16+

Салават малкайларына печән-саламны үзе юнәтә, яки җырчы утарында ниләр бар?

Инстаграммда артист халкының әллә ниләр белән мавыгуларын күзәтәбез. Кайчак шул мавыгу шөгыльгә дә әйләнеп китә. Салават Фәтхетдиновның кош-кортларга, җәнлекләргә мәхәббәте чиксез икәнен дә күреп сокланабыз. Шуңа да артистның Казан читендәге утарына барып кайтмыйча түзә алмадык.

Салават малкайларына печән-саламны үзе юнәтә, яки җырчы утарында ниләр бар?

Инстаграммда артист халкының әллә ниләр белән мавыгуларын күзәтәбез. Кайчак шул мавыгу шөгыльгә дә әйләнеп китә. Салават Фәтхетдиновның кош-кортларга, җәнлекләргә мәхәббәте чиксез икәнен дә күреп сокланабыз. Шуңа да артистның Казан читендәге утарына барып кайтмыйча түзә алмадык.

Салават утарында Алмахан, Рифат Зарипов, Данил Сабировларны күрдек. Шундый үзенчәлекле исемле куй, мөгезле эре терлекләре бар җырчының. Тик мондагы кош-кортның һәрберсенә исем биреп чыгу мөмкин эш түгел.
– Башта кыргый хайваннар бар иде. Аю да булды. Аннан законнар үзгәрде. Без биредә кыргый хайваннарны тотмыйбыз хәзер. Кабан дуңгызларын мөселманга ярамый дип, бетердек. Йорт хайваннарын күпләп асрыйбыз. Монда авылга кире кайткан кебек. Җәй көне сарыкларны, сыерларны урамга чыгара да, ул үзе көтү көтә, – дип сөйли утарны карап торучы, җырчының концертларында оператор булып эшләүче Рөстәм Хәмзин.

Чынлыкта да биредә йорт хайваннарының исәбе-хисабына чыга алмадык. Рөстәм Хәмзин дә аларның баш санын төгәл генә атый алмады. Салават абыйның фазаннары гына да ике дистәдән арта. Үрчеткән павлиннары 11баш. Элек биредә күбрәк бүләк иткән кош-корт, терлекләр булса, хәзер җырчы аларны үрчетү, баш санын арттыру һәм очраган җирдән сатып алу белән дә мавыга икән. Кайчак сатып торучыларны кызганып та, аларның малларын сатып ала, диләр. Салават абыйдан сорыйлар икән, ул аларны биреп тә җибәрә. Быел җәй көне булган фаҗигане дә Рөстәм Хәмзин тыныч кына сөйләп бетерә алмады. Алты кыргый эт кереп, Элвин Грей бүләк иткән страусларны, куй-күркәләрне буып ташлый. Бик хәлгә барысы да бик борчыла. Ул көнне шатландырып ак павлин тууы гына бөтен хәсрәтләрен тарата. Монда гаҗәеп хәлләр булуын да яшерми Рөстәм. Мәсәлән, иң авыр чакта да көтелмәгән шатлык-куанычларны да шушы кош-кортлар алып килә икән. Ак күгәрчен килеп кунса, ул көннең уңышлы булуына шик юк. Рөстәм моны мистика түгел, Алланың рәхмәте дип бәяли.

Кәефне күтәрү өчен монда чыннан дә сәбәпләр җитәрлек. Күңел кояшы әнә шул тавыклар белән бергә алма ашап та күтәрелә. Колакларын юып утыручы куяннар да сөендерә. Утар буйлап иркенгә чыккан ул куяннарны без дә күрдек. Мәчеләр дә шактый күп. Арадан берсе безне бигрәк тә яратты. Салават малкайларны ашату өчен азык-төлек, печән-саламны да үзе юнәтә. Кайчак бартерга алып кайта икән, Салаватның моңы беркемне дә ач калдырмый...

Язманы тулысынча "Шәһри Казан" газетасының чәршәмбе санында укырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading