16+

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: “Мәгълүмат эпидемиясе көчле бара. Юк-барга ышанмагыз”

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар Кабинетында узган брифингта коронавирус белән көрәш чаралары турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков: “Мәгълүмат эпидемиясе көчле бара. Юк-барга ышанмагыз”

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар Кабинетында узган брифингта коронавирус белән көрәш чаралары турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

“23 февраль көнне республикага Япониядән коронавируслы кешеләр кайтартылган иде. Аларны дәвалау һәм терелтү барышында безнең табиблар бәяләп бетерми торган тәҗрибә туплый алды”, – диде министр.

15 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча Россиядә 24 490 пациентта коронавирус диагнозы ачыкланган. Татарстанда исә хәзергә барлыгы 107 очрак билгеле. Аларның 63е - Казанда, 14е - Чаллыда, 12се - Питрәчтә, 11е - Биектауда, 2 се- Әлмәттә; Арчада, Азнакайда, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә,Лаешта берәр кешедә ачыкланган. 107 пациентның 17се терелгән. 58е стационарда ята,аларның бишесе авыр хәлдә. Алар Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе, йогышлы авырулар хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсенә урнаштырылганнар. 32се амбулатор дәвалану уза.

Пневмониядән үлүчеләр саны узган ике ел белән чагыштырганда быел әллә ни күпкә артмаган. 2018 елда үпкә ялкынсынуыннан вафат булучылар 1000 кешегә 12 очракны тәшкил иткән. Хәзер дә хәл шулайрак. Дөрес, авыручылар артырга мөмкин дип фаразлана. Бүгенгә республикада коронавируслы кешеләрне кабул итәр өчен 3049 койка-урынга исәпләнгән барлыгы 26 медицина учреждениесе әзер. Алар бер- бер артлы ачылачак.

“Урыннар запас белән әзерләнә. Алар безгә кирәк булмас дип ышанам”, – ди министр. Коронавируска тестны барлыгы 10 урында тапшырырга була. 9 дәүләт учреждениесендә тест бушлай үткәрелә. 1 шәхси клиникада түләүле тикшеренергә мөмкин. Тест беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә, коронавируслы дип шикләнгән кешеләргә, чит илдән кайтучыларга, вируслы кеше белән элемтәдә булучыларга, пневмония диагнозы куелганнарга ясала. Чит илдән кайтучыларга республикада 1000нән артык урынга исәпләнгән 7 учреждение әзерләнгән. Анда яшәү, дәвалану өчен барлык шартлар да тудырылган. Иртәгә Тайландтан кайтучылар исә “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылачак. Алар илнең төрле субьектларыннан. Башкорстаннан булучыларны Уфага озатачаклар.

“Бөтен министрлыкларның, ведомстволарның берләшеп эшләве дә мөһим”, – дип билгеләп узды министр. Әйтик, безнең республика беренчеләрдән булып үзизоляция,карантин вакытында урамга чыгу өчен смс рөхмәт бирү системасын җайга сала алды. Министр коронавирус белән көрәштә ярдәм күрсәткән оешмаларга, кайчакта гомерен куркыныч астына куеп эшләргә мәҗбүр табибларга рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан, республикада өч табиб коронавирус йоктырган. Хәзер аларның хәле канәгатьләнерлек.

Авыруның иң югары ноктасы кайчан җитә дигән сорауга җавап әлегә билгесез. Алдагы ике-өч атна хәлнең ни дәрәҗәдә икәнен аңларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный министр. “Күп нәрсә барыбыздан һәм һәрберебездән тора. Безгә иркен сулыш алырга әле иртәрәк. Авыру көн саен көчәя бара. Без кайбер чит илләрдәге сценарий буенча китәргә тиеш түгел. Германиядән үрнәк алырга кирәк. Элемтәләрне мөмкин кадәр киметергә, саклану чараларын күрергә тырышыйк. Хәзер мәгълүмат эпидемиясе көчле бара. Юк-барга ышанмагыз. Мәгълүматны бары ышанычлы чыганаклардан гына карагыз. Бигрәк дә өлкән кешеләргә ялганны чыннан аеру авыр. Алар өчен куркыныч хәбәрләр бигрәк тә авыр тәэсир итә. Табиб ярдәме кирәк булуы да бар. Сабыр булыйк. Бер акыл иясе әйткәнчә, яхшы әйберләр турында уйласаң, барысы да яхшы булыр”,– диде министр Марат Садыйков.

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading