16+

«Пешсәң, мөмкинлек булса, салкын сулы мичкәгә чумарга кирәк»

4 меңнән артык хезмәткәр, 27 корпус, 1280 кешегә исәпләнгән койка-урын, тәүлеге­нә 100гә якын операция, заманча технологияләр, пациентка карата яхшы мөгамәлә, тәҗрибәле табиблар... Бу – Республика клиник хастаханәсе. Алар атнасына – 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли. Хастаханә тормышын «ШК» журналистлары да күреп кайтты.

«Пешсәң, мөмкинлек булса, салкын сулы мичкәгә чумарга кирәк»

4 меңнән артык хезмәткәр, 27 корпус, 1280 кешегә исәпләнгән койка-урын, тәүлеге­нә 100гә якын операция, заманча технологияләр, пациентка карата яхшы мөгамәлә, тәҗрибәле табиблар... Бу – Республика клиник хастаханәсе. Алар атнасына – 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли. Хастаханә тормышын «ШК» журналистлары да күреп кайтты.

Уеннар вакытында аритмологлар кизү тора

Республика клиник хастаханә­сенә көненә 300-350ләп пациент мөрәҗәгать итә. Төрле районнардан, шәһәрләрдән дә медицина ярдәме сорап киләләр бирегә. Кеше иң элек кабул итү бүлегенә эләгә. Монда, катлау­лыгына карап, кешене төрле белгечләргә юллыйлар.
Билгеле булганча, футболчыларга, тренерларга, җанатарларга, килгән кунак­ларга Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе белән Республика клиник хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтә. Алар очраклы гына сайлап алынмаган, оештыручылар өчен нәкъ менә хастаханәнең заманча шартларга җавап бирүе, анда пешүләрне сыйфатлы дәвалау бүлеге булуы мөһим. Республика клиник хастаханәсендәге кайбер җиһазлар Татарстанда да бер генә. Әйтик, йөрәк ритмында үзгәрешләр булганда, авыруларны дәвалый торган электрофизиология лаборатория­се, Республика клиник хастаханәсеннән тыш, Чаллыда гына бар. Заманча җайланмалар бер хәл, алар белән идарә итә белергә дә кирәк. Шуңа да табибларның тәҗрибәсе, чит телләрне камил белүе, пациентлар белән уңай мөнәсәбәт урнаштыра алуы зур әһәмияткә ия.

Чемпионат башланганнан бирле, Республика клиник хас­таханәсенә матчлар карарга килгән 15 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. «Күптән түгел Кытайдан килгән бер җанатарны дәваларга туры килде», – ди хастаханәнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин. Чит ил кунагы кулын сындырган булган.
Без килгән көнне дә хастаханәгә Иран җанатарын китерделәр. Егетнең эче авырта булып чыкты. Тиз арада чит тел белгән табиблар егеткә беренче медицина ярдәме күрсәтте, аны тикшерергә тотынды.
– Спортчылар арасында мөрәҗәгать итүчеләр юк, без мондый чаралар узган илләрне өйрәндек. Баксаң, спортчылар арасында йөрәкнең кинәт туктау очраклары еш була икән. Шуңа да уеннар вакытында махсус белгечләр – аритмологлар кизү тора, – диде Марсель Миңнуллин.

Учакны ягулык белән кабызмагыз

Пешүләрне дәвалау бүлеге хастаханәдә 1982 елдан бирле эшли. 40 урынга исәп­ләнгән бу бүлек Идел буендагы медицина үзәкләре арасында иң үзенчәлеклесе булып санала. Анда бар уңайлыклар да тудырылган: анализ тапшырудан алып, томографиягә төшерүгә кадәр бер урында башкарыла. Операция­ләр ясаганда, бары чистартылган һава гына кулланыла. Караватлар да салкын өрдереп торган заманча система белән җиһазландырылган. Былтыр бу бүлектә 788 пациент дәваланган. Россия буенча караганда, пешкән кеше уртача 24 көндә терелсә, Татарстанда 17 көн дигәндә тернәкләнә. Безнең республикада кеше күбесенчә төзелештә, производствода имгәнә икән. 2008 елда дары заводындагы зур шартлауны табиблар әле хәзер дә хәтерли.

Авыр хәлдәге пациентларга яр­дәм күрсәтү өчен хастаханәдә барлык шартлар да тудырылган. Гитлер заманында ук кулланылган, хәзер күпкә камилләшкән «пневмопочталар» эшли. Ул анализларны электрон рәвештә биш-җиде минут эчендә лабораториягә тапшыру мөмкинлеге бирә. Операциядән соң авыруларны яткызып тору өчен махсус SАТ- 1 караватлары да уникаль. 2011 елда ук аларны берсен 2 миллионнан артык сумга алган булганнар. Бу караватлар пациентка авыртуны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә. Анда кеше үзен диңгездә яткан кебек хис итә. Тән астындагы һәрберсе силикон белән эшкәртелгән мәрмәр ком бөртекләре авыруның хәлен җиңеләйтә. Мондый караватлар бүлектә дүртәү.

Пешүләрне дәвалау бүлегендә апрель-май, август-сентябрь айларында авырулар аеруча күп. Яз көне шашлык­лар чоры булса, көз көне күпләр кышка кайнатмалар әзерләгәндә пешә икән. Пешүләрне дәвалау бүлеге җитәкчесе Радик Новиков әйтүенчә, күпләр учак тергезә торган махсус ягулыктан (розжиг) зыян күрә. Хәтта ялкын кинәт кабынып, пешеп үлүчеләр дә бар. Әнә хастаханәдә дәваланучы 16 яшьлек бер кыз мунча якканда шул ягулыкны кулланып, гомере белән чак хушлашмаган. Иң яхшысы – учакны чыра, шырпы ярдәмендә үзең тергезү, ди табиб.
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, утны саксыз файдаланучылар да бар. Бер егет Кабан күле буенда учак ягып, утка егылган, тәненең 68 проценты пешеп, хастаханәгә китерелгән булган.

Кайнатмалар сезонында исә күпләр, япканда банка шартлап, кайнар су агып пешә. Радик Новиков хуҗабикәләргә банканы, ябар алдыннан, пластмасса табакка утыртырга киңәш итә.

Пешкәндә беренче ярдәм

Табиб Радик Новиковтан киңәшләр

Пешкәнсез икән, халык медицинасында кулланыла торган майлар, бәрәңгеләр уып, вакытыгызны уздырмагыз. Иң яхшысы: мөмкинлек булса, салкын сулы мичкәгә чумарга кирәк. Ул булмаса, салкын су чылатылган простыня белән урансаң файдалы. Тән җылынуга, тукыманы кабат су белән чылатып, пешкән урынны суытырга кирәк. Бик каты пешкәндә, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading