16+

Социаль ташламалар сакланачак

Республика парламентының Социаль сәясәт комитеты утырышында Россиядә пенсия системасын реформалаштыру уңаеннан, Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сөйләштеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Социаль ташламалар сакланачак

Республика парламентының Социаль сәясәт комитеты утырышында Россиядә пенсия системасын реформалаштыру уңаеннан, Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе турында сөйләштеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова республикадагы эш базарын тотрыклы дип бәяләде. 2018 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча, республикада эшсезлек күрсәткече (3,3 процент) Россиядәге (4,7 процент) һәм Идел буе федераль округындагы (4,3 процент) уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк.

– Республикада бүген эш бирүчеләр 44,7 мең вакансия тәкъдим итә. Иң күбесе – төзелеш өлкәсендә, эшкәртүче производстволарда, транспорт, дәүләт идарәсе һәм социаль тәэминат, сәүдә, белем бирү өлкәләрендә, – дип хәбәр итте Клара Таҗетдинова.

Депутатлар, эшсезлекне киметү өчен, пенсия яшенә якынлашкан кешеләргә яңа белгечлекләр бирү мәсьәләсен күтәрде. Пенсия яшенә якынлашкан гражданнар бүген 48 мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Предприятиеләрдә 65 консультация пункты булдырылган.

– Пенсия реформасын исәпкә алып, өлкән яшьтәге кешеләргә яңа белгечлекләр бирү буенча төбәк программаларына федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелер дип көтәбез, – диде Клара Таҗетдинова.
Депутатлар «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында»гы законга өстәмәләр кертүче закон проекты буенча да фикер алышты. Анда пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга һәм, яшенә карамастан, пенсиягә иртәрәк чыгарга хокукы булган гражданнар өчен төрле социаль ташламаларны саклау турында сүз бара. Яңа закон кабул ителгән очракта, ул исә пенсиягә чыккач түгел, ә билгеле бер яшькә җиткәч ташламалардан файдаланырга мөмкинлек тудырачак.

Хатын-кызларга – 55 яшьтә, ир-атларга – 60 яшьтә. Болар – транспорт, торак-коммуналь хезмәтләргә, теш протезлары куйдырганда, дарулар алганда, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт өчен түләгәндәге ташламалар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X