16+

Руслан Айсин: «Төп проблема – намус булмавында һәм рухи гариплектә»

Телне саклап калу юллары бармы? Татарның милли үзаңын уятыр өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә? Рухи яктан ярлы булып, курчак кыяфәтенә кермәс өчен безгә ниләр эшләргә – болар хакында сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән сөйләшик.

Руслан Айсин: «Төп проблема – намус булмавында һәм рухи гариплектә»

Телне саклап калу юллары бармы? Татарның милли үзаңын уятыр өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә? Рухи яктан ярлы булып, курчак кыяфәтенә кермәс өчен безгә ниләр эшләргә – болар хакында сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән сөйләшик.

Башы

– Тел мәсьәләсен алсак, матди кыйммәтләргә беренчел мәсьәлә итеп караучыларга телнең булу-булмавы мөһим түгел, үзегез әйткәнчә, ватык буын – «битник»лар тел бетә дип кайгырып утырмый. Шундыйлар бихисап булганда, ниндидер уңай үзгәрешләргә өмет итә алабызмы?
– Тел мәсьәләсенә килгәндә, гомумән, рухи, мәдәни принципларга рациональ яктан карау дөрес түгел. Тел ул – рухи байлык, аңардан ниндидер файда алу турында уйларга кирәкми. Мәсәлән, барыбер үлеп китәләр дип, кеше карт әти-әнисен карамыйча, аларны ашатмыйча тормый, җаваплылык, намус бар. Тел белән дә шулай. Ул сиңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән, әби-бабайлар аның өчен кан түккән, гомерен биргән, теле, дине, дәүләте өчен башлары киселгән. Ә без аны, кирәкми дигән булып, инкарь итәбез, традицияләргә, тарихи хәтергә төкерәбез килеп чыга. Төп проблема – намус булмавында һәм безнең рухи гариплектә.

Татар теле киң җәелгән, ул зур төрки дөньяның аерылгысыз өлеше булып тора. Кавказ халыкларының телләрен карасак, әйтик, чечен теле, ул киң даирәдә кулланылмый, алар ингушлар белән аралаша ала. Әмма үз телен белмәгән чечен юктыр, мөгаен. Чөнки алар туган телен белмәүчене хәшәрәткә санарга мөмкин, ә татар өчен бу нормаль күренеш кебек. Кайберсе әле, татар телен белмәвен русчалатып, горурлык белән: «Я не знаю», – дигән була. Монда Советлар чорында бөтенесен дә бер кысага куып кертеп, «совет кешесе» ясарга омтылуның да өлеше бар. Ул чорда рухи, тарихи җепләр өзелде, мәчетләр җимерелү, телне, гореф-гадәтләрне бетерү үз ролен уйнады.

– Чит илләрне, чит төбәкләрне генә алсак та, аларда мөмкинлек бөтенләй диярлек юк, мәктәпләр безгә караганда да азрак, телгә ихтыяҗ юк, гаиләдән башка татар телендә аралашмыйлар диярлек, ә тел саклана. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Аларда менталитет башка. Финляндия татарлары мисалында карасак – аларда Европа менталитеты бик көчле. Шул ук вакытта хөкүмәт тә аз санлы халыкларга нык игътибар бирә, төрле программалар белән ярдәм итә. Гомумән, фин халкының татарларга хөрмәте бик зур, чөнки, тарихтан билгеле булганча, 1905 елгы революциядән соң Дәүләт Думасында булган татар депутатлары, мәсәлән, Садри Максуди кебек шәхесләр фин халкының проблемаларын киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алганнар. Шулай ук Финляндиягә тулаем бәйсезлек бирергә дигән сүзләрне трибунадан яңгыратканнар. Фин халкы моны хәзер дә истә тота, шуңа күрә алар безгә рәхмәтле.
Безгә килгәндә исә, Россиядә милли мәктәпләр ачу авырлык белән барды яки бөтенләй ачылмады, 90нчы елларда гына ниндидер казанышларга ирештек – Төмәндә, Уралда, Мәскәүдә, башка өлкәләрдә татар мәктәпләре ачылды. Кызганычка, соңгы елларда алып барылган милли сәясәт аркасында, ул мәктәпләр дә ябыла. Бик авырлык белән җирле иҗтимагый оешмалар, Татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте тырышлыгында ирешелгән уңышлар, төрле сәбәпләр табып, юкка чыгарыла. Хәтта совет заманында эшләп килгән авыл мәктәпләрен бетерү өчен дә оптимальләштерү, бинасы яраксыз хәлдә дигән сәбәпләр уйлап табыла. Ә Президентның июль күрсәтмәсе нигезендә, әлеге процесс массакүләм төс алды.

– Хәзерге вазгыятьтән чыгып, бүгенге шартларда телне саклап калу өчен кайсы юнәлештә эшләргә, нәрсәдән башларга?
– Минемчә, бу очракта бер генә юнәлештә эшләп була, ул – шәхси татар мәктәпләре ачу. Моның өчен хокукый нормалар бар, Татарстан аны җирле эшмәкәрләр белән берлектә эшли ала. Мисал өчен, Саратовта Камил Аблязов дигән шәхси эшмәкәр шәһәр үзәгендә татар гимназиясе өчен бина сатып алган, аны татар җәмәгатьчелеге тәэмин итеп тора. Әлеге гимназия бик абруйлы уку йорты булып санала. Шуның мисалында әлеге системаны башка төбәкләрдә дә эшләтеп булыр иде, әмма бу юнәлештә системалы эш алып барылмый – ниндидер сүлпәнлек бар, мәгълүм булганча, соңгы арада Татарстанга һөҗүмнәр булды.

– Әлеге һөҗүмнәргә кабат әйләнеп кайтсак, безнең сәясәтчеләргә, җитәкчеләргә нинди бәя биреп була? Алар моңа әзер түгел идеме?
– Миңа калса, сәяси элита моңа әзер түгел иде. Сәяси элита дигәч, моны түрәләр генә дип аңларга кирәкми, анда сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре керә, алар югалып калды. Төшеп барган байракны яшьләр күтәреп алды, актив рольне алар уйнады, үзара оешып, актив хәрәкәт булдырды, интернет челтәрендә, урамга чыгып та үз позицияләрен күрсәтте. Ә олы яшьтәге абруйлы кешеләребез искечә уйлап, иске алымнар кулланып, бу хәлләрдә аутсайдер – көчсез булып калды. Кеше еллар буена хәрәкәтләнмәсә, аның активлыкка сәләте югала. Биредә дә шуның мисалы ачык күренә. Ниндидер дежур чыгышлар вакытында матур сөйләшү безне йокыга талдырды.

Ә формада булу өчен һәрчак проблемалар белән эш итәргә, актив бәхәстә булу кирәк. Әйтик, ир-атның энергетикасын формалаштыра торган тестостерон гормоннары 35 яшьтән соң кимү ягына китә. Аны актив яшәү рәвеше, спорт, хәвеф-хәтәр яки экстрим күтәрә ала. Җәмгыять яссылыгында карасак, биредә дә шул ук табигый кануннарның эшләвен күрәбез. Чеченнарны гына алыйк: соңгы ике сугышта 200 мең халкын югалтты, Сталин чорында депортация михнәтләрен күрде, әмма шул ук вакытта алар гел формада иде. Мин берничә ел Мәскәүдә яшәдем, чеченнар анда азчылыкны тәшкил итсә дә, алар күп өлкәләрдә – беренче. Татарлар башкалада – ярты миллион, ә тавышы ишетелми диярлек.

– Булып узган хәлләр күтәрелешкә, кешенең үзаңын уятырга этәргеч булырга мөмкинме?
– Мөмкин. Кризисның да уңай ягы бар. Мәсәлән, кеше физиологиясен карасак, әгәр вирус эләгә икән, организм аңа каршы җавап бирә: температурасы күтәрелә, иммунитеты эшли башлый. Шул рәвешле организм көрәшә, кризис аңа чистарынырга, вирустан арынырга ярдәм итә. Тел мәсьәләсе белән дә шул ук хәл, аның килеп чыгуы бу өлкәдә проблемаларның булуын һәм көчсез урыннарны күрсәтте. Без хәзер иллюзиягә бирелеп яши алмыйбыз, беренче чиратта дөрес итеп диагноз куярга һәм ничек терелеп буласын ачыкларга кирәк. Әлбәттә, без бу мәшәкатьтән югалтулар белән чыгабыз, тагын да зуррак югалтулар булмасын өчен уйланырга, хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Моның өчен үзидарә системасын булдыру зарур. Мәсәлән, революциягә чаклы татар халкы мәхәлләләр системасы буенча яшәгән. Ул чорда Россия империясе хакимияте татарның матбугатына, мәчетләренә, мәгариф системасына бер тиен дә акча бирмәгән. Алар барысы да байлар, сәүдәгәрләр – меценатлар исәбенә яшәгән. Хәзер бу хакта сөйләве җиңел, әлбәттә, әмма без аның механизмын таратырга, бу хакта сөйләргә тиеш.
Татар милли университетын ачу күптән кирәк иде. Чит илләрдән абруйлы профессорлар чакыртып, ел саен магистр яисә бакалавр дәрәҗәсендә 50-100 яшь белгеч чыгарганда, 10-15 елда 2 мең тирәсе көчле, милли җанлы зыялы яшьләр – көчле бер хәрәкәт барлыкка килер иде, әмма без моны булдыра алмадык.

Милли үзаң гына түгел, безнең гражданлык позициябез бик түбән. Әйтик, Европа кешесе берничә телне белә һәм бу аның өчен гадәти хәл, чөнки янәшәсендә гомер кичерүче башка милләт вәкиленә ихтирам йөзеннән, аның телен, мәдәниятен өйрәнә. Ә бездә андый нәрсә юк, киресенчә, күршедән көнләшеп, аңа ниндидер нәфрәт белән карау гадәте бар. Башкалар белән чагыштырганда, татарда әле мондый күренеш азрак.

– СССР таркалганнан соң, бер буын туып, үсеп җитәрлек вакыт узды. Ә яңа төр кеше барлыкка килсен, үткәннәрдән арынсын, чистарсын өчен, өч буын алмашырга тиеш һәм моның өчен кырык ел тирәсе кирәк, диләр. Без әле үзгәрергә өлгермәгәнбез бәлки?
– Эзотерикага яки ислам чыганакларына карасаң, ахырзаман якынлашканда, вакыт тизләнә, бу хакта хәдисләрдә дә әйтелгән. Без моны үзебез дә күрәбез: күп нәрсә бик тиз алышына, үзгәрә. Моңа мисалларны тарихтан да таба алабыз – әле кайчан гына Варшава килешүе бар иде, хәзер ул юкка чыкты һәм андагы дәүләтләрнең кайберсе – НАТО составында. Бүгенге чорның бәласе – кешеләрнең рухи яктан ярлы булуы. Япония яки Скандинавия илләрендә технологик яктан үсеш алга киткән, әмма аларда үз-үзенә кул салучылар бик күп. Нилектән шулай килеп чыга? Бөтен нәрсә бар, һәр ягы җитеш, дөнья куа-куа, кеше рухи яктан ярлылана, аның эчендә бушлык барлыкка килә һәм ул яшәүнең мәгънәсен тапмый. Ә яшәүнең мәгънәсе – кулга тотып карый торган әйбер түгел. Тел белән дә шулай, аның йогынтысы зур. Без алдынгы илләрдән техник үсеш өлкәсендә үрнәк алырга тиеш, әмма үзебезнең эчке яссылыгыбызны бирергә кирәкми. Башкача булганда, тышкы яктан – матур, ә эче буш курчакларга әвереләчәкбез.

– Яңа елга аяк бастык, ул нинди булыр, нәрсә өмет итәргә? Руслан Айсинның фаразы нинди?
– Өметсез шайтан гына, диләр. 2018 ел Россия, Татарстан өчен бик мөһим ел булачак. Тарихка күз салсак, Россия цикллар белән яши – әүвәл кризис, аннан соң үсеш һәм түбәнгә таба китү. Без хәзер шул кризис эчендә яшибез. Йә ул быел тагын да катлаулана, йә инде без аны узып, яңа омтылышка, үсешкә ирешәбез. Фаразларга килсәк, җиңел булмас дип уйлыйм, килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгу өчен әзер булырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле кич! Чит тел, чит гөреф гадәтләр, чит дин басымы астында татар халкы ярты меңеллык яшәсәдә телендә, динендә, традицияләрендә онытмаган. Тарихта бер халыкта юк,алай озак түзгән. Башка халыклар өч буын вакыты, 100 ел эчендә эреп бетәләр чит культурада. Бабайлар җирләрен, байлыкларын калдырып Темниковтан күчеп киткәннәр, чукындырудан качып. Әлеге Башкортостан якларына. Тик диннәрендә,телләрендә сатмаганнар. Җиңел булмагандыр. Гөмүмән заманнар һәр вакыт бер төрле, авыр булганнардыр дип уйлыйм. Эйе, элек татарны дин тоткан. Дин көч биргән. Сабырлык биргән. Бүгенге кебек кризислар һәрвакыт булып торган. Төшенкелеккә бирешәсе килми. Яшьләр арасында милли аңы югары булган кешеләр бик күп. Милләтне саклап, күтәреп баручылар бер вакыттада күп булмаган. Тиз арада бездә шундый көчле татар шәхесләрен күрербез дип ышанып яшим! Бай тарихлы, бай телле, бай әдәбиятле милләтнең эзсез югалуы мөмкин түгел. Берләшер татар, уяныр алла бирсә! Бердәм булыйк!

    Мөһим

    loading