Ринат Лотфуллин белән очраклы гына таныштык. Мин җиләк бизнесы турында язма әзерлим, ә ул интернетта каен җиләге сатуы турында игълан урнаштырган.
Сөйләшә торгач, Ринатның җиләктән тыш башка шөгыльләре барлыгын ачыкладым: прокатка тюбинглар, чатырлар бирә, канистрлар сата, бии, чакырган җиргә барып, ашарга әзерли. Кыскасы, бу 25 яшьлек егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Ринат гаиләсе белән Чаллыда яши. Төп эш урыны да шунда. Белгечлеге буенча – туклану продукциясе технологы.
Аның ял көннәре юк диярлек. Төп эшеннән туктап торган арада бәйрәмнәрдә, туйларда табын кора. Иптәшләре белән шашлык кыздыра, уха, пылау, хашлама пешерә. «Эшемдә ял итеп кайтам», – ди. Саф һавада, табигать кочагында тәмле итеп ашарга пешерү үзе ни тора. Аш-суга тартылуы очраклы түгел. Кечкенәдән үзбәк пылавын пешерергә хыялланган ул. Ә бер максат куйдымы, аңа ирешү өчен, көченнән килгәннең барысын да эшли торган егет. Үҗәтлеге, тырышлыгы җитәрлек. Берсендә роллылар белән кызыксына башлагач, хезмәт хакы бик аз булса да, нәкъ менә бу ризыкны әзерләргә өйрәнү өчен генә, укудан бушаган арада, кафеда эшләп алган. Армиядә хезмәт иткән чагында да солдатларны тәмле ризыклары белән сыйлаган. Телне йотарлык пылау пешерергә дә өйрәнгән. Үзбәкләрдән бик күп рецептлар язып алган, бер үзбәк белән берничә ел бергә эшләгән, тәҗрибәләр үткәргән, нәрсәнедер алып аткан, нидер өстәгән һәм үзенең кабатланмас рецептын булдырган.
Ринат инде өч елдан артык чакырган урынга барып ашарга пешерә. Кайсы елны ничә тапкыр хезмәт күрсәткәннәрен дәфтәренә язып бара. Статистика күрсәткәнчә, мондый хезмәт төре соңгы елларда популярлаша бара икән. Бәйрәмнәрне коттеджларда, ял итү базаларында, табигать кочагында үткәрүчеләр күп. Ашарга әзерләү өчен читтән аш-су осталары чакыртучылар да арта бара. Дөрес ясалган рекламаның да файдасын күрә Ринат.
– Иң әйбәте – «сарафан» радиосы, әлбәттә. Тагын бер алым кулланам. Кешенең аппетитын фото белән ачам. Башта клиентка эш процессын сурәтләгән фотолар җибәрәм, кешенең ниндидер күзаллавы барлыкка килә. Аннары гына бәясен әйтәм, – ди Ринат.
Тәҗрибәсе җитәрлек булса да, һәр чакыру буенча чыкканда, нәрсәләр алырга кирәклеген аерым кәгазьгә яза. Табигатьтә ашарга пешергәндә, иң беренче чиратта санитария таләпләрен, чисталыкны сакларга кирәк, ди. Кулларына һәрчак перчаткалар киеп эшлиләр. Өстендәге формасын да һәрвакыт юып, үтүкләп тора. Аш-су кирәк-яракларын: чүмеч, кашык, тәлинкәләрне гел яңага алыштырырга тырыша. «Тәмле генә түгел, барысы да матур да булырга тиеш», – ди Ринат.
Ринат Лотфуллиннан учакта пылау пешерү рецепты
– Учак ягабыз. Казан асабыз, кыздырабыз. Сарыкның күрдюгын мае алтынсу төскә кергәнче яхшылап кыздырабыз. Шул майга тоташ килеш ике суган өстибез. Ул көеп беткәч, аны алып ташлыйбыз. Казанга аз-азлап кисәкләп туралган сарык ите салабыз. Аны да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аңа ярым боҗралап туралган суган салып, бик көчле утта кыздырабыз. Аннары озынча итеп туралган кишер өстибез. Утны азрак киметәбез. (Чыра ярдәмендә күмерне алып торырга була.) Кишер йомшаргач, су салабыз, сарымсак, борыч тезеп чыгабыз, төрле тәмләткечләр: саргылт төс бирсен өчен әзрәк куркума, зира, барбарис өстәп, казанның өстен капламыйча, ярты сәгать пешерәбез. Аннары дөге салабыз. Тагын бер кат зира сибеп җибәрсәң дә була. Казанның өстен томалап, 10-15 минут тотасың. Аннары дөгене аз гына болгатып, тишекләр ясыйм. Сүрән утта бер сәгать пешкәннән соң, пылау әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик тэмле хэм ямле!!! Жиренэ житкереп эшен башкара Ринат!!! Молодец!!! эшендэ сэнгэтендэ унышлар сина.
0
0