16+

«Шәһри Казан»ның дүрт журналисты бүләкләнде

– Татарстан журналистларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын никадәр югары дәрәҗәдә оештырылганын бөтен дөнья белде, – ди “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов.

«Шәһри Казан»ның дүрт журналисты бүләкләнде

– Татарстан журналистларының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатын никадәр югары дәрәҗәдә оештырылганын бөтен дөнья белде, – ди “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов.

Ул бүген Россия Федерациясе Президенты сайлаулары, Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм “Многоликая Россия” Бөтенроссия конкурсын оештыру һәм матбугат чараларында яктырту эшендә катнашкан журналистларның эшен бәяләде.

– Бу ел безнең өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Моңа Россия Президентын сайлау, Футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү дә керә. Сез эшегезне профессиональ дәрәҗәдә башкару нәтиҗәсендә бөтен дөнья Россия Федерациясенең Дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсен күрә алды. Белгечләр фикеренчә, бу тарихта иң яхшы чемпионатларның берсе, – диде Айрат Зарипов.

Тантаналы чарада редактор, фотограф һәм журналистлар арасыннан 45 кеше бүләкләнде. Араларында “Шәһри Казан” журналистлары да бар. Футбол буенча дөнья чемпионатын газета битләрендә яктыртканнары өчен журналистыбыз Дамир Бәдриев – рәхмәт хаты, Алисә Шәрәфиева – мактау грамотасы белән бүләкләнде. Фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов шулай ук мактау грамотасы алды. Газетаның бүлек мөдире Эльвира Мозаффарованы Татарстан Республикасы матбугат чараларында күп еллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

– Мин сезгә эшегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең кебек кешеләр белән эшләвемә бәхетле мин, – дип тәмамлады сүзен Айрат Зарипов.
Укучыларыбыз, безнең уңышларда сезнең дә өлеш бар. Бергә һәм бердәм булыйк!   


Солтан Исхаков фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading