16+

Сабировлар гаиләсе ишәйгән

Данир Сабиров үзенең инстаграмында бик кызык фотолар урнаштырган.

Сабировлар гаиләсе ишәйгән

Данир Сабиров үзенең инстаграмында бик кызык фотолар урнаштырган.

Беренчесендә, янәсе, ул авырлы. Икенчесендә - «бәби»ен күтәреп тора. Ə бәбие - песи баласы. Ниһаять, бу юлы - малай. Хәзер нәсел дәвамчылары бар дигән сүз.

- Балалар күптән песи сорыйлар иде, әмма әниләре каршы булды. Узган айны Миңнегаян әбиебезне җирләгән идек, ә икенче көнгә песи баласы үзе өйгә килеп керде. Моны ниндидер билге итеп кабул иттек һәм хәзер песи безнең белән яши.

Балалар үзләре Кашап дип исем кушты. Туганнарның песиләренең исеме шулай иде, алар фикерләвенчә, мәчеләрнең исеме Кашап кына була ала.

Менә шулай. Ишәйдек. Күңелле: нәсел дәвамчыбыз бар (көлә).

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading