16+

Өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан декреттагы әниләргә Президент ярдәм итәргә җыена

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган. Бу хакта Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган. Бу хакта Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

– Эшмәкәрлек буенча совет үзмәшгульлек буенча тикшерүләр башлап җибәрде. Без төрле өлкәләрдә – торт пешерүдән башлап авыр йөк ташу һәм интернет-фрилансларга кадәр – мөстәкыйль эш башлап җибәрүче эшмәкәрләр белән 10-15 очрашу планлаштырдык, – ди ул.

Үзләре эш башлап җибәрүчеләр нинди проблемалар белән очраша һәм аларны нинди юллар белән чишеп була. Тимур Ногманов әйтүенчә, советның төп бурычы әнә шундый.

Әлеге тикшерүгә ул үз продукцияләрен интернет яки офлайнда сатучы сәүдә өлкәсендә эшләүчеләрне катнашырга чакыра. Мәсәлән, алар үз эшләрендә нинди авырлыклар белән очрашуын һәм эшчәнлеген җәелдерү буенча планнары белән уртаклаша алачак, ди Тимур Ногманов.

Исегезгә төшерәбез, апрель ахырында Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышында «Бәхетле» кибетләр челтәренең генераль директоры Мөслимә Латыйпова өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан декреттагы әниләргә каршы фикерен белдергән иде. Аның фикеренчә, өй шартларында әзерләнгән ризыклар кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин.

Ул чагында Рөстәм Миңнеханов Мөслимә Латыйпованы тыңлаганнан соң, үзмәшгульлек кешенең үзенә һәм җәмгыятькә файда китерергә тиеш дип әйтте.

– Ләкин бу стихияле булырга тиеш түгел. Моның белән намуссыз кешеләр файдалана башлый. Әниләргә шартлар тудырырга тиешбез. Без уйларбыз, – дигән иде.
Һәм менә, советның бу тема белән ныклап кызыксына башлавы да шушы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе дип аңларга кирәк.

– Әлеге тема бик күп матбугат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә зур шау-шу куптарды. Аналитик үзәк үткәргән тикшерү нәтиҗәләре, һәр бишенче россияле «үзенә» эшләвен күрсәтте, – дигән Тимур Ногманов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading