16+

Психолог Зөлфия Максутова: «Акчадан курку геннардан күчә»

Ничек күбрәк акча эшләргә өйрәнергә?

Психолог Зөлфия Максутова: «Акчадан курку геннардан күчә»

Ничек күбрәк акча эшләргә өйрәнергә?

Бәхет акчада түгел дияргә яратсак та, ансыз яшәү мөмкин түгел. Кайсыбыз мул тормышта яшәргә теләми ди. Психолог, коуч Зөлфия МАКСУТОВА безгә акчага мөнәсәбәтне көйләү һәм аны арттыру серләре хакында сөйләде.

– Зөлфия, акча бөтен кешегә дә тигез керми, тик кемдер, аз гына булса да, күп итеп тота белә, ә кемнеңдер, күп булса да, су урынына агып чыгып китеп кенә тора. Бу нидән шулай?
– Кешенең акча чыгып китә торган «финанс тишекләре» бар. Аның су шикелле генә агып чыгып китүенең сәбәбе дә шуннан. Әлеге тишекләрне «ямарга» кирәк, чөнки акча бит безгә керә, әмма кайбер сәбәпләр аркасында, бик тиз генә тотылып та бетә. Чынлыкта безнең акча – ул безнең хезмәт хакыбыз түгел. Бу – чәчтараш, ашамлык кибете сатучысына, теш табибына баргач түләнгән акча, ул – аларның акчасы. Безнең акча исә барлык түләүләрдән соң кулда кала торганы.

– Хезмәт хакы артып торса да, гадәттә, икенче айга тиененә кадәр тотылып бетәргә мөмкин.
– Беренчедән, бу безнең эчке күрсәтмә белән бәйле. Ул совет заманыннан калган. Бездә «акча юк», «карак, дорфа һәм оятсыз кешеләрдә генә акча була» дигән уй яши.
Икенчедән, «Бездән булмый инде, без нәселебез белән шундый инде, безгә җирдә генә казынырга» , «бәхет акчада түгел», «бәхет байларга гына елмая» кебек сүзләр дә безнең канга сеңгән. Совет заманында акчалы булу оят нәрсә шикелле кабул ителгән. Күршеңнән артык акча эшләү оят буларак кабул ителә, ничек инде син аннан артыграк алырга тиеш?! Безнең үзаң акча керүнең барлык юлларын каплый – начар буласы килми бит! Әкиятләрдә, киноларда да хәерче – яхшы, ә бай – явыз. Үзаңыбыз үзеннән-үзе шундый күрсәтмәне сеңдереп куя: акчасыз, әмма әйбәт булырга!

– Кермәгән акчаны үзаңга гына аударып калдыру дөресме икән соң?
– Хәтта күпмедер күләмдә акча керсә дә, без аннан баш тартабыз. Ничек, дисезме? Мәсәлән, сез бик матур котлаулар язасыз, ди. Берәр танышыгыз сезгә котлауга заказ бирә дә, рәхмәт йөзеннән, акча суза. Ә сез аны алмыйсыз! Ничек инде таныштан акча алып утырырга?! Һәр хезмәт бәяләнергә, аңа акча түләнергә тиеш. Акчадан баш тартуның тагын бер бик зур сәбәбе бар. Революция шаукымы кагылмаган нәселләр бармак белән генә санарлык калгандыр, мөгаен. Элек бай дип саналганнарның, кулак дип, малларын талаганнар, үзләрен сөргенгә сөргәннәр, атканнар. Шул нәсел дәвамчыларында акчадан курку күзәнәкләренә, ДНКга, канына сеңгән була. Без хәтерләмәскә мөмкинбез, ә менә безгә әби-бабайлардан күчкән кан һәм күзәнәкләр хәтере моны онытмаячак. Акча сүзеннән курку геннардан күчә һәм үтерү, талау кебек куркыныч нәрсәләр буларак күзаллана.

– Мондый очраклар белән сезгә очрашырга туры килдеме?
– Әле күптән түгел бер тренингка килгән клиентымның әби-бабалары Петербургта яшәүче дворяннар булганнар. Аларның икесен дә атканнар. Кызлары башта Мәскәүгә, аннан Казанга качкан. Ул крестьян гаиләсеннән булган егеткә кияүгә чыккан. Аларның кызлары туган, бүгенге көндә ул кыз – урта яшьтәге ханым, фирма тота, бухгалтер хезмәте күрсәтә. Аның акчадан куркуы шулкадәр көчле: ул инде үз хезмәте өчен ун елдан артык бәясен арттырмый. Бурычка сорасалар да, акчаны кире алып тормаска мөмкин, ә үзе мохтаҗ ук булмаса да, хәерче тормышта яши. Кулак яки урта хәлле крестьян нәселеннән булганнарның тагын бер үзенчәлеге – хезмәт хакын алуга тотып бетерәселәре килә. Чөнки аларның канында кулда акча тоту куркыныч дигән күрсәтмә ята. Кулак булмаган гади кешеләрнең дә ул чорда хәлләре шәптән булмаган, соңгы бер уч икмәген дә, сыерларын да талап алып китә торган булганнар. Малдан курку, акча барыбер миндә тормый, тартып алачаклар, дигән уй кеше организмын вирус шикелле җимерә.
90нчы елларда дефолт нәтиҗәсендә бик күп кенә кешеләрнең акчалары банкларда янды. Безнең үзаң үзеннән-үзе баш миенә шуны сеңдерә: ә нигә күбрәк эшләп, күбрәк алырга соң? Аны барыбер тартып алачаклар бит!

– Ә финанс хәле бөтенләй мөшкел кешеләр дә зур суммадагы кредитлар алырга курыкмый бит. Монысын ничек аңларга?
– Бу шулай ук кешенең эчендәге программага бәйле. Ул алырга түгел, һәрвакыт бирергә күнеккән. Бу шул ук элеккеге кулак нәселеннән булганнарга да хас. Ә кредит алырга кешене күбрәк төрле рекламалар җәлеп итә. Алар кешене бүген, хәзер яшәп калырга өнди. Зур суммадагы кредитларга батып, бәхетле булып булмый шул. Мәсәлән, шундый очрак: бер кыз кредитка ак чәшке тун, соңгы модель айфон алып җибәрде, ә өендә шып-шыр һәм кайчак, кредитларын түләгәннән соң, ашарына акчасы калмый. Мондый күренешләр адым саен очрап тора һәм ул кешенең үзенә бәясе түбән булудан туа.

Кредит – куркыныч әйбер. Финанс хәлен зур савыт итеп күз алдына китерсәк, кредит ул – шул савыттагы энергияне суыручы зур тишек. Монда сүз кулланучы кредиты турында бара, ә ипотека – башка мәсьәлә. Әйбер бик кирәк булганда, аны процентсыз кичектереп түләү белән алырга тырышырга кирәк.

– «Бурычлы үлмәс» дигән гыйбарә бар, бу да юктан гына чыккан сүзләр түгелдер...
– Шуны әйтәсем килә: кемнәндер бурыч алып, аны кире кайтармагансыз икән – акча сездә тормаячак. Бу – тормыш кануны: кешенеке синеке була алмый. Исламда кеше үлсә, аны соңгы юлга озатканда: «Кешеләргә бурычы юк идеме?» – дип юкка гына сорамыйлар. Бердән, бурычы калган кеше җәннәткә керми, икенчедән, психология, энергетика ягыннан караганда, аның нәсел дәвамчыларының йә һәрчак акчалары булмый, гомере бурычта үтә, яки аларның эчендә мин кемгәдер тиеш дигән күрсәтмә яши. Алда әйтеп үтелгән гыйбарәне шулай аңларга мөмкин: кеше үлсә дә, аның бурычы «үлмәячәк», ә буыннан буынга күчеп, төрле кыенлыклар тудырачак.

– Хезмәт хакын вакытында түләмәүче җитәкчеләр хакында ни дияр идегез?
– Эш бирүчеләргә дә хезмәт хакын вакытында түләп барсалар яхшырак, чөнки кеше акчасы белән баеп булмый. Ул акча бөтенләй уйламаган җирдән – «финанс тишегеннән» шуып кына чыгып китәчәк яки ул банкротлыкка китерәчәк.

– Җиңел мал кергәндә нәрсә эшләргә?
– Бушка килгән – «халява» әйберләргә ис китү безгә совет заманыннан канга сеңгән. Колхозныкын урлый, күршесенекен дә эләктерә, эштән нидер чәлдерә яки ял итәргә барган җирдән сөлге булса да алып кайта... Безнең «финанс савыты» бар, мәсәлән, ул 30 мең, ди (айлык керемегез). Сорамый гына читләр әйберенә кул сузарга күнеккән кеше каяндыр нәрсәне дә булса чәлдереп мантымакчы була. Әмма аның нәкъ шул «халява» суммасы күләмендә акчасы уйламаган җирдән чыгып китәргә мөмкин.

– Кайчак уйламаган җирдән кергән акча юк кына әйберләргә чыгып китә, бу нәрсәгә бәйле?
– Мәсәлән, бу айда хезмәт хакына өстәп, премия бирделәр, ди. Сез инде шул акчага яки аңа өстәп, үзегез теләгән күлмәкне алырга җыенган идегез дә, тик тешегез кителеп төшеп, теге сумма шул мәшәкатьләргә керде дә бетте! Таныш хәл бит. Нигә шулай килеп чыга соң? Бу безнең «финанс савыты» зурлыгына бәйле. Безгә «фәлән мең хезмәт хакы алырга» диелгән программа куелган бит инде. Аннан артыгы безгә кермәячәк, шуңа күрә «финанс савыты» күләмен зурайту өстендә эшләргә кирәк. Мәсәлән, лотереяга бик зур суммага акча алучылар хәерчелектә үлә. Ул әлеге акчаны җыен кирәкмәгән әйбергә туздырып, танышларына өләшеп юкка чыгара. Чөнки аның «финанс савыты» сай – миллионнар аңа сыймый.

– Барысы да шул «финанс савыты» күләменә барып тоташа, аны ничек зурайтырга соң?
– Хезмәт хакыгызның 5-10 проценты күләмендә артыграк хезмәт хакы алу турында хыялланыгыз. Кечкенә генә адымнар белән, арттыра барыгыз. Мәсәлән, бу айда үз хезмәт хакыгызны – 1-2 меңгә артыграк, икенче айда 2-3 меңгә артыграк итеп күз алдына китерегез. Зур сумманы күз алдына китергәндә, үзаңыгыз «кычкырып көләчәк» кенә. Ә кечкенә адымнар белән, куйган максатыгызга ирешү өметле.

Шулай ук тиешле норма күләмен арттырырга кирәк. Мәсәлән, гадәттә, 200 сумлык конфет ала торган булсагыз, үзегезне 250 сумлыгын алуга гадәтләндерегез. Күлмәкне 5 мең сумга ала торган булсагыз, 500 сумга кыйммәтрәген алыгыз. Мәсәлән, иң очсызлы кафега барып 300 сумга ашап чыгу белән ресторанга кереп 300 сумга чәй эчеп чыгуның аермасы сизелә бит. Аена бер тапкыр үзегезне шуңа күнектерегез, бу сезнең үзаңыгызны үзгәртергә ярдәм итәчәк.
Теләкләр мөмкинлекләрегездән бераз алданрак барырга тиеш, шул рәвешле норма күләме арттырыла. Теләк белән мөмкинлекләр бертигез дәрәҗәдә була икән, керемегез күләмен арттыру теләгегез булмаячак.

– Булганнан канәгать була белергә дә кирәк бит.
– «Ярар, җитә бит инде, бездән начаррак яшәүчеләр дә бар», – дип яшәүгә күнекмәскә кирәк. Мәсәлән, өч бала белән бер бүлмәле фатирда да яшәргә була, ә зуррак фатирда исә уңайлырак. Кеше бәхетле булыр өчен туган, кысылып, кысмыр булып яшәр өчен түгел.

– Гаиләдә ир яки хатынның хезмәт хакы артса да, уртача айлык гомуми керем артмаска мөмкин, бу нидән булырга мөмкин?
– Бу да «финанс савыты» күләменә бәйле. Мәсәлән, ирнең хезмәт хакы – 70, хатыныныкы – 30 мең, икесенеке бергә 100 мең булсын. Бу – гаиләнең «финанс савыты» күләме. Хатыны декретка киткәч, ире 100 мең эшли башлый. Ә хатыны декреттан чыккач, икесенә бергә 130 мең булыр дип хыялланалар, тик алай булып чыкмый. Ниндидер сәбәпләр аркасында, ирнең хезмәт хакы кими, ә хатын элеккечә 30 меңен алып, гаиләнең кереме икесенә бергә 100 мең булуын дәвам итә. Чөнки «финанс савыты» күләме 100 меңнән артыкны сыйдырмый.

– Акчалы кешедән көнләшүчеләр дә булмый калмый...
– Кеше кемнәндер көнләшә икән, аның кулыннан акчасы китә. Кеше кесәсендәге акчаны санауга вакыт һәм энергияңне сарыф иткәнче, аны үзеңә акча эшләүгә юнәлтергә кирәк. Көнләшү финанс агымын буып куя. Акча шулай ук тынычлыкны ярата. Көнче кешенең начар энергиясе акчаны яхшы эшләүче кешегә дә тәэсир итәргә мөмкин, шуңа күрә сак булырга, малыгызны тынычлыкта калдырырга, масаймый гына яши дә белергә кирәк.

Дәвамы монда.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше бэхэтле булыр эчен туган,кысылып,кысмыр булып яшэр эчен тугел - полная чушь человека ,далекого от религии.Хэр кеше уз ризыгы,байлыгы белэн туа.Хэр кемнен уз язмышы ( ничек Аллах язган ).Ин мохиме кешелэргэ ярдэм иту,узен ач булсанда.Шунда гына сина Аллах ярдэм кулы суза.Азгада шэкер кылырга кирэк.Галимжан абыйдан урнэк алыгыз,Казанда анын ат жиккэн сыны бар.Дин эхеллэре эйтуенчэ - кредит алу зур гонах,эжеткэ алу гына рэхсэт ителэ.Шунга Совет заманында халыкнын кунеле тыныч булган,тигезлек булган. Тимур Хакимов,Большая Атня.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Финанс савыты , имеш... эгэрдэ син окладта икэн, каян артсын ул? Ул бизнес бн шогыльлэнгэн кешедэ генэ артырга момкин. Хыялланып кына, программа узгэртеп булмый шул. Э менэ Чубайслар кебеклэрнен нинди икэн ул финанс савытлары? Какракларнын нинди программа бн арта сон ул? Аларнын программалары нинди? Урлау? Бер дэ кимеми, гел артып тора финанс савытлары.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин дэ кредитлар алгаладым .Психбольницаларда бэйлэп куеп "дэваланулардан" сон рухи тынычлану кирэк иде. Барасы килгэн жирлэргэ бардым... .Нихаять рухи яктан сэламэтлегемне ныгыта алдым. Алда тэн сэламэтлеген яхшырту ....Мин бик зур рэхмэтле банк хезмэткэрлэренэ . Дорес мин кредитларымны тулэмэдем , суд аша пенсиямнэн тотып калалар... Кредитларымны тулэргэ телэгем дэ ,момкинлегемдэ булмады , психбольницада кургэннэремнэн сон, мин гомумэн узем бурычлы итеп тоя алмыйм .

        Мөһим

        loading