16+

“Сезгә бу киемне Путин бирдеме?” – диләр. Бу сүзләргә ничек куанмыйсың!

Спорт бүген яшәү рәвеше генә түгел, ә идеологиягә әверелгән заманда спорт киемнәренә һәм җиһазларына кытлык кичерәбез икән, ләбаса.  Аеруча чит ил брендлары Россиядән киткәч, гомумән дә, ыштансыз калганбыз кебек. 

“Сезгә бу киемне Путин бирдеме?” – диләр. Бу сүзләргә ничек куанмыйсың!

Спорт бүген яшәү рәвеше генә түгел, ә идеологиягә әверелгән заманда спорт киемнәренә һәм җиһазларына кытлык кичерәбез икән, ләбаса.  Аеруча чит ил брендлары Россиядән киткәч, гомумән дә, ыштансыз калганбыз кебек. 

Моны аңлаган фикерле кешеләр проблеманы хәл итүгә керешеп кенә калмыйча, аннан бизнес та ясаган. Үзенең яшь булуына да карамастан, тумышы белән Кукмара якларыннан булган Сәфинә Сөләйманова атаклы спортчыларга һәм дәрәҗәле түрәләргә сыйфатлы спорт киемнәре тегә. Аның костюмын, хәтта, легендар хоккейчы Данис Зарипов киеп йөри.

– Сәфинә, танышыйк әле – Казанда яшисезме?

– Тумышым белән Кукмара районыннан, югары белемне Казанда алдым, хәзер ике шәһәрдә – Мәскәү һәм Татарстан башкаласында яшим дисәң дә була. Миңа 33 яшь, юридик фәннәр кандидаты, шушы спорт киемнәрен җитештерүче оешмага нигез салучы һәм брендны булдыручы. Хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт университетында һәм Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә юриспруденция дәресләре укытам. Шуңа күрә ике шәһәрдә яшим дип әйтәм – Мәскәүдә эшлим, ә Казанга кайтып, бизнес буенча йөрим. Әнием җитештерү өчен җавап бирә, минем карамакта исә юридик сораулар һәм маркетинг, шулай хезмәтне бүлештек.

– Бу эшегез кайчан башланды? Спорт киемнәре тегүгә нәрсә этәрде?

– Брендыбыз хоббидан башланды диярлек. Әнием талантлы конструктор-дизайнер, нәкъ менә ул мине шушы идеягә китерде. Аның белән уйлаштык та, Казанда һәм Кукмарада ателье ачып җибәрдек. Бу 2017 ел иде. Ателье халык арасында бик популяр булды. Бераздан балалар өчен дизайн киемнәре тегә башладык. Аңа исемне Кукмара районында урнашкан Киндеркүл авылы атамасыннан чыгып куйдык. “Киндер” инглизчәдән тәрҗемә иткәндә бала дигәнне аңлата бит, нәкъ туры килә. Әлеге продукцияне электрон мәйданчыклар аша сата башладык һәм аны күпләп чит илләрдән алдылар. 2020 елда коронавирус пәйда булганнан соң, мондый схема буенча эшләп булмады, шуңа күрә без милли кием коллекциясе турында уйлана башладык. Шул вакытта дустым, элеккеге спорт һәм туризм министры Марат Бариев спорт командаларына костюмнар тегеп карарга киңәш итте. Ул киемнәрне махсус уйлап чыгардык, аңа Татарстан символикасы ясый башладык һәм халык арасында зур ихтыяҗ барлыкка килгәнен күрдек. Әлеге костюмга иң беренчеләрдән булып, “Ак Барс” капитаны Данис Зарипов заказ бирде. Аңа киемебез бик ошаган, безне социаль челтәрдә эзләп табып, үзенә тегеп бирүне сорады.

– Спортчылар өчен генә тегәсезме? 

– Бүген без “Ак Барс”, “Авангард” һәм Мәскәүнең “Динамо” хоккей командалары белән нык хезмәттәшлек итәбез, җанатарларына да спорт костюмнары тегәбез. Әле менә сентябрьдә яңа коллекцияне киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә планлаштырабыз. Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Ә инде юнәлешләргә килгәндә, аның өч төрлесен әйтә алам: гади сатып алучы, спорт командалары һәм компанияләр өчен брендлы кием тегү.

– Товар өчен чималны каян аласыз? Киемнәрегез белән төрле чараларда катнашасызмы?

– Бүген бездә 50гә якын кеше эшли. Материалларны күбрәк Европа илләреннән, Төркиядән һәм Кытайдан алабыз, ә менә кием тегә торган җиһазлар Италия, Кытай һәм Англиядән кайтартылган. Төрле чараларда, күргәзмәләрдә еш катнашабыз, чөнки безгә үзебезнең товарны башкаларга күрсәтү оят түгел. Күптән түгел генә Үзбәкстанда узган “Иннопром” форумында булдык, Якутиядә булган Татарстан көннәрендә дә киемнәребезне халыкка тәкъдим иттек. Барысы да ошатты, аннан тыныч күңел белән кайттык.

– Бу спорт киемнәрен нәрсәсе белән җәлеп итә соң?

– Илебез шушы спорт җиһазлары һәм киемнәренә зур кытлык кичерә! Карап торышка, тегү фабрикалары да, профильле оешмалар да күп кебек, әмма сыйфатлы продукция ясаучы аз. Россия хөкүмәте шуның белән шөгыльләнүчеләрне көндез кулларына шәм тотып эзли. Кешегә кесәсен ертмый торган бәядән сыйфатлы продукция кирәк. Аеруча хәзер Россиядән күп кенә кием брендлары киткәч, бу бик актуаль темага әверелде. Үзебездәге күп кенә кибетләр сыйфаты әлләни булмаса да, бәясен зур итеп куялар.

– Сез көндәшләр турында әйтәсездер инде. Бик борчыйлармы?

– Дөресен генә әйткәндә, көндәшлек турында уйларга вакытым юк, эш күп бит. Әлеге кием бизнесының мәйданы киң, монда һәр кешегә урын табыла. Әнә, чит ил компанияләре китте, рәхәтләнеп аларның рәтенә кереп китәргә була. Бездә яхшы дизайнерлар бар, эшли белергә генә кирәк. Татарстанда үзебезнең тукымалар, тегү өчен яраклы җиһазлар барлыкка килсә, менә бу зур җиңү булыр иде. Без – җитештерүчеләр, шуларның барлыкка килүен зарыгып көтәбез. Кайвакыт үзебезнең спорт киемендә урамда йөрим дә, күргән кешеләр сорый: “Сезгә моны Путин бирдеме?” – диләр. Бу сүзләргә ничек куанмыйсың. Димәк, сыйфаты буенча да, кыяфәте буенча да әлеге костюм кеше алдында бик шәп күренә, чит ил брендларыннан бер дә ким түгел.

–  Хәзер юньле тегүчеләр бармы ул? Сездә бу сорау ничек хәл ителә?

– Чын оста тегүчеләргә зур кытлык. Яшерен-батырын түгел, әлеге һөнәр бүген популярлык казанмый, әмма без теләге булган һәм күзе янып торган кешеләрне үзебез укытабыз. Ә инде өлкән, күп еллар эшләүче хезмәткәрләребез тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырырга тырыша. Югыйсә, күпмедер вакыттан соң тегүчеләрне таба алмыйча йөрүебез дә бар.

– Үзегез шундый яшь, юридик фәннәр кандидаты, илебезнең төп югары уку йортында эшлисез. Берәр матурлык салоны гына ачасы килмәдеме?

– Мин – ватанпәрвәр, туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам. Спортка һәм илемә карата булган мәхәббәтем мине шундый милли символика белән киемнәр тегү өлкәсенә алып кереп китте. Үзебезнең продукция буенча халыктан уңай сүзләр ишетәм, ихтыяҗ тоям, яшьләребезнең туган җиренә мөкиббән булуын күрәм. Шулай булгач, нишләп әле рәхәтләнеп иҗат итмәскә?

Рәсим Хаҗиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading