16+

"Республикада эпидемиологик хәл соңгы 2 айда үзгәрми һәм бу борчу тудыра..."

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте һәм халыкны коронавируска каршы вакцинацияләү темплары турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

"Республикада эпидемиологик хәл соңгы 2 айда үзгәрми һәм бу борчу тудыра..."

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте һәм халыкны коронавируска каршы вакцинацияләү темплары турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марина Патяшина сүзләренә караганда, республикада эпидемиологик хәл соңгы 2 айда үзгәрми һәм бу борчу тудыра. "Апрель-май айларында коронавирус йоктыру уртача 33-34 очрак булды. Моны тотрыклылану дип бәяләргә мөмкин булыр иде, әмма безнең арада вирус өчен мөмкинлек булган прививка ясатмаган затлар күп әле. Бу авыручылар санының кимүенә ирешергә мөмкинлек бирми", - диде ул.

Районнар киселешендә авырулар буенча хәл төрле. 16 муниципалитетта авырулар саны республика дәрәҗәсеннән артып китә. Май аенда пенсионерлар һәм эшләмәүче халык арасында авыручылар саны артты. Марина Патяшина әлеге категория гражданнар арасында вакцинацияләүнең файдасы турында аңлату эшләрен көчәйтергә чакырды.

"Прививкалар ясау кампаниясе гади генә бармый һәм вакцинация темплары әлегә җитәрлек түгел. Бүгенге көндә 385 мең кешегә прививка ясатылган – өлкән яшьтәгеләрнең 12,6%ы. Әгәр без тизләнмәсәк, көзгә халыкның 60 процентын колачлый алмаячакбыз, димәк, коронавирус белән авыручылар санының сезонлы артуы кабатланачак», - дип белдерде ведомство башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, районнарда алынган вакциналар төрле темпларда тотыла. Тулаем республика буенча инде 92% вакцина тотылган булса, 10 муниципалитетта файдаланылган вакцинаның өлеше республика күрсәткеченнән түбәнрәк.

Республикада прививка ясатканнар санының иң югары проценты социаль өлкә һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре арасында билгеләнә. Көч структуралары хезмәткәрләре арасында - 27%, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре –18%. "Хроник авырулар белән авыручыларга хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең күрсәткече бик түбән", - диде Марина Патяшина.

Рөстәм Миңнеханов коронавирустан соң килеп чыккан өзлегүләр һәм катлаулы торгызу чоры турында кисәтеп узды. "Симптомсыз авыручылар арасында да күпме өстәмә кыенлыклар бар. Бу авыруны үзе кичергән гражданнар турында әйтеп тә торасы юк. Кешеләргә әлеге авыруның куркыныч булуы турында ничек аңлатырга була?", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading