16+

Сайлау көне – бәйрәм көн кебек булачак

Бүген, 18 мартта, Россия Президентын сайлаячакбыз. Республика шәһәр-район җирлекләрендә 2882 сайлау участогы эшләячәк.

Сайлау көне – бәйрәм көн кебек булачак

Бүген, 18 мартта, Россия Президентын сайлаячакбыз. Республика шәһәр-район җирлекләрендә 2882 сайлау участогы эшләячәк.

Аеруча күп кеше тавыш бирәчәк 1005 сайлау участогына видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Иртәнге сәгать җидедән теләгән һәр кеше, nashvybor2018.ru сайтына кереп, сайлауларның ничек узганын күзәтә алачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерүенчә, республикада сайлаучыларның 65 проценты видеокамералар күзәтүендә булачак. Сайтка керүчеләр тавышларны санауны да реаль вакыт режимында карый ала. Тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан килгән махсус вәкилләр дә күзәтеп торачак. Шулай ук Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре килүе дә көтелә.
Татарстанда татар һәм рус телләрендә 3 млн сайлау бюллетене бастырылган. Бюллетеньдә президентлыкка кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә бирелә. Әлеге исемлектә Россия Президенты Владимир Путин – президент сайлауларына үз кандидатурасын үзе тәкъдим иткән бердәнбер кеше. Калган кандидатлар: Сергей Бабурин – «Российский общенародный союз» партиясеннән, Павел Грудинин – КПРФ, Владимир Жириновский – ЛДПР, Ксения Собчак – «Гражданская инициатива», Максим Сурайкин – «Коммунисты России», Борис Титов – «Партия роста», Григорий Явлинский «Яблоко» партиясеннән тәкъдим ителде.

Казаннан ерак урнашкан торак массивларда яшәүче халыкка, уңайлы булсын өчен, сайлау көнендә сайлау участокларына кадәр түләүсез автобуслар оештырылачак. Быел автобуслар саны 56га кадәр арттырылды.

Сайлау участокларына килгән Казан кешеләренә быел да «Мин тавыш бирдем» дип язылган махсус беләзек бирәчәкләр. Ул җәмәгать транспортында бушка йөрү хокукын бирә. Моннан тыш, әлеге беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» стадионы территориясендә оештырылачак концертка керә алачак. Бәйрәм чарасы сәгать 17:00дән 22:00гә кадәр барачак. Концертта республиканың иң яхшы рок-төркемнәре, популяр җырчылар Элвин Грей, Салават, Егор Крид һәм Валерий Меладзе чыгыш ясаячак. Тамашачылар өчен стадионда күңел ачу зоналары, күчмә туклану мәйданчыклары һәм бәйрәм салюты оештырылачак. Бәйрәмгә 50 мең кеше килер дип көтелә.

Шул ук көнне Казан халкы барлык мәктәпләрдә узачак гаилә бәйрәмнәре, спорт чаралары, концертлар һәм мастер-классларда катнаша ала.
Сайлау участоклары урнашкан 242 бинада «әйдәсайлауларга» («айданавыборы») акциясе оештырыла. Фотога төшү өчен махсус зоналар урнаштырылачак, сурәткә төшеп, аларны социаль челтәрләргә #айданавыборы (#әйдәсайлауларга) хештегы белән шәһәр һәм сайлау участогын күрсәтеп урнаштырып булачак, дип яза Казан мэриясе сайты. Акциядә җиңүчеләр 20-25 мартта билгеләнәчәк, алар айфоннар, гироскутерлар, велосипедлар белән бүләкләнәчәк.

Азык-төлек 25 процентка арзанрак булачак

18 март көнне Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты башкаладагы барлык сайлау участоклары янында да язгы ярминкә оештырачак. Департамент хәбәр иткәнчә, ярминкә киштәләрендәге ит, балык, май, сыр, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка төрле көндәлек кулланыла торган ризыкларның бәяләре гадәттәгедән уртача 25 процентка арзанрак булачак. Мәсәлән, кош итенең килосы – 86 сумнан, ун дистә тавык йомыркасы 44 сумнан тәкъдим ителә.


Россиядә иң беренче Президент сайлаулары 1991 елның июнендә үтте. Аның нәтиҗәләре буенча Президент булып Борис Ельцинны сайладылар.

Аннан соңгы Илбашын сайлаулар биш елдан соң узды. Анда кабат Борис Ельцин сайланды.

1999 елда, Яңа ел белән котлавында, Борис Ельцин үзенең отставкага китәсен белдерде. Ул посттан киткәч, президент вазифаларын Владимир Путин башкарды.

Алдагы президент сайлаулары вакытыннан алда, 2000 елның март ахырында үтте. Иң күп тавышны Владимир Путин җыйды.

Дүрт елдан соң үткән сайлауларда Путин икенче тапкыр сайланды.

Россия Конституциясе буенча, президент өченче срокка сайлана алмый. 2008 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә президент Дмитрий Медведев булды.

2012 елны ил җитәкчесе булып кабат Путин сайланды.

2008 елда чыккан закон буенча президентны дүрт елга түгел, ә алты елга сайлыйбыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading