16+

Раил Гатауллин "Миллион татар" журналы чыгара башлады

Ишеттегезме, күрдегезме? “Миллион татар” журналы дөнья күрде.

Раил Гатауллин "Миллион татар" журналы чыгара башлады

Ишеттегезме, күрдегезме? “Миллион татар” журналы дөнья күрде.

"Исеме шәп яңгырый, әйеме?! Миллион татар!!! Бу журнал әдәби марафончылар журналы. Татар китабын укучы татарлар миллионлаган булыр дип фаразлана. Нишләп булмасын икән?! Әдәби марафонда гына да мең кеше катнаша, әле, кем әйтмешли, “юрган астында”, шыпырт кына китап укучылар никадәр", - дип яза социаль челтәрдә язучы һәм безнең актив укучыбыз Гүзәл Галләмова. 

"Татар китабын укучылар көннән көн арта. Әдәби марафончыларга кушылыгыз! Безнең белән күңелле, инде беренче саныннан ук яраттырган журналыбыз да бар. Бу журналны укыйсыгыз килсә, языгыз, сорагыз. Әдәби марафончылар – өлгерләр, бик тиз табып бирерләр", - ди Гүзәл ханым. 

Журналны чыгаручы Раил Гатауллин "Шәһри Казан"га биргән мәгълүматларга караганда, басма "Әдәби марафон" проектында катнашучылар өчен махсус чыгарылган. Аны кварталга бер тапкыр чыгару күздә тотыла һәм басмада "Әдәби марафон"да катнашучыларның әсәрләре бастырыла. Әлегә "Миллион татар"ны почта аша яздырып алып булмый, әмма сатып алырга мөмкин. 

-Журналга ихтыяҗ булганда, аны теркәргә ниятлибез һәм шул очракта аны яздырып алырга да мөмкин. Кызыксынучылар булса, мөрәҗәгать итсеннәр. Сату өчен берничә генә калды, - ди проект авторы Раил Гатауллин. 

"Миллион татар"да язма бастыруның төп шарты - "Әдәби марафон"да катнашу. Журналда иҗат җимешләрен  бастырырга теләүчеләр өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләр, язмаларын юллый ала. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading