16+

«Шәҗәрә» бәйрәменә 10 мең кеше килер дип көтелә

5 июльдә Казанда “Елмай” паркында “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале узачак. Оештыручылар чарага 10 мең кеше килер дип өметләнә.

«Шәҗәрә» бәйрәменә 10 мең кеше килер дип көтелә

5 июльдә Казанда “Елмай” паркында “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале узачак. Оештыручылар чарага 10 мең кеше килер дип өметләнә.

Бишенче тапкыр уза торган фестивальнең яңалыгы – быел ул беренче тапкыр Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырыла.
Фестивальне оештыру идеясе авторы, Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин билгеләп узганча, һәр кеше үзенең нәселен белергә тиеш, җиде буын бабасын белсә инде бик әйбәт. Моның өчен нәсел шәҗәрәсен төзү зарур.

Фестивальнең режиссеры Лилия Гәрәева фестивальнең елдан-ел масштаблырак узуын һәм җәмәгатьчелекне күбрәк җәлеп итүен ассызыклады. “Бу актуаль, заманча һәм уникаль чара. Ул балалар өчен дә, урта һәм өлкән буын өчен дә актуаль булган гаилә фестивале. Безнең максат та – буыннар арасындагы элемтәне ныгыту. Нәсел шәҗәрәсен төзүнең мөһимлегенә килгәндә, ул гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур роль уйный”, – диде ул.

Чарада тарихчылар, шәҗәрә төзү белгечләре генеалогия картасын эшләү буенча үз тәҗрибәләре белән бүлешәчәк, киңәшләрен бирәчәк. Экспертлар төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, нәсел мирасын өйрәнү турында лекцияләр укыячак. Балалар өчен дә кызыклы программа каралган. Шулай ук бәйрәмдә дәү әни дә булачак. Ул шәҗәрә темасына рәсем конкурсында катнашучыларга бүләкләр тарату өчен махсус киләчәк. Балалар өчен милли уеннар да уздырылачак.

Болардан тыш хәләл-маркет эшләячәк.
Ә инде 16.00дә башланачак концерт программасында иҗади коллективлар, балалар театр студиясе, татар эстрадасы йолдызлары Алмаз хөсәенов, Алинә Давыдова, Базарбай Бикчәнтәев, Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, Рөстәм Хөсәенов чыгышлары көтелә. Концерт халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры чыгышы белән тәмамланачак.

Чарага илле ел бергә гомер иткән парлар, күпбалалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырулы.Теләгән һәр кеше лотерея уйнатуда катнашачак. Төп бүләк – Казандагы берничә отельгә ике кешелек юлламалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading