Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - «2022 елда Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында катнашу. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә социаль объектта булды.
Рөстәм Миңнеханов катнашында «Алсу» балалар бакчасы ачылды.
«Алсу» балалар бакчасының заманча һәм төзекләндерелгән корпусы 110 урынга исәпләнгән. Яңа балалар бакчасы урнашкан «Алсу» микрорайонына балалы яшь гаиләләр актив күченә (микрорайонда 15 меңгә якын кеше яши). Бүгенге көнгә кадәр биредә 2 мәктәпкәчә учреждение булган. Яңа балалар бакчасын ачу - әлеге микрорайонда мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын һәм мөмкинлеген яхшырту өчен тагын бер адым.
Рөстәм Миңнеханов барысын да әлеге истәлекле вакыйга – яңа балалар бакчасы барлыкка килү белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елдан «Демография» илкүләм проекты, шулай ук республика программалары кысаларында 88 яңа балалар бакчасы төзелгән, 17 меңнән артык урын булдырылган, шуларның 7,5 меңе 3 яшькә кадәрге балалар өчен.
Шул исәптән Әлмәт районында соңгы 5 елда 828 урынга исәпләнгән 5 балалар бакчасы төзелгән, шуларның 2се - «Татнефть»ГАҖ акчалары хисабына.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов республика җитәкчелегенә яңа балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде. Бу - үсеш таләп итә торган территория, диде ул «Алсу» микрорайоны турында, бу сабыйлар һәм ата-аналар өчен күптән көтелгән мизгел.
«Без бу турыда озак хыялландык. Төзүчеләр иң алдынгы карарлар үрнәгенә иярделәр. Бу микрорайондагы әниләрдән һәм ата-аналардан сораулар бик күп булды. яңа «Адымнар»мәктәбен монда ярты ел элек ачтылар. Моның өчен бик зур рәхмәт. Мәктәпкәчә белем бирү йөкләнешне үти алмады, ә хәзер 110 бала бик яхшы шартларда шөгыльләнәчәк. Барыгызны да котлыйм!»- дип ассызыклады Тимур Нагуманов.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар