16+

Саумы, Пхёнчхан, «Кызыл машина» килде

Үзенең җәнҗал-низаглары белән, ниһаять, Пхёнчхандагы кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Әле ярый башланды тизрәк, тагын бераз вакыт булып, әллә ниләр булып бетәр төсле иде.

Саумы, Пхёнчхан, «Кызыл машина» килде

Үзенең җәнҗал-низаглары белән, ниһаять, Пхёнчхандагы кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Әле ярый башланды тизрәк, тагын бераз вакыт булып, әллә ниләр булып бетәр төсле иде.

Россия спортчыларына каршы бердәм булып төрле яклап берничә ел дәвамында аяк чалып маташуларыннан күбебез хәбәрдар, бераз теңкәне корытып алдылар алар. СССРның варисы буларак Россия җыелма командасын да «Кызыл машина» дип кабул итә әле күбесе, ул чорда өркүләре бик нык булган бугай, спортчыларны да сәясәт шакшысына бутап, Олимп түбәсеннән төртеп төшерергә омтылу күптән бара инде югыйсә. Ә бу юлы һөҗүмнәр оешкан төстә, өсте-өстенә булып торды.

Шөкер, Халыкара Олимпия комитеты уеннардан читләштергән спортчыларыбызның ике дистәдән артыгы гаепсез дип табылды. Кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, комитетның болай бәйдән ычкынган кебек «котыруы» – заказ белән эшләнгән эш, заказ бирүченең хәтта исеме дә билгеле – Канада, имеш. Шундый алымнар белән ул башына «Көчле спорт дәүләте» дигән таҗны киеп, дөньякүләм аренада баш булырга теләгән икән. Шәм тотып тормагач, моның дөреслеген әйтә алмыйбыз, әмма утсыз төтен чыкмый, диләр бит.

Олимпия уеннарының бик сирәге генә җәнҗалларсыз уза, хәзер моңа ияләнеп тә барабыз бугай. 2002 елда АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә узган уеннар коррупция һәм хөкемдарларга бәйле җәнҗаллар белән истә калды. Сочиныкы исә иң кыйммәтле Олимпиада буларак (рекордлы 51 миллиард доллар) тарихка керде. Җәйгеләреннән аермалы буларак, кышкы уеннарда катнашучылар бик күпкә азрак (җәйгесендә – 200, кышкысында 80 катнашучы). Россия шулар арасында әлеге уеннарга бик җитди караучы һәм югары дәрәҗәдә даими чыгыш ясаучы. Шундый илнең командасын катнаштырмаган очракта, Канада кебек икенче бер гигант өчен бик вак дәүләтләрне узу әллә ни авырлык тудырмаган булыр иде.
 
Башкалар да әзерлексез бармый, билгеле. Норвегия командасы, мәсәлән, астма белән авыручылар өчен 6000 доза күләмендә препарат алып килгән. Көньяк Кореяга гуманитар ярдәм йөзеннән түгел бу, Норвегиянең үз спортчылары өчен. «Нигә шуның хәтле күп?» дигән сорауга, аларның җыелма командасы табибы аңлатма да биргән: 250 катнашучының барысына да җитәрлек булсын өчен, имеш. Бу препаратлар тыелмаган, әмма астма белән чынлап авыручыларга спорт белән шөгыльләнү гомумән тыелган. Ә Норвегия «астматик»лары шулар ярдәмендә медаль арты медаль яулады моңарчы, Корея алтыннарын алырга да ярдәм итми калмастыр. Алла ярдәм бирсен инде, 250 «астма авырулы» белән Олимпиада кебек абруйлы ярышларда чыгыш ясарга.
 Вакытында үзеңдә нинди дә булса «авыру» табып, тиешенчә дәваланганда файдасы бер дә юк түгел икәнен америкалы Симона Байлз да исбатлаган иде. Допинг буларак тыелган метилфенидат белән «дәваланып», бу гимнаст кыз Рио-де-Жанейрода дүрт алтын медаль яулады.

Безнекеләр, ничек кенә булмасын, гимнсыз-флагсыз гына, билге-эмблемасыз киемнәр киеп, сафлар шактый гына сирәгәйгән килеш, Пхёнчхан җиренә аяк басты. Кием дигәннән, Россия спортчыларының формасын Көнбатыш журналистлары бик ошаткан икән. Кайбер басмалар язганча, россиялеләрнең формасы – Пхёнчханда иң зәвыклысы.

«Олимпиада алдыннан булган барлык башбаштаклыкны истә тотып, алар формадан бөтенләй баш тарта алыр иде, әмма киемнәре белән үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Башкалар белән чагыштырганда, Россия спортчыларының формасы күпкә матуррак», дип язган Wall Street Journal. Шөкер, безнең матур киемнән тыш, шаккатырырлык чыгышларыбыз да булыр әле, алдан ук мактанып куясы килми, әмма беренче медальләр бар инде. «Кызыл машина»ның медальсез киткәнен тарих хәтерләми.

Фото: 11alive.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading