"Халык җәүһәрләре" проекты башкаручысы, танылган дальнобойщик Равил Гәрәев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Шофер эше бәләкәйдән үк ошый иде. Әмма сәнгать юлыннан китмәсәм дә, җырны ташламадым. Ике гармуным да һәрвакыт минем белән юлда йөрде. Күңел кушканда җырлый идем", - ди ул.
– Хәзерге хатыныгыз Лилия апа белән ничек таныштыгыз?
– Лилия Башкортстанның Кушнаренко районыннан. Ул мине “Одноклассники” челтәреннән кереп караган булган. Мин шул арада аны күреп алып, телефон номерын сорадым. Аннары рейска барганда, күрешергә сүз куештык. Беренче күрүемдә үк бик ошаттым һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Башта ул: “Уйларга вакыт бир”, – дигән иде. Озак тормадык, кавыштык. Аның ике кызы, ике улы бар. Олы улы минем кебек дальнобойщик, ике кызы зур урында эшли, төпчегебез БГУның юридик факультетын тәмамлый быел, Аллаһка шөкер. Балалар бик акыллы, яхшы тәрбия алган, минем өчен җан атып торалар. Үзем дә аларны хөрмәт итәм, бик тырышлар, нинди авыр хәлдә калсак та, ярдәм кулы сузалар, Аллаһка шөкер. Иптәшем сәүдә өлкәсендә директор урынбасары булып эшли.
– Иҗатыгызга гына түгел, үзегезгә дә гашыйк булучылар бардыр. Лилия апа моңа ничек карый?
– Лилиядән бер серем дә юк. Телефонның паролен ул белә, кемнең язганын күрә. Миңа: “Очрашыйк, күрешик, яратам”, – дип язучылар юк. Шуңа күрә көнләшергә сәбәп тә тумый.
– Дальнобойщикларны хыянәтче дип әйткәннәрен ишеткәнем бар...
– Өйдә озак булмаганга шулай дип әйтәләрдер инде. Чынлап та, 15 көнләп өйгә кайтмаган вакытлар була. Күп вакытта бик ерак юлларга рейска кителә. Хыянәт итү өчен дальнобойщик булырга кирәкми. Кешенең үзеннән тора ул. Ант итеп әйтәм, иптәшемә хыянәт иткәнем булмады. Ул синең кайтуыңны көтеп тора, ашарга пешкән, киемнәр юылган, өйдә тәртип. Рейска киткәндә, бик тәмле итеп бәлешләр пешереп, сумкамны тутырып, догалар укып: “Исән-сау әйләнеп кайт!” – дип озатып кала. Хыянәт итеп аның күзенә ничек карарга кирәк?
– Иң ерак сәфәрегез ничә чакрымлык юл булды?
– Находкага. Ул 10 мең чакрымга җыела. Владивостокка күп йөрелде, анысы Чаллыдан 8 мең чакрым ераклыкта.
– Юлда бәйләнүчеләр юкмы?
– Хәзер инде, Аллаһка шөкер, тыныч. Элек кайбер шәһәрләргә сакчыларсыз кереп булмый иде. Без – җиде-сигез машина җыела идек тә, төнлә йоклап тормыйча гына шәһәрне чыга идек. Туктыйсың икән, беттең. Алар бит тәгәрмәчне дә тишеп тормый. Прицеплы машина арасында һава шланглары бар, аны куптарып алсаң, автомат рәвештә тормоз тота, беркая да бара алмыйсың. Хәзер юлларда тыныч.
– Тагын кайларда эшләдегез?
– Казанда 40нчы, 1нче маршрут буенча хәрәкәт итүче җәмәгать автобусында эшләдем. Дальнобойщик булып эшләвемә 20 ел булды.
– Ни өчен сәнгать юлыннан китмәдегез?
– Шофер эше бәләкәйдән үк ошый иде. Әмма сәнгать юлыннан китмәсәм дә, җырны ташламадым. Ике гармуным да һәрвакыт минем белән юлда йөрде. Күңел кушканда җырлый идем. Ләкин җырлауны туктатырга исәп. Беренчедән, күптән түгел 63 яшем тулды. Яшь талантлар күп хәзер, алар җырласын. Икенчедән, бөтен җырларым да иске. Яңа җырлар өйрәнәсем килми. Элеккеге җырларны яратам, без шуларны тыңлап үстек. Минем кумирлар – Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов. Хәзерге заман артистларыннан Руслан Кираметдиновның җырлавын яратам. Сәхнәдә сикереп-биеп, кычкырып җырлап йөрүчеләрне өнәп бетермим.
– Сез “Өзгәләнә җаным” җыры белән халыкка танылдыгыз. Бу җырны ничек җырлый башладыгыз?
– Интернет челтәрендә Илнур Мусин башкаруында шушы җырны күреп калдым. Күңелемә шундый ошады. Чаллыга кайткач, егетләр бу җырны җырлатты да, видеога төшереп алды. Видео ютубка чыкты. Иң беренче булып миңа Уфадан шалтыраттылар. Бер егет эзләп табып, миннән артист ясарга теләвен әйтте. Билгеле, ризалашмадым. Аннан соң Уфада яшәүче автор-башкаручы Лилия Вахитова “Сәләт” конкурсына чакырды. Аннан 1нче урын алып кайттым. Шуннан башланып китте инде. Чаллыда танылдым, хәтта телевидениегә чакыра башладылар. Хәзер менә Ваһапов фестиваленең “Халык җәүһәрләре” проектында катнашам. Гастрольләрдә йөреп кайттык. Үземне җырчы дип санамыйм, чөнки нота һәм ритм белән җырлый белмим. Мин – җыр яратучы, гармунга, татар моңына гашыйк кеше. Мине мәҗлесләрдә җырларга чакыралар. Шәһәрдә булсам, чакырган җиргә барырга тырышам.
– Җырларны ничек отып аласыз?
– Юлда барганда, радиодан җырлар тыңлыйм. Ошаган җыр булса, кушылып җырлыйм. Интернетта сүзләрен эзләп табам да өйрәнәм. Әгәр җыр күңелгә керсә, бармаклар үзеннән-үзе гармунда уйный башлый.
– Халык сезнең турында, моңлы, сагышлы, ди. Нинди сагышыгыз бар икән, Равил абый?
– Яраткан җырымны башкарганда, гел күңелем тула. Һәр җырны күңелемне биреп башкарам, чөнки әти белән әнинең җырлаганын тыңлап үстем. Узган гомер, авырлыклар һәм рәхәт чаклар искә төшә.
– Яратып башкара торган җырыгыз?
– “Ә мин сине көтмим” дигән җыр. Тормышка ашмаган хыял һәм өметләр, насыйп булмаган хисләр турында ул. Тамашачы да яратып кабул итә аны.
– Сезне оста пешекче дип тә беләм әле. Дөресме?
– Андый осталыгым бар. Армиядә повар булып хезмәт иттем. Казанда “Акчарлак”та башта повар, аннары официант булып эшләдем. Чынлап та, пешерергә яратам. Үзем белгән рецепт белән генә харчо пешерәм. Бәрәңге кыздырырга яратам. Өйдә аны гел үзем кыздырам. Хатыным да бу эшне миңа гына ышанып тапшыра (көлә).
– Сезне таныйлармы?
– Таныйлар! Чаллыда кибеткә керсәм дә, базарга барсам да: “Менә настоящий гармунчы. Үүзеңне күрдек, ниһаять”, – диләр. Шулкадәр уңайсыз була, кызарып куям.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар