16+

Саба белән Кукмара Кытайда туганнарын тапты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәр кыла.

Саба белән Кукмара Кытайда туганнарын тапты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәр кыла.

Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба районы белән Вэньлин шәһәре һәм Кукмара районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Без Чжэцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы. Беренче чиратта икътисад өлкәсендә. Хәзерге вакытта муниципаль дәрәҗәдә дә багланышларыбыз булуы куанычлы – диде Президент Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан.

2003 елда Ханчжоу белән Казан арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре турында килешү имзаланган иде. Узган ел Кукмара районы Юйхуань шәһәре белән икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Кытайга эшлекле сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясе җитәкчелеге белән очрашты, алдынгы мәгълүмати технологияләр эшчәнлеге, Geely компаниясенең автомобильләр төзү тәҗрибәсе белән танышты, берничә җитештерү компаниясендә булды. Президент Татарстан Республикасы белән Чжэцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында килешү әзерләнүе турында да хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X