16+

Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка чыгарга ризалашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Активистлар Рөстәм Миңнехановтан Президент постына кандидат буларак чыгуын сорады.

Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка чыгарга ризалашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Активистлар Рөстәм Миңнехановтан Президент постына кандидат буларак чыгуын сорады.

Сайлаулар сентябрьдә булырга тиеш. Миңнеханов очрашуда катнашучыларга үзенә булган ышаныч өчен рәхмәт әйтеп, яңа срокка чыгу карарын кабул итүен белдерде. 

Очрашу Химиклар мәдәният сараенда социаль ярдәм штабы мәйданчыгында узды. Активистлар Президентка «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында гамәлгә ашырыла торган инициативалар турында хәбәр итте.  

«Я – ДоброТворец» социаль-иҗади хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина өлкән яшьтәгеләр өчен узган #музпривет иҗади акциясе турында сөйләде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучылар исеменнән Рөстәм Миңнехановка булачак сайлауларда республика Президенты вазифасына чыгуын сорады. «Сез иҗтимагый инициативаларга һәм җәмәгатьчелеккә һәрвакыт ачык. Сездән бу кыйммәтләрне республикада саклавыгызны һәм Президентлык вазифасына чыгуыгызны сорап, күпчелекнең фикерен җиткерәм», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның республикада алып барылган эшләргә югары бәя бирүен ассызыклап үтте. «Бу минеке генә түгел, бик күпләрнең казанышы, шул исәптән безгә кадәр эшләүчеләрнең һәм алга таба үсү өчен көчле потенциал булдырганнарның да. Ышаныч өчен рәхмәт! Мин эшләргә әзер», – диде Татарстан Президенты. 

Ул шулай ук «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында оештырылган адреслы ярдәмнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Ярдәмгә мохтаҗларга булышу Татарстанда традициягә керде. Сез ярдәм процессына бик күпләрне: юристлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, төрле компанияләрне җәлеп итәсез. Коронавирус белән бәйле проблема безнең белән озак булачак. Ярдәм бөтен кешегә дә кирәк», – диде Президент. 

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә 60 мең кеше җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading