16+

Ни өчен Казанның үз торты булмаска тиеш?

Казанның рәсми бизәге (айдентика) Роспатентта теркәлү алды. Айдентиканың авторлары – Мәскәүнең Британия сәнгать институты студентлары.

Ни өчен Казанның үз торты булмаска тиеш?

Казанның рәсми бизәге (айдентика) Роспатентта теркәлү алды. Айдентиканың авторлары – Мәскәүнең Британия сәнгать институты студентлары.

Айдентика тугра түгел, фәкать рәсем генә. Казанның инде Зилант – Канатлы елан туграсы бар. 

– Башкалабызга туристлар елына 3 миллионнан да күбрәк санда килә башлады. Җылы хатирәләр озаграк саклансын өчен, Казанның бизәген эшләттек. Айдентика һәм кыңгырау чәчәге киемнәргә, савыт-сабага, сувенирларга төшереләчәк. Кыңгырау чәчәген бизәк сыйфатында куллану борынгыдан килә. Сувенирлар җитештерүчеләр рөхсәт алып, Казан айдентикасын үз товарларына төшерә ала, – диде «Казанның туристлыкны үстерү буенча комитеты» учреждениесе директоры Дарья Санникова.

Айдентика белән йорт диварларын, җәмәгать транспорты тукталышларын да бизәү ниятләнелә. Татар милләте күбрәк яшел, зәңгәр һәм ак төсләрне ярата. Тәкъдим ителгән айдентикалы һәм кыңгырау чәчәкле киемнәрдә, сувенирларда кызыл төс хакимлек итә. Хәер, ак футболкаларга зәңгәр төстә айдентика төшерелгән. Дарья Санникова белән Казан шәһәренең баш рәссамы Жанна Белицкая айдентикалы яшел һәм зәңгәр төсләрдәге киемнәр белән сувенирлар булачагына ышандырдылар. 

«Казан» («Казань») торты да күрсәтелде. 

– «Мәскәү», «Киев», «Прага» тортлары бар. Ни өчен Казанның үз торты булмаска тиеш әле? Татарстан Республикасы поварлары гильдиясе «Казан» торты рецептын кабаттан торгызды, кондитерлар тортка заманча кулинария яңалыкларын өстәде, – дип таныштырды шеф-повар Николай Белисов.
«Казан» тортының бәясе – 1 мең сум, авырлыгы – 1 килограмм 800 грамм. «Казан» тортының арзанрак бәяләрдә кечкенә «казанчыклар»ы да сатуга чыгарылачак. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X