16+

“Сез татар кешесеме, нинди җилләр ташлады бу якларга?”

“Татар барда хәтәр бар” дигән әйтемне колак яныннан гына уздырып җибәрергә тырышсак та, вакыт-вакыт бу сүзләрнең асылына төшенәсе килә. Татарның шикле кеше булуына ишарәли бу сүзтезмә. Һәр халыкта да аерым-аерым шикле кешеләр барлыгы сер түгел беребезгә дә.

“Сез татар кешесеме, нинди җилләр ташлады бу якларга?”

“Татар барда хәтәр бар” дигән әйтемне колак яныннан гына уздырып җибәрергә тырышсак та, вакыт-вакыт бу сүзләрнең асылына төшенәсе килә. Татарның шикле кеше булуына ишарәли бу сүзтезмә. Һәр халыкта да аерым-аерым шикле кешеләр барлыгы сер түгел беребезгә дә.

Гомумиләштереп татарны хәтәр халык дип атауның да сәбәбе билгеле. Өч гасыр буена дөньяны бертуктамый дер селкеткән тарихи милләт атамасы нәкъ менә безгә мәңгегә мөһер булып ягылган. Нишлисең, Аллаһы Тәгалә күтәрә алмас йөк салмый ди бит кеше җилкәсенә – димәк, язылганнан узмыш юк.

Уңган, булган, горур, чиста, кунакчыл, мәгърифәтле һәм башка сүзләр белән язып тормыйм үзебез турында. Бу турыда болай да артык күп языла, бигрәк тә соңгы елларда. Әлеге сыйфатлар һәр халыкка да хас, ләкин күзгә бәрелеп торган аерым билгеләр белән немецны татардан, чуашны урыстан, французны кытайдан аерып була. Бер авыл кешесе икенче авыл кешесенә дә охшамый хәтта. Дөнья халыкларына тимичә, сүзем үзебез турында булгач, үзебезне генә языйм инде. Кеше тикшеререгә бер генә дә хакыбыз юк. Ни дисәк тә, татарга тар күңеллелек хас. Шундый булып яралганбызмы, әллә шундыйга әйләнгәнбезме – анысы билгесез. Күп кенә тарихчылар, язучылар, шагыйрьләр “без кысылган, изелгән халык”, – дип язарга ярата. Шуңа күрә без бердәм була алмыйбыз, дөньяга чыгалмыйбыз янәсе. Утыз еллап инде дөньяга чыгар өчен барлык ишекләр дә ачык, Аллаһка шөкер. Чыккан кеше чыкты, кире кайтасы кайтты дигәндәй. Тик никтер кеше һаман да риза түгел. Риза булмау да шул тар күңеллелектән киләдер мөгаен. Бозда фигуралы шуу остасы Алинәбез генә ни тора, мәсәлән. Андый кешеләребезне күрә белергә, аларның уңышларына сөенеп горурланырга кирәк. Монысы башка зур тема. Ниятем, тар күңеллелектән сезгә зарланып алу иде бераз.

Диңгездә ял иткәндә татар кешеләрен очраттым, дип язу, үтә дә көлке булыр иде. Ләкин берничә көн, чынлап та, бер генә татар кешесе дә очрамады. Күпчелек татарның гел рус телендә генә аралашканын исәпкә алсаң, бу табигый күренеш югыйсә. Юксындыра башлады милләттәшләр чит җирдә...

Бер көнне вакыт табып маршрут автобусына утырып базарны урап кайтырга булдык. Автобустан төшәргә дип алгы ишек янына барып баскач, шофер турындагы мәгълүмат язуына күз төште: Нуруллин Илшат Галиевич диелгән.

Кыймыйча гына (һаман да шул тар күңел): “Сез татар кешесеме, нинди җилләр ташлады бу якларга?” – дип сорадым үзеннән. Баксаң, Татарстаннан килеп ял сезонында монда акча эшләп китә икән. Инде сигез ел буена киләм, ди. Менә ичмасам татар, алма пеш, авызыма төш дип елап ятмаган, җаен тапкан бит акча эшләүнең. Якын туганымны күргән кебек сөенеп, аның белән аралашудан күңел булып, базар тукталышында төшеп калдык. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигән кебек, янтарь сата торган кибеттә саф татарча тавышлар ишетелә бит колагыма. Милләттәшебез Илшат белән бик матур гына сөйләшеп алганга батыраеп, дәштем ләбаса тегеләргә: “Кызлар каян килдегез? Казаннан түгелме?” – янәсе. Купшырак киенгәне күзен акайтып, үзенчә бик кимсетеп, синең ни эшең бар соң безнең каян булуыбызда дигән караш ташлагач кына, ник дәшкәнемә үкенеп куйдым. Ярый әле икенчесе иреннәре арасыннан саран гына: “Самарадан”, – дип аваз чыгарды, югыйсә маңгай белән таш стенага бәрелгән кебек буласы иде.

Базар кайда да базар инде, кайный. Күннән тегелгән өс киемнәре рәте буйлап кызым белән үзебезчә сөйләшә-сөйләшә атлыйбыз. Бу юлы инде безгә татарча дәшәләр: “Каян килдегез, сез татарлар бит!” Әлеге ханым кырым татары икән. Сөйләшүендә үк ихласлылык сизелеп тора, татар күрергә тилмергән икән җаны. Сорау артыннан сорау яудырды, Казанны мактады, сез бәхетле, сез бай, дип үзенең соклануын белдерде. Ватып-җимереп татарча сөйләргә тырышкан кырым татарын тыңлап байтак кына басып тордык.

Бүләккә дип вак-төяк җыеп, инде кайтып китәбез дигәндә тагын бер кызыклы очрашу булып алды. Әйбер сатып алгач, безгә кайтарып бирергә дип сатучы кыз: “Илле сом бир”, – дип олырагына эндәште. Исебез китте: “Сез татарлармы әллә?” – дип тагын сорау бирдем инде. Болары черкеслар икән. Сөйләмнәре безнекенә бик охшаган. Сездә ничек, бездә шулай ди-ди, күп кенә сүзләр әйтештек. Кылыч борынлы, зур яшел күзле, ач яңаклы әниле-кызлы бу ике черкес төс-кыяфәткә нәкъ безгә охшаган иделәр. Бик якын итеп саубуллаштык алар белән дә. 

Дельфинарийга билет алган җирдә безнең сөйләшүне тыңлап торган кассир хатын: “Сез черкеслармы? Аларга охшап торасыз”, – дигәч, теге ике сатучы тагын да якынрак булып киттеләр. Әллә тамырларыбыз шунда микән соң? Яшел күзле, кылыч борынлы, төз гәүдәле Кавказ халкына тартым туганнарымны искә төшердем. Ә кем белгән ул тарихны? Милләтнең төп билгесе тел ләбаса. Кызым белән үзара русча сөйләшеп йөрсәк, нинди матур очрашулардан колак кагабыз икән.

Без кайтып китәргә бер-ике көн калгач, яңа ял итүчеләр килә башлады. Иртәнге аш сайлап йөргән җирдә кырыйдагы бер ир хатынына саф татарча: “Сиңа нәрсә алыйм?” – дип эндәшкәч, тегесе кабыргасына китереп төртте дә: “Опять на татарском”, – дип пышылдады. Миңа да, сез каян килдегез, дип сорарга ачкан авызымны ябарга туры килде...

Тараю димичә, нәрсә дисең соң инде бу күренешләрне? Һич кенә дә киңәю, ачылу дип булмый бит. Ул Самара хатыннары ачылып китеп безнең белән сөйләшүдән ким-хур булмыйлар иде югыйсә. Меңәрләгән ял итүчеләр арасында ничек татар булмасын ди. Бар алар, тик үзара урысча аралашалар. Ни өчен? Татар булганын яшерер өчен. Кая барсалар шунда, үзара якутча сөйләшүче якутлар, әрмәнчә сөйләшүче әрмәннәр, чуашча сөйләшүче чуашлар һәм башкалар очрап торды диңгез буенда.

Анысы да монысы, әмма кызык ясадык әле соңгы кичтә. Дискотека алып баручыдан Гүзәл Уразованың җырларын куйдыртып ял итүчеләрне татар җырына биеттек. Рәхәтләнде халык биеп, Ригадан килгән бер парга аеруча ошады, безнең якка карый-карый җыр беткәнче баш бармакларын өскә күәреп, хуплап тордылар татар җырын. Безнең дә тар күңелләребез киңәеп китте, ниһаять күңел булды... 

Гөлфия Солтанова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading