16+

Өй түрендә биш чиләк, нәрсәгә соң ул кирәк?

Казанда 2019 елда чүпләрне төрләренә аерып җыя башлыйлар

Өй түрендә биш чиләк, нәрсәгә соң ул кирәк?

Казанда 2019 елда чүпләрне төрләренә аерып җыя башлыйлар

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллиннарның фатирындагы аш-су бүлмәсендә берничә чиләк тезелешеп тора ди. Коллекционермы икән әллә ул?

– Без яшәгән районда әле көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып туплау тәртибе гамәлгә кертелмәде. Ләкин инде без гаиләбез белән шушы эшкә өйрәнә һәм әзерләнә башладык: чүпләрне аерабыз. Пластик шешәләрне чүп мәйданчыгындагы кәрҗингә салабыз, ә батареяларны сәүдә үзәкләрендәге яки мэриядәге экобокска ташлыйм, – дип журналистларга «сер»ен чиште Искәндәр Гыйниятуллин.

Барыбызга да яңалык белән таныша торсак ярый, чөнки 2019 елның гыйнварыннан Казанда көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибе кертелә. Авиатөзелеш районында исә бу эш инде быелның август аеннан ук башланды. Күп фатирлы йортлар янындагы 109 мәйданчыкка 428 контейнер куелды. Мэриянең матбугат хезмәте 14 сентябрьдә «чүп экспедициясе» оештырды. Журналистлар төркеменә Авиатөзелеш районының 54нче мәктәбе укучылары да кушылды.
– Бу безнең тугызынчылар – «экоотряд» әгъзалары. Экология тәрбиясе һәр сыйныфта үткәрелә, ә 9нчы сыйныф инде махсус агитбригада ролен башкара. Хәзер инде түбәнрәк сыйныфларга чүпләрне төрләренә аерып җыюның әһәмияте турында сөйлибез, – ди «экоотряд» командиры, укытучы Светлана Миндукова.

Журналистларның да, укучыларның да мәгълүматы нык артты, чөнки Искәндәр Гыйниятуллин чүп турында бәйнә-бәйнә аңлатты.

Сары контейнер

Сары төстәге яки сары шакмак ясалган контейнер – икенчел эшкәртүгә яраклы булган коры һәм чиста калдыклар өчен. Болар: газета, дәфтәр, язу кәгазе, картон, пыяла шешә, пластик савытлар, канистра, чиләк, металл савытлар.

Соры контейнер

Соры төстәге яки соры шакмак ясалган контейнер– икенчел эшкәртүгә яраксыз юеш калдыклар өчен. Болар: ашамлык калдыклары, журналлар, реклама буклетлары, кием-салым, юеш чүпрәк.
Чүп туплау мәйданчыгындагы контейнерларның барысы да бер үк төстә булырга мөмкин. Мондый очракларда контейнерлардагы татар һәм рус телләрендә язылган исемлеккә игътибар итегез, шул күрсәтмәне үтәгез.

– Васильченко урамындагы станциядә көн саен 500 тонна чүп төрләргә аерыла. Пластик әйберләр – Яшел Үзән шәһәренә, кәгазь-картон – Мари Эл республикасына, ә пыяла шешәләр Минеральные воды шәһәренә җибәрелә. Казанда агач калдыкларын һәм йорттан чыгарып ташланылган иске агач җиһазларны эшкәртү заводы төзелсен иде, мондый завод бик кирәк, – дип фикерләре белән уртаклашты «УК ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эксплуатация буенча директоры Евгений Туз.

Көнкүреш калдыкларының 30-40 проценты, эшкәртелгән нәүбәттә, табыш китерә, ягъни чыгымнарны каплый башлый. Хәзергә табыш юк. Икенчел чималны эшкәртә торган заводлар Татарстаннан ерак. Пыяла шешәләрне, мәсәлән, Кавказга кадәр ташырга кирәк. Казанда машиналар төрләренә аерымланган чүпләрне Васильченко урамындагы станциягә аерым-аерым китерә, бу – ягулык чыгымнары дигән сүз. Искәндәр Гыйниятуллин ишегалларындагы кәрҗиннәргә пластик шешәләрне йомарлап салырга киңәш итте, чөнки алар күп урынны ала. Боргычын бушатып, шешәне кысып йомарлыйсың да боргычны кабат ныгытып борып куясың.

– Киләчәкне, табигатьне, кешеләр сәламәтлеген уйлап эш итәбез икән, без вакытлы чыгымнардан куркып, көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыюдан баш тартырга тиеш түгел, – диде Искәндәр Гыйниятуллин. – Казанда тагын ун елдан полигон 900 гектарга җитәр иде. Кабан күлләренең гомум өслеге 195 гектар, күз алдына китерегез, күпме мәйданда чүп.
Авиатөзелеш районында август аена кадәр көнкүреш калдыкларын кабат эшкәртүгә аерып алу мөмкинлеге 7-8 процентны тәшкил иткән булган. Чүпләрне төрләренә аерып җыю тәртибе кертелгәч, бу күрсәткеч 15 процентка җиткән.

– Әлбәттә инде, бер көндә генә фантастика була алмый. Әнә Япониядә чәй пакетын да өч өлешкә аерып җыялар. Кәгазен – кәгазьгә, чәен – чәйгә, тимерчыбык каптырмасын – тимергә. Германиядә пластик шешәләрне төсен-төскә аерып җыялар. Без әле мондый ук таләпләр куймыйбыз, беренче чиратта ияләшергә, күнегергә кирәк. Яшьләрне һәм балаларны тәрбияләү зарур, алар – безнең киләчәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Европада көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибе – 1980 елларда, АКШта һәм Япониядә 20 ел элек кертелгән. Нидерланды дәүләтендә чүпләрнең 80 проценты эшкәртелә, калган 20 проценты җылылык алу өчен ягулык сыйфатында кулланыла. Швейцариядә чүпләрнең 50-80 проценты кабаттан эшкәртелә. Швейцариядә чүпне төрләренә аермыйча чыгарып ташласаң, 10 мең франк штраф. Барсагыз, исегездә тотыгыз: 1 франк – безнең акчада 71 сум. Сингапурда да сак булыгыз, анда чүпне кәрҗиннән читкә ташласаң, 1 мең Сингапур доллары штраф түлисең. Сингапурның 1 доллары курсы безнең акчада – 50 сум.

Саннар һәм фактлар

Казанда полигоннарга көн саен 1600 тонна көнкүреш калдыклары чыгарыла, ә бер елга 500 мең тонна чүп җыела;
Дүрт кешеле гаилә ел саен 2 тонна чүп ташлый;
Җиргә ташланган бер батарея 20 квадрат метр туфракны зарарлый;
Узган ел 1200 тонна полиэтилен шешә-савыт эшкәртелгән;
Башкалада 2,8 мең тонна макулатура тапшырылган. Бу 47 мең агачны яки Казандагы 15 парктагы агачларны кисүдән саклап калуга тиң;
Казанда узган ел җыелган шешәләр 52 километр юл өслегенә түшәп чыгарга җитәрлек;
Казанда узган ел 5 мең тонна көнкүреш калдыгы эшкәртелгән.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X