16+

Шүрәлене кем рәнҗетте?

Соңгы арада социаль челтәрләрдә һәйкәлләргә зыян китерүчеләрдән зарланып язылган хәбәрләр күбәеп китте.

Соңгы арада социаль челтәрләрдә һәйкәлләргә зыян китерүчеләрдән зарланып язылган хәбәрләр күбәеп китте.

 

Казанда Камал театры каршындагы мәйданда Батыр белән Шүрәлегә куелган сыннар янында күпләр фотога төшә, туристлар да Габдулла Тукайның әкият геройларын гәүдәләндергән һәйкәлләргә битараф түгел. Бер кыз да шул урында фотога төшкән. Тик бөтен кеше кебек түгел. Күрәсең, кыз гимнастика белән шөгыльләнәдер, ул фотода бар мөмкинлекләрен күрсәткән. Бер аягын – Батырның битенә, икенчесен Шүрәленең бугазына терәп күнегү ясаган. Фотоны социаль челтәргә урнаштырган. Үзен мактарлар дип көткәндер инде, тик халык моны бөек шагыйрьне мыскыл итү буларак кабул итте. «Арт шәрифләрен куярга урын тапмаганмы? Нигә һәйкәлгә аяк белән менәргә? Тукайны рәнҗетте...» – кебек кайтавазлар күп. Кемдер, кызны танылган балерина Анастасия Волочкова белән дә чагыштырган.

Казанда һәйкәл өстенә менеп күнегү ясасалар, Әлмәттә скульптурадан кәрҗине белән бергә Шүрәле һәйкәлен урлап качканнар. Әлеге объект шәһәрдә былтыр гына «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт проекты кысаларында урнаштырылган булган. Композицияне Санкт-Петербург скульпторы Павел Игнатьев башкарган. Хәзер хокук саклаучылар Шүрәлене эзли. Вандализмда гаепле кешеләр үз җәзасын алачак.

Марсель Шаһидуллин, юрист:
– Күп кеше вандалларны урамнардагы милеккә, шул исәптән һәйкәлләргә зыян китерүче үсмерләр төркеме дип уйлый. Вандализм өчен җинаять кодексының 214нче маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Һәйкәлгә ни дәрәҗәдә зыян килгәне мөһим түгел, җәмәгать урынында торган икән, шул җитә. Килгән зыянны махсус экспертиза ярдәмендә билгелиләр. Тикшерү эшләрендә психологлар, лингвистлар, дин белгечләре, тарихчылар катнаша. Вандаллык өчен җәза 40 мең сумга кадәр булырга мөмкин, шулай ук 360 сәгать мәҗбүри эшләр, 1 елга кадәр төзәтү эшләре, 3 айга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Әгәр дә вандаллык эше төркем белән башкарылган икән, дини карашларга бәйле булса, җәза тагын да катгыйлана. Әлмәт очрагында хокук сакчыларының бу гамәлне ничек бәяләүләреннән күп нәрсә тора: вандаллыкмы бу, урлау очрагымы? Ә менә Казандагы күнегүләр ясаган кызга килгәндә, бәхәсле сорау. Моны җинаять эше дип атап булмый.

Кызның шәхесен ачыклый алсалар, мөгаен, аның белән әңгәмә уздырырлар, әгәр дә балигъ түгел икән, әти-әнисе белән ныклап сөйләшәчәкләр. Юрист буларак, кызның гамәлләрендә вандаллык билгеләре күрмим. Әмма кызга мөмкинлекләрен спорт залында күрсәтсә яхшырак, әлбәттә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading