16+

СПИДка каршы көрәшәбез: кисәтү яхшырак

Йогышлы авыруларны дә­валауга караганда, кисәтү нәтиҗәлерәк, дип саный табиблар.

СПИДка каршы көрәшәбез: кисәтү яхшырак

Йогышлы авыруларны дә­валауга караганда, кисәтү нәтиҗәлерәк, дип саный табиблар.

ВИЧка каршы профилактика чаралары да еш уздырыла. СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, Казанда 30 ноябрьдә зур чара узачак. Ул инде 30 елдан артык үткәрелә. 

СПИД һәм йогышлы авыру­ларны кисәтү, аларга каршы ­кө­рәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мө­дире – табиб-эпидемиолог Ли­лия Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, «СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенең төп максаты – әле проблемага игътибарны җәлеп итү, сак­лану чаралары турында мәгълүмат бирү, халыкта үз-­үзенә карата кайгыртучанлык тәрбияләү. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың СПИДка каршы көрәш үзәге ярдәме белән, бу көнне «Южный» күңел ачу үзәгендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Монда бәйгеләр, уен формасында ярышлар оештырылачак. Белгечләргә үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә дә мөмкин. ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним рәвештә тикшерү дә үтеп булачак. Теләгән кеше санаулы вакыт эчендә үзенең ВИЧ статусын билгели алачак. 

Авыру беренче тапкыр Африкада 1983 елда ачыклана. СССР­да ВИЧ белән авыру очрагы 1986 елда теркәлә. 2019 елның 1 октябренә алынган мәгъ­лүматлар буенча Татарстанда 24 622 ВИЧ очрагы теркәлгән. Соңгы дүрт елда безнең республикада ВИЧ авыруының кимүе күзәтелә. Быел ул 8,8 процентка кимегән. 

Кызганыч, авыру күп очракта үзен сиздерми. Билгеләре салкын тигәндәге кебек булыр­га мөмкин: лимфа төеннәре зурая, баш авырта, калтырата, күзләр кызара, томау төшә, тәнгә тимгелләр чыга. Кызганычка, ВИЧка каршы вакцина уйлап табылмаган. Дәваланмаган очракта, инфекцияле кеше 9-11 елдан вафат булса, даруларны даими кулланганда, ВИЧ белән 70-80 ел яшәргә дә мөмкин.

ВИЧ инфекциясе бүген авылларга да үтеп кергән. ВИЧлыларның үзләре әйтүенчә, авылда мондый статус белән яшәве авыррак. Күп кеше авыруын яшерә, шәһәрдә ВИЧ инфекциялеләрнең үзара ярдәмләшү төркемнәре булса, авылда бу хакта сөйләшергә читенсенәләр. 

ВИЧ инфекциясе һәм СПИД турында белергә кирәкле өч факт:
1. Кеше СПИДтан түгел, инфекция китереп чыгарган авырулар аркасында вафат булырга мөмкин.
2. Инфекция җенси мө­нәсәбәтләр вакытында, каннан – канга, күкрәк сөтеннән балага күчә.
3. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында инфекциядән саклый торган иң ышанычлы чара дип презерватив санала. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading