16+

Әрәпә бәйрәмен сагынам

Сабантуйлар җитә башласа, күңел үзгә бер җилкенә. Аның сәбәбе дә бик гади: нәкъ шушы көнне ерактан кайткан туган-тумачалар төп нигезгә җыйнала, сыйныфташлар бер-берсе белән очраша һәм иң кадерле хатирәләрне күңелдә яңарта башлыйсың.

Әрәпә бәйрәмен сагынам

Сабантуйлар җитә башласа, күңел үзгә бер җилкенә. Аның сәбәбе дә бик гади: нәкъ шушы көнне ерактан кайткан туган-тумачалар төп нигезгә җыйнала, сыйныфташлар бер-берсе белән очраша һәм иң кадерле хатирәләрне күңелдә яңарта башлыйсың.

Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк: шатлыктан елмаеп куя торганнары да, йөрәкне әчеттереп күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Ә хәтергә иң уелып калганы әти-әнием туган, минем балачагым гөрләп үскән Көшкәтбаш авылы белән бәйле. Әлеге авылдан чыкканнарны, яратып, шалканлылар, диләр! Элек-электән шалкан басулары булган биредә. Әнә шул исем авылга кунакка кайтканнарга да ябыша иде, бүгенге көнгә хәтле һәр көшкәтбашлыны озата йөри ул шалкан кушаматы! Оялып түгел, чын итеп, горурланып йөртәсең ул икенче исемне, ни дисәң дә, балачак шушында үткән! Беләсезме, менә шул балачакның иң тәмле мизгеле – Әрәпә, Сабантуй вакытлары бит! Бер-ике көн кала, «әрәпә» Сабантуй үткәрелә биредә. Әлеге җыенга бабам Нурислам бик хасиятләп әзерләнә иде. Кадерлебезнең арабыздан киткәненә дә дүрт ай булып килә, мәңге яшәү чыганагы, көчле рухлы, һәркемгә ярдәм итәргә торган якын кешебезнең арабыздан китүенә әле дә ышанасы килми. Хатирәләр шунысы белән якын да, шул ук вакытта төзәлеп җитмәгән яраны саркыта да. Әле дә булса ул һаман шул минем балачагымдагы кебек җәт-җәт кенә атлап чыгар да, мәш китереп, ишегалларын себереп куяр кебек. Чирәм белән капланган урыннарга исә су сиптереп куяр да, шул ук вакытта аяк астында буталанып, эш кырып йөргән мин сабыйга Әрәпәгә чыгасы атны бизәү алымнарын күрсәтер сыман. Быел, бабам, синсез Сабантуйлар да бәйрәм төсен ала алмас. Ничек кенә булмасын, әбием белән чын тормыш җырын көйләп, балаларыңа, без оныкларыңа да үрнәк кеше идең син.

Хәзерге вакыт белән чагыштырам, 25 ел гомер арасында шактый үзгәреш. Бүгенге көндә үтә торган Әрәпә белән ул вакыттагы җыенның аермасы да бик зур. Ни сәбәпледер, бүген зур авылларда да, кечкенә авылларда да миллилек чигенә бара. Үртәлүдән читенсенәләрме, әллә соң һаман да шул «заман» үзгәреше араларны бутыймы?! Артык еракта калмаса да, шул бәхетле балачак әрәпәләренә эләктек без дә, шөкер! Иң кызыгы бизәлгән атларга утырып йөрү иде бит. Бала-чага алдан чаба дигән нәрсә юк, абый-апалар, авыл яшьләре, яшүсмерләр матур итеп яулыкларын чөеп бәйләп, егетләр түбәтәйләрдән, камзуллар киеп, тальян гармуннарны тартып, кыңгыраулы атларны җигеп чыгар иде. Менә шунда башлана чын бәйрәм! Авыл балалары, инде алар белән бер рәткә кереп беткән без – «кала кызлары» (районнан кайткан кунак малай-кызларын шулай дип йөртәләр) җыйнаулашып өергә кушылабыз. Бар көчкә әрәпәне кычкырасың, сиңа йомырка, конфет һәм башка тәм-том өләшәләр. Кем йомырка чиләгенә тотынып йөри, шул балалар арасында «баш» та әле! Бер генә бала-чаганы да күчтәнәчсез чыгармыйлар бездә. Шулвакыт абый-апалар гөрләтеп гармун тарта, капка төбенә чыккан һәркемне күңелле бер багланыш бәйләп ала! Ул вакытта машиналар юк, үткән-сүткән кеше тукталып кул чаба, тузан туздырып, табаннардан ут чыгарып, рәхәтләнеп биеп тә ала! Менә шуннан соң барлык әрәпәчеләр дә, килеп кушылучылар да, рәхмәтләрне әйтеп, бәйрәмгә чакырып кала! 

Әрәпәләр күптән түгел генә авылга яшь килен булып төшкәннәрне дә чын бәйрәм күрке итә! Чөнки яшь килен кулы белән чигелгән кулъяулыклар бәйрәмгә бизәлгән ат дугасына бәйләп куела, сөлгеләре исә Сабантуй батырына яки ат ярышында беренче килүчегә тапшырыла. Андый бүләк элек-электән иң кыйммәтлесе булып саналган. Иртәгә Сабан туе дигән көн – авыл кешесе өчен аеруча да җитди көн! Әбиләр-апалар бәлеш куя, ир-атлар якын-тирә территорияне ялт итеп тәртипли, яшь сылулар идәннәрен ялтырата, ә бала-чага кием үтүкләтә, туфлиен әзерли, көнбагышын куырта, ел буе җыелган тиен акчаларын кулъяулыкларга җыеп куя. Истәлекләр, хатирәләр кабаттан шул елларга алып кайта. Бездәге шикелле, шалканлылар әрәпәсе кебек җыеннар сакландымы икән әле башкаларда да?! Әлбәттә, барысын да язып бетереп булмый ул мизгелләрнең, ләкин балачак әрәпәсе хәтергә мәңгегә уелып калды шул. 

Зилә Нургалиева, Балтач районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading