәвам итә, диләр белгечләр, чөнки бала үзенең киләчәген күзаллый алмый. 

Мәктәптән «котылгач», кая барырга?

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре дә җитте. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яңа олы тормыш юлына аяк басачак. Мәктәптән «котылгач», кая барырга? Бик күп сораулар туа, ә аларны чишәргә кирәк. Бала кешегә мөстәкыйльлек җитми, ата-анага карап тора, алардан җавап көтә. Зур шәһәрләрдә 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 70 проценты 10нчы сыйныфта укуын дәвам итә, диләр белгечләр, чөнки бала үзенең киләчәген күзаллый алмый. 

Мәктәпне тәмамлаучы укучылар БДИдан курка, аны бернигә дә кирәкми торган нәрсә дип саный. Үзенә тиешле көллиятне сайлый алмый, чөнки үзенең кем буласын күз алдына китерми. Бу хәлгә ата-аналар үзенең бик зур «өлешен» кертә: без шулай уйладык, диләр алар. Ә күптән түгел генә мәктәптә укыган бала, ничектер, ни булса булыр дигәндәй, флегматик фикер, хәрәкәтләр белән йөри бирә. Дөньяга күзен ачып карыйсы килми, буйсынучан һәм битараф. Чынлыкта исә бу балада үзенең киләчәге турында уйлары бар, алар шулкадәр тирәндә ята, аның турында уйлавы да куркыныч, мөстәкыйльлек юк, ата-анасыннан мәсьәләнең чишелүен көтә. 

Бу мөһим мәсьәләнең төп бәласе шунда: укучыны мәктәптә мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтмәгәннәр. Ул фикер туплый белми, аны укытучы әйткәнчә буйсынырга, истә калдырырга һәм кабатларга гына өйрәткәннәр. Укучының фикере белән берәү дә кызыксынмаган, һәм менә шундый нәтиҗә! Ирекле мәгълүмат алу, үз фикереңне әйтә белү юк, гади аңлату урынына мәҗбүр итү булгач, укучы үзенең мәктәпкә нинди максат белән йөрүен дә белми. Контроль, мөстәкыйль эш булса – башкалардан күчерү мөмкинлеге бар, мөстәкыйльлек нәрсәгә, гомере буена шулай дәвам итәчәк, дип фикер йөртә укучы. 

Кызганычка, югары уку йортларында да зачет-имтиханнарда күчерәләр, укытучыларын алдыйлар (мәгълүматлар буенча, андыйлар – 63 процент). Ил буенча 2/3 өлешкә якын, болар нинди «белгечләр» була соң? Алар ил сәнәгатенең нинди тармагын алга этәрер икән?! Икътисад – чоңгылда, сазлыкта, дибез, ә чын белгечләр әзерләп чыгару турында төптән уйлаучы җаваплы кешеләр юк. Бик кызганыч... 

Ата-аналар фикеренчә, бала әле үсеп җитмәгән, акыл кермәгән, тора-бара ялкаулыгы да бетәр, әлегә кая булса да укырга керсен, диләр. 
Ә проблема шунда ки: бала бер урында тик тормый, үсә бит! «Киләчәктә ул кем булыр?» дигән сорауга җавап шул: бәхетсез бер кеше булачак... 

Нияз Бишбалта, Казан.

Фото: proforientator.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X