16+

Сәфәрдән соң туган уйлар

Туган ягыңа кунаклар алып кайтудан да авыр нәрсә юк. Ул кунакларың җаныңа якын кешеләр булса – бигрәк тә.

Сәфәрдән соң туган уйлар

Туган ягыңа кунаклар алып кайтудан да авыр нәрсә юк. Ул кунакларың җаныңа якын кешеләр булса – бигрәк тә.

«Шәһри Казан» белән Башкортстан якларына чыгып керү турында сүз булгач, мин дә уйга калдым. Уфадагы дусларга шалтыраттым. Әллә нинди планнар корып карадык. «Шәһри Казан» хәзер Башкортстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә тарала. Безнең бурыч та шул хакта хәбәр бирү, татар гәзитен тарату мәсьәләләре белән бәйле иде. Эшне Башкортстаннан башлавыбыз да бер дә юктан гына түгел, без мактана торган җиде миллион татарның ике миллионы нәкъ шушы төбәктә яши. Хәзер инде миллион ярым гына калган диләр. Монда бик талантлы язучылар, җырчылар, композиторлар бар. «Кызыл таң», «Өмет» дип аталган гәзитләр чыга, «Тулпар» журналы нәшер ителә. «Тулпар» – яшьләр журналы буларак ачылса да, Башкортстан өчен бездәге «Казан утлары», «Сөембикә» һәм «Идел» журналлары вазифасын үти, чөнки ул – татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Шушы төбәктә яшәп иҗат итүче талантлы язучыларның әсәрләре дә, иҗтимагый-сәяси-икътисади-мәдәни язмалар да иң беренче шушы журналда дөнья күрә.
Башкортстанда талантлар күп. Кайчагында мин остазым Әнгам Атнабаевның: «Шагыйрьләр бит авылларда туа, калаларга килеп үләләр», – дигән юлларын үземчәләтеп болай дип әйтәм: «Талантлар бит Уфаларда туа, Казаннарга килеп үләләр». Сүзгә-сүз дөрес булмаса да, Башкортстанда талантлар күп инде, Тик аларның кадерен белүче юк. Кадерләрен белүче булса, Казанга китмәсләр дә иде.
Без инде баштарак Башкортстандагы төрле татар оешмалары вәкилләрен берәр матур гына урынга җыеп сөйләшеп утырырбыз дип тә уйлаган идек. Тик бу уйдан кире кайттык. Әнә бит Башкортстанда нәшер ителүче «Тулпар» журналын Россия каталогына да кертмәгәннәр. Димәк, мин аны Татарстанда яздырып укый алмыйм. Мәскәүдәге дустым да укый алмый. Ә бу хакта сүз әйтүче юк. Үзләрен милләт өчен көрәшүче дип тәкъдим иткән оешмалар да берни дәшми. Дәшми торган кешеләр белән нәрсә турында сөйләшәсең инде.
Башкортстанда «Юлдаш» һәм «Шәрек» дигән радиоканаллар бар. Боларда татарча тапшырулар алып барыла. Котлау тапшыруларын минем дә тыңлаганым бар. «Күңелле табын» дип аталган китабымдагы шигырьләрне укыйлар, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Ризван Хәкимов... һәм тагын әллә кемнәр башкарган җырларымны кемнәрнедер котлау өчен файдаланалар. Бер сүз белән әйткәндә, минем әсәрләрне сатып, үзләренә акча эшлиләр. Әлбәттә, бу әсәрләрнең минеке икәнен әйтүче юк.
Бәлки, шундый радиоларда берәр әңгәмә эшләү мөмкинлеге булыр, дип уйладым. Татарстаннан килгән матбугат һәм сәнгать әһелләре белән сөйләшү радио журналистлары өчен кызык булырга тиеш кебек иде. Югыйсә без бик гади кешеләр дә түгел бит инде. Редакторыбыз Гөлнара Сабирова да – популяр җырлар авторы. Җырларын татарның бөтен эстрада йолдызлары башкара. «Юлдаш», «Шәрек» радиоларында да яңгырый алар. Бу радиоларның алып баручылары җыр авторларының исемен әйтергә өйрәнмәгәч, Гөлнара Сабированың да, Марат Кәбировның да кем икәнен Башкортстанда белүче юктыр инде. Бәлки. Кемнең кем икәнен аера алмаган хәлдә дә, Татарстаннан килгән матбугат әһелләре Башкортстан журналистлары өчен кызык булырга тиеш кебек иде.
Ләкин безнең белән кызыксынучы табылмады. Мин әңгәмә турында сүз кузгаткач, акча сорадылар. Мондый әңгәмәләрнең 15 минуты 3-5 мең сум тирәсе тора икән. Җырларымны һәм шигырьләремне бертуктаусыз әйләндереп дан-мал казанучы радио әһелләреннән мин моны көтмәгән идем. Аларның кайсы да булса берәрсе: «Марат, без бит синең кебек беркатлы шагыйрьләр хакына яшибез. Без синең һәм балаларыңның акчасын ашыйбыз», – дип юл куяр сыман иде. Андый хәл булмады.
Ярый, болай да үз җилкәмдә яшәүчеләргә андый гына бәя жалкы түгел инде. Баесыннар әйдә. Үзебезнең татар кешеләре ич. Ләкин акча түләгән хәлдә дә очрашу мөмкинлеге табылмады. Белмим, бу якташларымның акча эшләргә кәефе булмадымы, әллә башка сәбәпләр килеп чыктымы? «И, алданрак хәбәр иткән булсаң...» – диделәр. Югыйсә бер атна элек хәбәр иткән идем инде.
Шуңа алдан хәбәр итеп куям.
Якташларым! Мин сезгә кайчан да булса бер кайтырмын. Кайчагында үзем генә, ә кайвакытта иң кадерле дусларым белән булырмын. Сез ничек каршыласагыз да, алар мине хөрмәт итүдән, яратудан туктамаслар. Сезнең өчен оялмаслык итеп каршылагыз. Туган ягың өчен оялудан да авыррак газап юк.
Үзегез дә Казанга килегез. Очрашырбыз, сөйләшеп утырырбыз. Радиоларда, телевидениедә. Мөмкинлегегез булса – сәгатьләр буена.
Без акча сорамыйбыз. Без вакыт табабыз.
Без бит Казанныкылар. «Шәһри Казан»ныкылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X