16+

Олимпия уеннарында ил данын яклаучы милләттәшләребез кемнәр алар?

Олимпиада флагы астында чыгыш ясаучылар арасында милләттәшләребезнең булуы куанычлы. Шөкер, аларны допинг җәнҗаллары читләтеп үтте.

Олимпиада флагы астында чыгыш ясаучылар арасында милләттәшләребезнең булуы куанычлы. Шөкер, аларны допинг җәнҗаллары читләтеп үтте.

Татар спортчылары Олимпия уеннарында фигуралы шуу, хоккей, фристал, могул, бобслей, скелетон буенча көчләрен сынап караячак. Игътибар үзәгендә, әлбәттә, 2018 елның гыйнвар нәтиҗәләре белән Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) рейтингында бишенче урынны алып торучы Алинә Заһитова булачагы алдан ук билгеле иде. Тамырлары белән Актаныш районыннан булган 16 яшьлек Алинә, 12 февральдә тәмамланган команда ярышында уңышлы чыгыш ясап, җыелма командага көмеш медаль алырга ярдәм итте. Бу командада шулай ук Казан кызы Евгения Тарасова да югары нәтиҗәгә иреште.

Быелгы уеннарда хоккейның ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командаларында дүрт милләттәшебез чыгыш ясаячак – берсендә Казан егете Динар Хафизуллин булса (Санкт-Петербургның СКА командасы уенчысы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, Россия чемпионы), икенчесендә берьюлы өч татар кызы ил данын якларга җыена: Лиана Ганиева (Актаныш районында туган, Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» клубы өчен уйный), Фәнүзә Кадыйрова, Кукмара районының Сәрдекбаш авылыннан. Ул шулай ук Ухта шәһәрендәге «Арктик-Университет» клубында көчен сыный һәм Диана Канаева (Подольск шәһәреннән, Санкт-Петербургның «Динамо» клубында уйный).
Пермь өлкәсенең Чусовой шәһәреннән булган Дөнья чемпионы Регина Рәхимова фристайл, могул буенча ярышларда катнашачак. Ул шулай ук Россия чемпионы (2012, 2014) титулына да ия, парлы могулда Европа кубогының бронза призеры. Фристайлда Россия хатын-кызлар командасының лидеры.

Казанда туган Руслан Сәмитов бобслей буенча ярышларда көчен сынаячак. Бобслейга кадәр җиңел атлетика белән шөгыльләнгән Казан егете – халыкара класслы спорт остасы, Россия чемпионы. 2016 елда бобслейда Европа кубогында катнашып алтын, көмеш һәм бронза медальләренә ия була.

Уфада туган Эрнест Яхин чаңгы буенча ике төрле ярышларда катнаша, бу төрдә ул – Россиядән бердәнбер катнашучы. Россиянең спорт остасы, командалы спринтта 2013 елда Россия чемпионы исеменә лаек булган.

Олимпия уеннары әле башланып кына китте, дәртле көрәшләр бик күп булачак. Бүген Россия җыелма командасы медаль зачеты буенча унберенче урында бара. Әмма белгечләр, беренче өчлектә күрәчәкбез, диләр, без дә шундый өметтә калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading